Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау.

Акбайга бездә кунакта булу бик ошады.— Акбай алып килгән кубиклар белән сез нәрсә эшләдегез? — Нинди төсләр белән сез тәүлекнең төрле вакытын билгеләдегез? — Булдырдыгыз!

2 нче занятие

Тема. Күбрәк-азрак, никадәр-шулкадәр. Программа эчтәлеге

1. Предметларның тигез һәм тигез булмаган ике төркемен чагыштыру осталыгын камилләштерү, бертигез, никадәр-шулкадәр, күбрәк-азрак чагыштырмаларын сөйләмдә куллану.

Ике предметны озынлыгы һәм биеклеге буенча чагыштыру ысулларын ныгыту, чагыштыру нәтиҗәләрен тиешле сүзләр белән белдерү. Түгәрәк, квадрат, өчпочмакны аера һәм атый белүдә күнектерү.

2. Предметларның үзлекләрен аера, тәрбияче сораулары-на җавап бирә, әйләнә-тирә табигать матурлыгын тоемлый белүләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Әйләнә-тирә табигатькә кызыксыну, сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Актив сүзлеккә бертигез, никадәр-шулкадәр, күбрәк-азрак, биек-тәбәнәк, биегрәк-тәбәнәгрәк, хуш исле, тәмле, боз сөңгесе, көньяк, сыерчык, чыпчык, түгәрәк, квадрат, өчпочмак, кәрзин сүзләрен, пассив сүзлеккә чыршы күркәләре, нарат күркәләре, агач төбе, эченә сүзләрен кертү.

«Ничә чыпчык булса, шулкадәр сыерчык», «Бу нарат күркәсе озынрак, ә бу нарат күркәсе кыскарак», «Бу агач төбе биегрәк, ә монысы тәбәнәгрәк »синтаксик конструкцияләрен зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар — Йомшаккай, язгы ботаклар утыртылган ваза, чыпчыклар һәм сыерчыклар утырган ике ботак, өч обруч.

2. Тарату материалы: һәр балага ике сызыклы карточкалар, чыпчыклар һәм сыерчыкларның контурлы сурәтләре (5 әр данә), чыршы һәм нарат күркәләре, куян һәм этнең контурлы сурәтләре (1 әр данә), балалар санынча түгәрәк, квадрат, өчпочмак.

Занятиенең структурасы

1. «Тылсымлы капчык» уены. 2. Динамик пауза. «Шар һәм куб тәгәрәтәбез» уен күнегүе. 3. «Үз өеңне тап» дидактик уены. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. «Аю һәм кыз» әкиятен уку. 2. Яз турында әңгәмә үткәрү. 3. Язгы күренешләрне, чыпчыклар һәм сыерчыкларны күзәтү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ө үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе

— Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Яз).— Табигатьтәге нинди үзгәрешләр яз килүе турында әйтәләр? (Кояш ны-I ерак яктырта, кар эри, боз сөңгеләре бар, көньяктан кошлар кайта).— Йомшаккай белән Актәпи дә яз исен бик тиз сизделәр.— Алар паркка килделәр, агачларның тәмле исләрен иснәделәр.— Балалар, менә бу вазага язгы ботаклар куелган.— Сез дә иснәп яз исен тоярга тырышып карагыз әле. (Тәрбияче балаларга язгы ботакларны иснәргә бирә).— Нинди ис килә соң язгы ботаклардан? (Тәмле ис, хуш ис).— Йомшаккай белән Актәпи өскә караганнар һәм агач ботагында нәрсәләр утырганын күргәннәр? — Менә монда карагыз әле! (Тәрбияче балаларның игътибарын коврографта урнаштырылган агачның контурлы сурәтенә һәм аның ботагында утыра торган кошларга җәлеп итә).— Агач ботагында нинди кошлар утыра икән? (Чыпчыклар һәм сыерчыклар).— Балалар, ничә чыпчык, ничә сыерчык бар икән соң агач башында? — Моны белү өчен сез карточкалар белән эшләрсез.— Карточканың аскы сызыгына сыерчыклар тезеп чыгыгыз, (бер сыерчык артык, ул подноста калсын дип искәртә тәрбияче), ә өске сызыгына шулкадәр чыпчык куегыз. (Моны ничек эшләргә икәне искә төшерелә). (Тәрбияче балалар белән бергә коврографта эшли).— Балалар, ничә чыпчык куйдыгыз? (Ничә сыерчык булса, шулкадәр чыпчык куйдык).— Ничә сыерчык бар? (Ничә чыпчык булса, шулкадәр сыерчык бар).— Ә хәзер тагын бер сыерчык куегыз? — Балалар, карточканың кай-сы өлешендә кошлар күбрәк, өске сызыгындамы, әллә аскы сызыгындамы? (Аскы өлешендә сыерчыклар, алар күбрәк).— Ә кайсы сызыгында азрак? (Өске сызыгында чыпчыклар, алар азрак).— Дөрес, балалар, сез карточканың аскы сызыгына сыерчыклар куйдыгыз, ә өске сызыгына чыпчыклар куйды-гыз.— Нәрсә артык? (Бер сыерчык артык булып чыкты).— Нәрсә җитми калды? (Бер чыпчык җитми калды).— Нәрсә күбрәк? (Сыерчыклар күбрәк, ә чыпчыклар азрак. Сыерчыклар чыпчыкларга караганда күбрәк).— Нәрсә азрак? (Чыпчыклар азрак Чыпчыклар сыерчыкларга караганда азрак).— Балалар, сыерчыклар һәм чыпчыклар тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икән? (Балалар әйтә аямаса, тәрбияче бер сыерчыкны алып куя).— Хәзер кошларның саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар бертигез. Никадәр сыерчык булса, шулкадәр чып-чык бар).— Балалар, алар ничек бертигез булды соң? (Сез бер сыерчыкны алып куйдыгыз).— Ни өчөн сыерчыклар да

һәм чыпчыклар да бертигез дип уйлыйсыз? (Ьәр сыерчыкка бер чыпчык, һәр чыпчыкка бер сыерчык туры килә).— Бала-лар, сез биремне бик матур итеп эшләдегез.— Шуның өчен сезгә язгы кояш елмая. (Тәрбияче коврографка елмайган кояш сурәте куя. Елмайган кояш рәсемен актив булган балаларга да бирергә була).