- •3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага
- •Яшь үзенчәлекләре
- •Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
- •Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
- •Октябрь
- •Декабрь
- •Гыйнвар
- •Февраль
- •Занятие конспектлары сентябрь
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •3. «Үз өеңне тап» дидактик уены
- •4. Йомгаклау
- •1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү
- •2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены
- •3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Октябрь
- •1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза
- •3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе
- •2. Яфраклар белән уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Урман аланында» уен күнегүе
- •2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Шундыйны ук тап» уены
- •2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены
- •3. Йомгаклау
- •1. «Поездда сәяхәт» уены
- •2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)
- •3. «Чәчәкне җый» уены
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе
- •2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза
- •3. Шарлар белән уен-күнегү
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер-күп» уены
- •2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе
- •3. Динамик пауза
- •3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе
- •Декабрь
- •1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе
- •2. Музыка астында динамик пауза
- •3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе
- •2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)
- •3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
- •3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»
- •3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Гыйнвар
- •2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе
- •3. Машиналар белән уен
- •4. Йомгаклау
- •1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Ак калач» уены
- •3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Февраль
- •2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)
- •3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе
- •1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү
- •3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»
- •3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Бу кайчан була?» дидактик уены
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены
- •3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Юллар төзегез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»
- •3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены
- •3. Йомгаклау
- •2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
- •3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены
- •3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •2. Йомгаклау
- •Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү
- •I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.
- •II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.
- •III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.
- •IV. Пространствода ориентирлашу.
- •Учимся математике
4. Йомгаклау
— Сез бүген нинди фигура белән таныштыгыз? — Өчпочмак түгәрәктән нәрсә белән аерылып тора? — Тагын нинди фигураның почмаклары һәм яклары бар? — Нинди фигура тәгәри ала? — Зур кечкенә машиналар нинди юлдан йөриләр?— Кечкенә машиналар нинди юлдан йөриләр?
4 нче занятие
Тема. Күп, бертигез, никадәр-шулкадәр.
Программа эчтәлеге
1. Ике бертигез группа предметларын берсе янына икенчесен куеп карау юлы белән чагыштырырга, чагыштыру нәтиҗәләрен күп, бертигез, никадәр-шулкадәр сүзләре белән белдерергә өйрәтү. Ике предметны киңлеге буенча чагыштыру осталыгын ныгыту, нәрсәнең киңрәк, нәрсәнең таррак икәнен аерырга, киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез сүзләрен кулланырга өйрәтүне дәвам итү.
2. Балаларның игътибарын, күрсәтмә-образлы фикерләвен, сиземләү тәҗрибәсен, педагог биргән күрсәтмәләр буенча эшли, үз хәрәкәтләрен яшьтәшләренең хәрәкәтләре белән туры китереп башкара белүләрен үстерү.
3. Иптәшләренә ярдәм итү, башкаларның шатлыкларын уртаклаша белү теләге, коллективта уйнау осталыгы тәр-бияләү.
Сөйләм өстендә эш
Актив сүзлеккә — күп, тигез, никадәр-шулкадәр, бертөрле, сулдан уңга, сары, кызыл төстәге конфет кәгазе, тартма, конфетлар, карточкадагы сызыкның өске өлеше, карточкадагы сызыкның аскы өлеше, киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез; пассив сүзлеккә аккалач сүзләрен кертү.
«Тар тартмада барлык тасмалар да бертигез киңлектә», «Киң тартмадагы тасмалар да бертигез киңлектә» кебек яңа синтаксик конструкцияләрне зиһенгә алу, кабатлау.
Күрсәтмә дидактик материал
1. Күрсәтү материалы: Йомшаккай уенчыгы; бертигез озын-лыктагы, биеклектәге, ләкин төрле киңлектәге ике тартма.
2. Тарату материалы: берсе янына икенчесен куеп карау һәм берсе өстенә икенчесен куеп карау өчен һәр балага сары кәгазьле дүрт конфет төшерелгән берәр карточка; подноска салынган кызыл кәгазьле дүрт конфет; һәр балага җитәрлек киң һәм тар зәңгәр төстәге тасмалар.
Занятиенең структурасы
1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе. 2. Динамик пауза. «Ак калач» әйлән-бәйлән уены. 3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.
Алдан эшләнгән эш
1. «Ак калач» уенын өйрәнү. 2. Төзү материалы белән «Тар һәм киң күпер төзибез» дигән уен оештыру. 3. Туган көн турында сөйләшү.
Занятиедә балаларны оештыру
Занятие уен бүлмәсендә ирекле үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.
Занятиенең барышы
1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
— Балалар, һәрбер кешенең, бигрәк тә балаларның бик көтеп алган үзенең генә бер бәйрәме була.— Ул нинди бәйрәм икән? (Балалар әйтә алмасалар тәрбияче ярдәм итә: ул бәйрәмгә иң якын кешеләр генә килә; ул бәйрәмдә һәрвакыт тәмле конфетлар һәм торт белән чәй эчәләр).— Әйе, балалар, ул туган көн бәйрәме. Менә бүген Йомшаккайның да туган көне.— Йомшаккайга кунаклар килгән.— Кемнәр килгән дип уйлыйсыз? (Көчек, песи балалары һ.б).— Кунаклар килделәр, тәм-томнар белән бергәләп чәй эчтеләр.— Балалар, ә сез беләсезме, кунаклар нинди тәм-томнар белән чәй эчәләр? (Конфет, печенье, туңдырма, чәкчәк).— Аеруча кунакларга конфетлар ошады.— Кәрбер кунак ничә конфет алган дип уй-лыйсыз? (Кунаклар берешәр конфет алган).— Сезнең карточкаларыгыз бар.— Карточкада нәрсә ясалган? (Конфетлар).— Ничә конфет? (Күп).— Конфетларның кәгазьләре нинди төстә? (Сары төстә).— Ә подноста нәрсәләр бар? (Конфетлар).— Подностагы конфетларның кәгазьләре нинди төстә? (Кызыл төстә).— Подноста ничә конфет бар? (Күп).—Карточкалар-ны алыгыз.— Карточканың өске өлешен күрсәтегез.—Аскы өлешен күрсәтегез.— Карточканың аскы өлешендә ничә конфет бар? (Берәү дә юк). (Тәрбияче алдан предметларны тезү кагыйдәләрен ачыклый: — Балалар, сез нәрсә эшлиячәк-сез? — Сез аны ничек эшләрсез? — Алсу (Румия, Нәсимә, Рания) ничек эшләр?).—Балалар, әйдәгез, сез сары кәгазьле һәр конфет өстенә берәр кызыл кәгазьле конфет куегыз.— Дөрес, бер сары конфет, бер кызыл конфет.— Конфетларны куеп бетердегез, булдырдыгыз. Афәрин! — Кызыл кәгазьле һәм сары кәгазьле конфетларның саны турында нәрсә әйтергә була? (Кызыл кәгазьле һәм сары кәгазьле конфетларның саны бертигез. Кызыл кәгазьле һәм сары кәгазьле конфетлар саны бертөрле. Никадәр кызыл кәгазьле конфет булса, шулкадәр сары кәгазьле конфет бар). (Балаларны активлаштыру).— Ничә конфет бар? (Күп).— Балалар, кызыл һәм сары кәгазьле конфетларның санын башкача (тагын икенче төрле юл (ысул) белән) тикшереп буламы? — Кем әйтә алыр икән, ничек тикшерергә була? — Бәлки сезнең берәрегез беләдер? (Балаларны активлаштыру).— Кызыл кәгазьле конфетларны карточканың аскы өлешенә тезәргә кирәк. Аның өчен кы-зыл кәгазьле конфетларны сары кәгазьле конфетлар астына төшерәбез.— Хәзер уң кулыгыз белән бер кызыл кәгазьле конфетны сары кәгазьле конфет астына туры килерлек ител (берсе астында берсе) карточканың аскы өлешенә күчерегез.-Конфетлар арасы тигез булсын.— Конфетны кайсы кул белән алырга? — Нинди юнәлештә тезәргә кирәк? (Балалар исләренә төшерәләр).— Карточканың өске өлешендә ничә конфет бар? (Күп).— Карточканың аскы өлешендә ничә конфет? (Күп).— Кызыл һәм сары кәгазьле конфетларның саны тигезме? (Кызыл һәм сары кәгазьле конфетларның саны бертигез).— Балалар, санамыйча гына кызыл һәм сары кәгазьле конфетларның саны бертигезикәнен ничек белдегез? (Нәрбер сары кәгазьле конфет астында да кызыл кәгазьле конфет бар).— (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, кы-зыл һәм сары кәгазьле конфетларның саны бертигез булуын санамыйча да әйтеп була, чөнки һәр сары кәгазьле конфетка бер кызыл кәгазьле конфет туры килә.— Балалар, Йомшаккай сезгә дә кызыл һәм сары кәгазьле матур тәмле конфетлар калдырды.— Менә алар. Без алар белән чәй эчәрбез.— Конфетлар өчен Йомшаккайга рәхмәт әйтегез.