Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»

— Аю Камытаяк белән Куян Озынколак урманнан баралар, саф һава сулыйлар.— Әйдәгез, сез дә борын белән тирен итеп сулыш елыгыз һәм авыз белән әкренләп һаваны чыгарыгыз. -

Молодцы! (3 тапкыр кабатлыйлар).— Менә Аю Камытаяк белән Куян Озынколак ике песнәк күреп алдылар һәм алар белән уйнарга булдылар.— Әйдәгез без песнәкләр белән уйнап алыйк. (Коврографка ике песнәк рәсеме куярга була).

Ике песнәк очып килеп (Кулларны ян-якка сузып, очкан кебек кул чукларын селкетегез) Учларыма утырды. (Кулларны алга сузып уч төпләрен күрсәтегез). Көнбагыш чүпләделәр, Матур җыр көйләделәр. (Уң кулның имән бармагы белән сул кулның уч төбенә, сул кулның имән бармагы белән уң кулның уч төбенә шакып алыгыз) Мин аларны сыпырам. (Кулларны йомшак кына итеп ике ягыннан да сыпырып алыгыз) Һәм киредән очырам. (Кулларны ян-якка сузып, очкан кебек кул чукларын селкетегез)

3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе

Җәнлекләр урман кибетенә барып чыршы ботаклары сатып алганнар.— Балалар, сездә карточкалар бар.— Аларда нәрсә ясалган? (Чыршы ботаклары).— Алар нинди төстә? (Яшел).— Карточкада ничә ботак сурәтләнгән? (Күп).— Сез бүген чыршы ботакларына яңа ел уенчыклары эләрсез.— Ә кем әйтә ала, чыршы ботагына нинди яңа ел уенчыклары эләргә була? (Конфетлар, йолдызлар, кар бөртекләре, шарлар һ. б.).— Игътибар белән карагыз әле, сезнең подносларда уенчыклар бар.— Нәрсәләр икән ул? (Шарлар).— Алар сез белә торган нинди фигурага охшаганнар? (Шарга).— Ничә шар бар? (Куп).— Чыршы ботакларының һәм шарларның саны турында нәрсә әйтергә була? (Чыршы ботаклары да, шарлар да куп).— Хәзер сез шарларны чыршы ботаклары-на элеп куярсыз.— Шарлар матур итеп күренеп торырлык итеп эләргә кирәк.— Уң кулыгызны күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр).— Кайсы кулыгызны күрсәттегез? (Уң кулны).— Ә хәзер сул кулыгызны күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр).— Кайсы кулыгызны күрсәттегез? (Сул кулны).— Сул кулыгыз белән шумасын өчен карточканың почмагыннан тотып торыгыз.— Менә шулай.— Шарларны кайсы кул белән тезә башларсыз? (Уң кул белән).— Бик яхшы, уң кулыгыз белән сул яктан уң якка таба тезәргә кирәк.— Ничек итеп тезергә кирәк, кабатлагыз әле. (Сул метан уң якка таба). Уң кул белән берәр шар алып һәр чыршы ботагына элә башлагыз.-һәр ботакка берешәр шар элегез: бу чыршы ботагына да шар элегез, монысына да элегез, монысына да элегез.— Бер генә чыршы ботагын да төшереп калдырмагыз! — Ничә чыршы ботагы бар? (Күп).-Ничә шар бар? (Күп).— Чыршы бота-клары һлш шарларның саны турында нәрсә әйтергә була? (Никадәр чыршы ботагы булса, шулкадәр шар бар).— Нәрсә күбрәк чыршы ботакларымы, әллә шарлармы? (Никадәр ботак булса, шулкадәр шар).— Никадәр чыршы ботагы булса, шулкадәр шар икәнлеген башкача тагын ничек әйтергә була? (Чыршы ботаклары да, шарлар да бертигез). (Балаларны активлаштыру).— Ә тагын башка төрле итеп әйтеп буламы? (Чыршы ботаклары да, шарлар да бертөрле санда).— Дөрес, никадәр чыршы ботагы булса, шулкадәр шар бар.— Айрат, (балаларны активлаштыру) тагын аларның саны турында ничек әйтергә була? (Чыршы ботакларының да, шарларның да саны бертөрле). Ал инә, аларның бер төрле санда булуын тагын ничек әйтергә була? (Чыршы ботакларының да, шарларның да саны бертигез).— Бик яхшы, балалар! — Эшне бик әйбәт башкардыгыз. Сез бизәгән чыршы ботаклары бик матур булдылар.