Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены

— Ә хәзер сез түгәрәкләрдән һәм квадратлардан төймә җыярсыз.—Балалар, карагыз әле монда, рәссам безгә бер бирем әзерләгән: шушы кәгазь битендә түгәрәк һәм квадратлардан матур төймә җыярга кирәк. (Тәрбияче берничә төймәчектәй торган төймә күрсәтә).—Калган төймәчеклар таралган, әйдәгез түгәрәкләр һәм квадратлардан төмәне җыеп карагыз әле. (Һәрбер балага подностан түгәрәк яки квадрат алырга тәкъдим ителә).— Монда ничә фигура? (Куп).— Ә хәзер сез һәрберегез берешәр геометрик фигура алыгыз —Сездә ничә фигура бар? (Бер).— Кәрберегез фигура алгач подноста ничә фигура калды? (Берәү дә калмады).— Яхшы.— Барыгызның да фигуралары бармы? — Бик яхшы, хәзер алар безгә кирәк булачак.

(Балалар тәрбияче белән бергәләп түгәрәк белән квадратны чиратлаштырып ябыштыраләр. Тәрбияче балаларның һәрбер хәрәкәтен күзәтә, геометрик фигураларның исемнәрен ны-гыта, аларны тырышлыклары, пөхтәлекләре өчен мактый).

3. Йомгаклау

— Без нинди геометрик фигуралар белән таныштык? — Кайсы фигура тәгәри, ни өчен? — Кайсы фигура тәгәрәми, ни өчен? — Төймә тезү өчен сез нинди фигуралар кулландыгыз? — Сез төймәне кемгә бүләк итәр идегез?

НОЯБРЬ

1 нче занятие

Балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм программа материалын ничек үзләштерүләрен исәпкә алып эшне ирекле планлаштыру.

2 нче занятие

Тема. Бер, күп, берәү дә юк.

Программа эчтәлеге

1. Балаларны алдан әзерләп куелган шартларда бер һәм күп предметлар табарга өйрәтү, предметларның санын «Бер паровоз, күп вагоннар», «Паровоз берәү, ә вагоннар күп» сүзләре белән белдерү. Түгәрәкне аерырга, атарга һәм капшамлы хәрәкәтләр белән тикшерергә, үлчәме (размеры) буенча түгәрәкләрне чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү. Уң һәм сул кулларны аеруда күнектерү.

2. Балаларның зиһенгә алуларын, игътибарын, күрсәтмә-образлы фикерләвен, кызыксынучанлыкларын, сенсор сәләтен һәм кул моторикасын, өлешләрдән бөтен төзи белүләрен үстерү.

3. Музыкага уңай хисләр, уен барышында балаларның үз-үзләрен дөрес тота белүләрен тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Түгәрәк, күп, бер, берешәр, берәү дә юк; уң, сул, паравоз, вагон сүзләрен актив сүзлеккә; гитара, металлофон, курай, чәчәкләр кибете, орган, орган залы, оркестр сүзләрен пассив сүзлеккә кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Демонстрацион материал: уенчыклар — бер туп, бер пирамида, бер юла, бер компьютер, бер курчак, күп машиналар; бер барабан, бер гитара, бер гармун, бер металлофон, күп курайлар, күп кыңгыраулар; бер кызыл чәчәк, бер сары чәчәк, күп зәңгәр чәчәкләр; магнитофон, «Без поездда барабыз» һәм халык музыка уенкораллары оркестры башкаруында күңелле көй яздырылган аудиоязмалар.

2. Тарату материалы: бер төрле формадагы (түгәрәк), төрле зурлыкта, төрле төстәге чәчәк таҗлары һәм уртасы.

Занятиенең структурасы

1. «Поездда сәяхәт» уены. 2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы). 3. «Чәчәкне җый» уены. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Уенчык поездны, музыка уен коралларын (барабан, гитара, металлофон, кыңгыраулар, орган), аларга иллюстрацияләр карау.

2. «Оркестр» уены үткәрү. Бармаклар өчен гимнастика.

3. Прогулкага чыккач бер төркем балаларга асфальтта зур түгәрәк, икенче төркемгә кечкенәсен ясарга кушу.

4. Орган залына экскурсия.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы