Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза. «Ак калач» уены

— Мин сезгә «Ак калачны» уены тәкъдим итәм.— Уйный-сызмы? — Матур итеп түгәрәккә басыгыз!

Йомшаккай туган көненә Пешердек без аккалач. Менә шундый киңлектә, Менә шундый тарлыкта, Менә шундый биек ул Менә шундый тәбәнәк! Аккалач, аккалач Теләгәнеңне сайлап кач! (Уен кабатлана).

3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе

— Йомшаккайның тартмалары бар. (Тәрбияче киңлекләре төрле, озынлыклары һәм биеклекләре тигез булган ике төрле төстәге тартма күрсәтә).— Тартмалар нинди төстә? (Балаларны активлаштыру).— Аларның озынлыклары бертөрлеме? (Тәрбияче озынлыгы буенча берсе янына икенчесен куеп карый). Киңлеге буенча бертөрлеме? (Киңлеге буенча берсе янына икенчесен куеп карый). Кайсы тартма киңрәк? Кайсы тартма таррак?» (Балаларны активлаштыру). Йомшаккай өен бизәргә дип тасмалар сатып алган. Аларны тартмаларга салып куйган булган, ләкин кемдер тасмаларны бутаган. Йомшаккайның кәефе бозылган. Тасмаларны киңлекләре буенча төрле тартмаларга тезәргә ярдәм итик.— Балалар, әйдәгез, Йомшаккай белән бергә тасмаларны киңлекләре буенча аерыйк әле.— Сезнең өстәлегездә тасмалар бар.— Тасмалар нинди төстә? (Балаларны активлаштыру).— Хәзер тар тасмаларны тар тартмага салыгыз, ә киңнәрен киң тартмага салы-гыз.— Кайсы тасма таррак, кайсы тасма киңрәк икәнен ничек белергә? (Балаларны активлаштыру).— Тасмаларның өске кырыйларын тигезләп берсе янына икенчесен куярга кирәк.— Менә шулай. (Күрсәтә).— Айсылу, тасмаларны ничек куясың? («Мин тасмаларның өске кырыйларын тигезләп, берсе яны-на икенчесен куеп карыйм. Менә шулаш). (Тәрбияче һәрбер өстәл янына килә һәм балалардан «Кайсы тасма киңрәк (таррак)? — дип сорый).— Уң кулыгызга киң тасманы, ә сул кулыгызга тар тасманы алып, җилфердәтеп карагыз.— Менә шулай. (Күрсәтә).— Ә хәзер тасмаларны тиешле тартмага салыгыз: киң тасмаларны киң тартмага, ә тар тасмаларны тар тартмага салыгыз? (Балаларны активлаштыру: киң тартмага киңлеге буенча кайсы тасманы салдыгыз? Тар тартмага киңлеге буенча кайсы тасманы салдыгыз?).— Тар тартмада киңлеге буенча нинди тасмалар күп (күрсәтә)? (Балаларны активлаштыру).— Тар тартмадагы тасмаларның киңлеге турын-да нәрсә әйтергә була? (Тар тартмадагы барлык тасмалар да бертөрле киңлектә).— Киң тартмадагы тасмалар турында нәрсә әйтерсез? (Киң тартмадагы тасмалар да бертөрле киңлектә).— Булдырдыгыз! — Сез киң һәм тар тасмаларны аерырга өйрәндегез.—Йомшаккайга да булыштыгыз.— Мин сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, чөнки сез биремне тырышып үтәдегез.

4. Йомгаклау

— Йомшаккай нинди бәйрәм үткәрде? — Сезне нәрсә белән сыйлады? — Ул ничә конфет алып килде? — Йомшаккай өен нинди киңлектәге тасмалар белән бизәде? — Йомшаккайны туган көне белән котлап сез нинди сүзләр әйтер идегез? — Мин дә сезгә яхшы кәеф телим.— Бүген сез мине куандырдыгыз.— Рәхмәт сезгә!

Февраль

1 нче занятие

Тема. Күп, бертигез, никадәр-шулкадәр.

Программа эчтәлеге

1. Ике бертигез төркем предметларын берсе янына икенчесен куеп карау юлы белән чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәләрен күп, бертигез, никадәр-шулкадәр сүзләре белән билгеләргә өйрәтүне дәвам итү. Геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат, өчпочмак) аера һәм атый белүләрен камилләштерү. Үзеннән чыгып пространство юнәлешләрең билгеләүдә күнектерү һәм аларны өстә-аста сүзләре белән билгеләү. Тар-киң, таррак-киңрәк сүзләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.

2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләүләрен, сенсор мөмкинлекләрен, игътибарын, уңай хис-кичерешләрен, педагог биргән күрсәтмәләр буенча эшли белүләрен үстерү.

3. Үзе эшләү һәм башкаларга ярдәм итү теләге, канәгатьләнү хисен тоя, коллективта шөгыльләнә белүләрен тәрбияләү,

Сөйләм өстендә эш

Актив сүзлеккә күп, бертигез, никадәр-шулкадәр, бертөрле, сулдан уңга, өске буй сызык, аскы буй сызык, өстә-аста, тар-киң, таррак-киңрәк; пассив сүзлеккә — куе агачлар, чәнечкеле ботак, аяк очында, кырый белән, сукмак, аю гырлый сүзләрен кертү.

«Никадәр яшел квадрат булса, шулкадәр зәңгәр түгәрәк бар». «Яшел квадратлар өстә, ә зәңгәр түгәрәкләр аста урнашкан» кебек синтаксик конструкцияләрне зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: Йомшаккай (йомшак песи уенчыгы); уен бүлмәсендә урман күренеше ясалган; ватманда квадратлар, өчпочмаклар һәм түгәрәкләр ябыштыру өчен өзек-өзек сызыклар ясалган (җеп ябыштырырга да була).

2. Тарату материалы: һәрбер балага сызыкның өске өлешенә яшел квадратлар (4 данә) ясалган, ә сызыкның аскы өлеше буш булган берешәр карточка; яшел квадратлар өстенә куеп карау һәм янына куеп карау өчен конверт эчендә зәңгәр түгәрәкләр (5 данә); һәр балага берешәр геометрик фигура (яки түгәрәк, яки квадрат, яки өчпочмак) әзерләнә.

Занятиенең структурасы

1. «Яшел квадратлар, зәңгәр түгәрәкләр» уен күнегүе. 2. Динамик пауза «Куе урманда». 3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Урман һәм аю турында сөйләшү. 2. Төрле төймәләр карау. 3. Геометрик фиграларны аеруга »Үз өеңне тап» дидактик уены үткәрү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие уен бүлмәсендә ирекле үтә. Тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына тезеп утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.

Занятиенең барышы

1. «Яшел квадратлар, зәңгәр түгәрәкләр» уен күнегүе

— Балалар, бүген Йомшаккай сезгә карточкалар алып килгән.— аңа математика занятиесендә бирем биргәннәр. Ул аны үти алмаган.— Әйдәгез, аңа биргән биремне эшләп карыйбызмы? — Сез үзегез дә өйрәнерсез, аны да өйрәтерсез.— Карточкага фигуралар тезәргә кирәк.— Башта карагыз әле, карточкада нинди геометрик фигуралар ясалган? (Квадратлар. Балаларны активлаштыру).— Алар кайда урнашкан: карточка сызыгының өстендәме әллә астындамы? (Өстендә).— Кулыгыз белән карточкадагы сызыкның өске өлешен күрсәтегез. (Балалар куллары белән сулдан уңга йөртеп күрсәтәләр).— Өстә ничә квадрат? (Күп).— Квадратлар нинди төстә? (Яшел төстә). Йомшаккайның башка төрле фигуралары да бар.— Алар конверт эчендә.— Балалар, игътибар белән карагыз әле, конверт эчендәге фигуралар формасы буенча нинди предметларга охшаганнар? (Тәгәрмәчкә, кояшка охшаган).— Алар ничек дип аталалар икән? (Түгәрәкләр). Ничә түгәрәк бар? (Күп).— Түгәрәкләр нинди төстә? (Зәңгәр төстә).— Балалар, әйдәгез, яшел квадратларны зәңгәр төстәге түгәрәкләр өстенә куегыз әле! — Зәңгәр төстәге түгәрәкләрне берәмләп алып квадратлар өстенә урнаштырыгыз.— Балалар сез хәзер нәрсә эшлисез? (Түгәрәкләрне квадратлар өстенә куябыз).— Сез аны ничек эшләрсез? (Һәр яшел квадрат өстенә бер зәңгәр түгәрәк куябыз).— Миләүшә (Камилә, Әминә, Ләйсән) аны ничек эшләр? — Дөрес, бер яшел квадрат һәм аның өстенә бер зәңгәр түгәрәк куела.— Ничә квадрат? (Күп). Ничә түгәрәк? (Күп). Квадратлар һәм түгәрәкләрнең саны турында нәрсә әйтеп була? (Тигез. Никадәр яшел квадрат булса, шулкадәр зәңгәр түгәрәк бар. Бертөрле санда). (Балаларны активлаштыру).— Квадратлар белән түгәрәкләр ничәшәр? (Күп).— Балалар, яшел квадратларның һәм зәңгәр түгәрәкләрнең саны тигез булуын, бәлки, башкача да тикшереп буладыр? — Кайсыгыз әйтә ала? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, түгәрәкләрне, квадратлар өстеннән алып, аларның астына тезәргә кирәк,— Хәзер уң кулыгыз белән түгәрәкләрне карточканың өске сызыгыннан алып, нәкъ квадратның астына туры килерлек итеп аскы сызыкка күчерегез. (Бер квадрат астына бер түгәрәк куябыз яки берсе астына берсен).—Квадратлар һәм түгәрәкләр арасы тигез булырга тиеш. (Балалар түгәрәкләрне кайсы кул белән алып, кайсы юнәлештә тезәргә икәнен искә төшерәләр).— Карточкадагы сызыкның өстендә ничә квадрат бар? (Күп).—Карточкадагы сызыкның астында ничә түгәрәк бар? (Күп).—Түгәрәкләр кайда урнашкан: өстәме яки астамы? (Аста).— Квадратлар һәм түгәрәкләрнең саны турында нәрсә әйтеп була? (Квадратлар һәм түгәрәкләр

бертигез. Квадратлар һәм түгәрәкләрнең саны бертөрле. Никадәр яшел квадрат булса, шулкадәр зәңгәр түгәрәк бар). (Балаларны активлаштыру).— Балалар, булдырдыгыз! -Барыгыз да биремнәрне үти алдыгыз.— Сез өйрәнгәндә Йомшаккай да өйрәнде.— Ул сезгә ярдәмегез өчен бик тә рәхмәтле. Йомшаккай безнең төркемдә акыллы, башкаларга һәрвакыт ярдәм итүче балалар бар икәнен белә.