Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе

— Балалар, бүген Йомшаккай безгә яңа кызыклы бирем алып килгән (Шул вакыт кемдер ишек шакый).— Балалар, тыңлагыз әле, анда кем ишек шакый? — Әгәр сез Йомшаккайның табышмагын дөрес чишсәгез, ул сезнең белән уйнап алыр.— Табышмакны тыңлагыз:

Ул өстенә җәй дә, кыш та Энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе Йомшагым диеп сөя (Керпе).

Нәрсә ул? — Дөрес, бу керпе.— Сез аның керпе икәнлеген каян белдегез? (Энәләре бар).— Ә хәзер Йомшаккай сезнең белән уйнап алыр.— Ул сезгә шундый уен уйлап тапкан: Йом-шаккай ничә тапкыр шакыса, сез шул тапкыр кул чабарга тиеш. (Башта педагог бер генә тапкыр тавыш чыгара, ә балалар уен мәгънәсен аңлагач — 1-3 тапкыр. Тәрбияче ритмлы итеп шакый, бер тавышны икенчесеннән аерып ишеттерә, шаку барышында: «Бер, тагын бер!» сүзләрен куллана).— Игътибарлы булыгыз, Йомшаккай шакый; — Тук! — Бер! — Кулларыгызны чабыгыз!(Балалар кул чаба).— Балалар, сез ничә тапкыр кул чаптыгыз? (Балаларны активлаштыру ).— Нигә бер генә тапкыр? (Балаларны активлаштыру). (Чөнки керпе бер генә тапкыр шакыды). — Балалар, тагын ниндидер тавыш ишетелә.— Игътибар белән тыңлагыз әле! — Кем анда барабанда уйный? — Әгәр дә сез табышмакны дөрес чишсәгез, ул сезнең белән уйнар.— Табышмакны тыңлагыз:

Алгы тәпие кыска, Чабарга ул бик оста, Соры тунын салса да, Ак тунын кия кышка (Куян).

Нәрсә ул? — Сез аның куян икәнлеген ничек белдегез? (Балаларны активлаштыру).— Ә хәзер Йомшаккай сезнең белән уйнап алырга тели.— Ул мондый бирем уйлап тапкан: Йомшаккай барабанга ничә тапкыр сукса — сез өстәл өстенә шулкадәр уенчык куярга тиеш буласыз.— Бер, бер, тагын бер! — ди тәрбияче. (Балалар уенчыкларын өстәлгә куялар).— Сез ничә уенчык куйдыгыз? (Күп). (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче берничә баланы чакырып ала, алар тәрбияче кушкан биремне үтиләр. Мәсәлән, Йомшаккай барабанга ничә тапкыр сукса, Алсу уң кулын шулкадәр өскә күтәрә; куян ничә тапкыр барабанга сукса, Алмаз шулкадәр сул аягы белән идәнгә тибә Һ.6.).

— Балалар, тагын ниндидер тавыш ишетелә.— Игътибар белән тыңлагыз! — Кем анда быргыда уйный? — Әгәр дэ сез бирелгән табышмакны дөрес чишсәгез, ул сезнең белән уйнап алыр.— Табышмакны тыңлагыз:

Мырык-мырык мырыгы, Бик каты икән борыны (Дуңгыз).

— Нәрсә ул? — Сез аның дуңгыз икәнлеген ничек белдегез. (Балаларны активлаштыру).— Ә хәзер Йомшаккай сезнең белән уйнап алырга тели.— Ул да сезгә бирем әзерләгән: Йомшаккай ничә тапкыр чүкеч белән металлофонга сукса, сез шулкадәр уенчыкны өстәлгә куярга тиеш.— Игътибар белән тыңлагыз! — Бер, тагын бер! — ди тәрбияче. Чүкеч сугу белән, бармргыгызны уенчыкка куегыз, менә болай. Чүкеч тагын сукса, бармагыгызны икенче уенчыкка күчерәсез. Чүкеч ничәдер тапкыр сугып, кемнеңдә булса карточкасында шулкадәр уенчык төшерелгән булса, шул узенең карточкасын күтәрә. (Бала-лар үзләренең карточкаларын күтәрәләр).— Сез ничә уенчык куйдыгыз? (Күп). (Балаларны активлаштыру).— Балалар, сез бүген күпме кызыклы тавышлар, авазлар ишеттегез! — Хайваннар нинди музыка уен коралларында уйнадылар? (Ба-лаларны активлаштыру).— Булдырдыгыз!