Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр

Хәзер сез бармакларыгыз белән күнегүләр ясарсыз.— Бармакларыгызны яратыгыз, аларны сыйпагыз.—Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан.— Балалар, дүрт барма-гыгызны йодрыклагыз.—Баш бармаклар өскә карап торалар,— Йодрыкларыгызны кушыгыз.— Күрәсезме, колакларын торгызган куян килеп чыкты.— Ул этләр юкмы икән дип тыңланып тора.— Менә эт тә килеп чыкты.— Бармакларыгызны турайтыгыз.— Учларыгызны бергә кушыгыз.- Баш бармаклар өскә карап торалар.— Алар — «колаклар».— Бергә кушылган чәнти бармакларыгыз өскә-аска хәрәкәт итәләр: һау-һау-һау дип өрәләр.— Булдырдыгыз.— Бармакларыгыз бик тырыштылар.

3. «Юллар төзегез» уен күнегүе

— Балалар, Йомшаккай белән Актәпи һәрбесе үзе салган юлдан йөрергә ярата. (Тәрбияче коврографта дүрт зәңгәр түгәрәктән юл ясый).— Балалар сез дә карточкагызның өске сызыгында түгәрәкләрдән шундый ук юл ясагыз.— Бу Йомшаккай йөри торган юл булыр.- Ә Актәпи икенче юлдан йөри.— Менә ул юл. (Тәрбияче коврографта биш кызыл түгәрәктән юл ясый).— Сез дә карточкагызның аскы сызыгында кызыл түгәрәкләрдән шундый ук юл ясагыз.— Булдырдыгыз, сез ясаган юллар бик матур булып килеп чыкты. Тәрбияче балаларга юллар озынлыгын чагыштырырга куш: — Кайсы юл озынрак, кайсы юл кыскарак? (Зәңгәр юл кыскарак, кызыл юл озынрак).— Ни өчен алай уйлыйсыз? (Зәңгәр юлда түгәрәкләр азрак, кызыл юлда түгәрәкләр күбрәк).— Кызыл юлда да, зәңгәр юлда да түгәрәкләр тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Бер зәңгәр түгәрәк өстәргә яки бер кызыл түгәрәкне алып куярга кирәк).— Балалар, бер кызыл түгәрәкне алып куегыз әле! (Балалар алып куялар).— Хәзер түгәрәкләрнең саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар бертигез. Никадәр зәңгәр түгәрәк булса, шулкадәр кызыл түгәрәк бар. Алар тигез санда, чөнки һәр зәңгәр түгәрәкнең үз пары — кызыл түгәрәге бар).— Бул-дырдыгыз.— Бик яхшы!

4. Йомгаклау.

Сезгә занятиедә нәрсә ошады? — Сез нәрсәгә өйрәнде-гез? — Нинди яңа сүзләр белдегез?

2 нче занятие

Тема. Тою органнары ярдәмендә күплекләрне кабул итү.

Программа эчтәлеге

1. Үрнәк буенча (санамыйча һәм санын әйтмичә) предмет һәм авазлар санын кабул итәргә өйрәтү. Тиз-акрын сүзләренең мәгънәсен анлату. Бер предметны икенчесе естенә кую, берсе янына икенчесен куеп карау ысуллары ярдәмендә ике берти-гез һәм тигез булмаган предмет группаларын чагыштыруны, никадәр-шулкадәр, күбрәк-азрак, бертигез сүзләрен куллануны ныгыту. Ике предметны зурлык буенча чагыштыруда күнектерү, чагыштыру нәтиҗәләрен зур-кечкенә сүзләре белән билгеләү.

2. Зиһенгә кабул итүне, фантазияне, игътибарлылыкны, хыялый фикерләүне, ритм тоемлавын, хәрәкәтләрнең рит-мылыгын һәм төгәллеген үстерү, балаларның игътибарын аларда барлыкка килүче тән һәм эмоциональ тоемлауларына, сорауларга җавап бирүгә юнәлтү.

3. Музыка уен кораулары белән кызыксынуны, тәрбиячене тыңлау һәм ишетүне, аның күрсәтмәләрен үтәүне, яшьтәшләрне карата яхшы мөнәсәбәт, занятиягә кызыксыну тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Актив сүзлеккә тиз-акрын, никадәр-шулкадәр, күбрәк-азрак, бертигез, зур-кечкенә, барабан, металлофон, йодрык-чык сүзләрен, пассив сүзлеккә — мускул киеренкелеклеге, бушануы сүзләрен кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар — Йомшаккай, барабан, металлофон. 2. Тарату материалы: һәр балада ике буй сызык сызылган, икешәр уенчык төшерелгән берәр карточка, 4 зур һәм 5 кечкенә туп (контурлы сурәтләре).

Занятиенең структурасы

1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе. 2. Динамик пауза «Без шаян куяннар». 3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Цирк турында әңгәмә үткәрү һәм рәсемнәр карау. 2. Йомшаккай белән танышу, хайваннар турында табышмаклар әйтү. 3. «Тавышыннан таны» үстерелешле уенын үткәрү (төрле музыка уен кораллары белән).

Занятиедә балаларны оештыру.

Занятие уен булмәсендә ирекле формада үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына төзеп утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп урын ала.

Занятиенең барышы