Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Поездда сәяхәт» уены

— Балалар, мин сезне бүген поездда күңелле сәяхәткә чакырам. (Тәрбияче бер баланы «паровоз» итеп билгели, калганнары вагоннар була).— Ничә паровоз? — Ничә вагон? (Бер паровоз, вагоннар күп).— Поезд кузгалырга әзер. (Сигнал буенча поезд хәрәкәт итә башлый. «Без поездда барабыз» җыры яңгырый).— Тык-тык-тык. (Сигнал яңгырый һәм поезд туктый).— Беренче тукталыш «Әфлисун» уенчыклар кибете. (Яр Чаллы шәһәрендәге уенчыклар кибете).— Балалар, карагыз әле, кибеттә ничә уенчык бар? (Күп).— Дөрес, монда уенчыклар шундый куп! — Кайсы уенчыклар бер генә? (Вер туп, бер пирамида, бер компьютер, бер курчак).— Ничә машина бар? (Күп машина).— Ничә шар бар? (Берәү ду юк).—Булдырдыгыз балалар! — Поезд кабаттан юлга кузгала.—Тык-тык-тык. (Сигнал бирелә — поезд туктала). «Орган залы» тук-талышы.— Балалар, сезнең орган залы турында ишеткәнегез бармы? (Җаваплар).— Ни өчен орган залы дип аиала икән ул? (Орган залында орган дигән зур музыкаль инструмент бар).— Орган залында оркестр да чыгыш ясый.— Сезнең оркестр турында ишеткәнегез бармы? (Балаларны активлаштыру). (Магнитофон язмасында оркестр уйный).— Балалар, оркестрда музыкантлар музыка уен-коралларында уйныйлар.— Сез ничек уйлыйсыз, оркестрда нинди музыка уен-коралларында уйныйлар? (Балаларны активлаштыру).— Балалар, кибеттә музыка уен-кораллары саталар.— Карагыз әле, нинди музы-ка уен кораллары бар икән? (Тәрбияче музыка уен коралла-рын күрсәтә: барабан, гитара, дудочка, гармун, металлофон, кыңгыраулар).— Алар ничә? (Күп).— Кайсы кораллар күп? (Кыңгыраулар күп).— Кайсылары бер? (Бер барабан, бер гитара, бер гармун, бер металлофон). (Балаларны активлаштыру).— Булдырдыгыз!

2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)

— Балалар, ә хәзер сез үзегез дә оркестрда уйнап карагыз әле.—Башта музыка уен коралларында ничек уйнарга кирәклеген игътибар белән карагыз әле.— Рояльдә уйнаганда кулларны уйнаган кебек башта бер, аннары икенче якка хәрәкәтләндерегез, берүк вакытта һавада бармакларны селкетегез.— Менә шулай! — Курайда уйнап күрсәтү өчен иреннәрдән берникадәр ераклыкта бармакларны курайда уйнаган кебек селкетегез.— Барабанда уйнап күрсәтү өчен тезгә уч төпләре белән кагыгыз.— Бик яхшы, булдырасыз! — Гитарада уйнаганда бер кул белән гитараны тотып торыгыз, икенчесе белән гитара кылларын чиртегез.— Булдырдыгыз, балалар. Музыка уен коралларында яхшы уйныйсыз икән.— Кабат юлга кузгалдык.— Тык-тык-тык. (Сигнал бирелә — поезд туктый).—Киләсе тукталыш «Чәчәкләр кибете».— Ничә чәчәк бар? (Күп). Нинди төстәге чәчәкләр бер генә? (Бер кызыл чәчәк, бер сары чәчәк).— Нинди төстәге чәчәкләр күп? (Зәңгәр чәчәкләр күп).— Ничә кызыл һәм сары чәчәк бар? (Берешәр).-Ничә ромашка? (Берәү дә юк).— Балалар, сәяхәт тәмамланды. Ә хәзер үзегез безнең бүлмәне чәчәкләр белән бизәгез әле.

3. «Чәчәкне җый» уены

— Мин сезгә менә шундый фигуралар таратам.— Бу фигуралар ничек атала? Алар нинди фигурага ошаганнар? (Ба-лаларны активлаштыру).— Без түгәрәкләрдән чәчәкләр ясарбыз.— Түгәрәкләр чәчәкләрнең уртасы булырлар.-Сез балалар, шундый ук төстәге, шундый ук формадагы чәчәк таҗларын табыгыз һәм чәчәк төзегез.— Менә болар чәчәк таҗлары булалар. (Тәрбияче чәчәк таҗларын курсәтә).-Зур түгәрәк — уртасы, ә кечкенәләре — таҗлары. Бу нәрсә? (Уртасын күрсәтә).— Ә монысы нәрсә? (Таҗларын күрсәтә) (Балаларны активлаштыру).— Ничә зур түгәрәк бар? (Бер).-Ничә кечкенә түгәрәк? (Күп).— Зур түгәрәкне сул кулыгызга алыгыз, уң кулның менә бу бармагы белән (уң кулының имән бармагын күрсәтә) түгәрәкне әйләндереп чыгыгыз.— Менә шулай.— Булдырдыгыз! (Соңыннан балалар кечкенә түгәрәкне тикшерәләр). (Түгәрәкләрнең охшаш һәм аерым яклары өйрәнгәннән соң, балалар чәчәкне җыялар).— Балалар, кара гыз әле, нинди матур чәчәкләр барлыкка килде.— Һәркемнең үз чәчәге бар.— Хәзер һәрберегез үзегезнең чәчәгегез турында сөйләгез әле.— Чәчәкне нинди геометрик фигуралалардан төзедегез? — Түгәрәкләр турында нәрсә әйтергә була? Алар охшашмы? (Бер төстә, бер формада). Алар ничек аерылалар? (Зурлыклары яки үлчәмнәре буенча).— Булдырдыгыз, балалар! — Мин сездән бик канәгать!