Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены

Балалар, һөрберегез берәр фигура алыгыз (тәрбияче подностан фигуралар алырга куша). (Балалар нинди фигура алганнарын әйтеп алалар).— Менә монда обручлар ята, обруч эчендә геометрик фигура бар. (Алар бүлмәнең төрле урынына куела).— Обручлар — фигураларның өйләре.— Бу өйдә нин-ди фигура яши? (Балаларны квадрат куелган обруч янына чакыра). (Квадрат) — Ә бу өйдә нинди фигура яши? (Бала-ларны түгәрәк куелган обруч янына чакыра). (Түгәрәк).— Менә монысында нинди фигура яши? (Өчпочмак). (Балаларны өчпочмак куелган обруч янына чакыра).— Хәзер һәрберегез үз өегезне табыгыз! — Хәзер өй л әрегездән чыгыгыз, бүлмә буйлап йөрегез.— Мин бубенга каккач, үз өегезне табыгыз. (Уен берничә тапкыр кабатлана, һәр уенда фигураларның урыннары алмаштырыла).

3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе

Балалар, Йомшаккай белән Актәпи бик кызыксынучан.— Алар паркта кошларны гына күзәтеп калмаганнар, ә тагын кәрзингә нәрсәләрдер җыйганнар.— Менә ул. (Тәрбияче салфетка белән капланган кәрзин күрсәтә).—Сез кәрзиндә нәрсә бар дип уйлыйсыз? — Карамыйча гына әйтеп буламы? (Юк, кәрзиннең эчен карарга кирәк).—Дөрес, кәрзиннең эчен ачып карамыйча әйтеп булмый.— Балалар, әгәр дә мин кәрзин эчендәге әйберләр чыршы һәм нарат агачында үсәләр. Аларны аю да, тиен дә җыя дисәм, сез кәрзин эчендә нәрсә бар икәнен әйтә аласызмы? (Чыршы һәм нарат күркәләре). (Тәрбияче кәрзиннең эчен балаларга күрсәтә).— Игътибар белән карагыз әле, күркәләр зурлыклары буенча барысы да бер төрлеме? (Юк, кайберләре зур, ә кайберләре кечкенә).— Ә тагын алар нәрсә белән төрле-төрле? — Сез озынлыклары буенча төрле-төрле дип әйтәсегез киләме? (Әйе).— Балалар, хәзер һәрберегез бер зур, бер кечкенә күркә алыгыз.— Ничә зур күркә алдыгыз (Бер).— Ничә кечкенә күркә алдыгыз? (Берне).— Аларны озынлыклары буенча чагыштырырга кирәк.— Күркәләрне бер башыннан тигезләп (менә шулай) янәшә куегыз. (Балалар куеп карыйлар).— Күркәләрнең озынлыгы турында нәрсә әйтергәбула? (Берсе озын, берсе кыска. Берсе озынрак, икенчесе кыскарак).— Дөрес, балалар, бер нарат күркәсенең бер башы артык булып чыгып тора.- Уң кулыгызның имән бармагы белән кыска күркә буйлап йөртегез! — Менә шулай.—Бармак ничек йөри.— Бармак сулдан уңга йөри.— Әйдәгез «сулдан уңга» дип әйтегез. Уң кулыгызның имән бармагы белән озын күркә буйлап йөртегез! — Менә шулай.—Бармак ничек йөри.— Бармак сулдан уңга йөри.—Әйдәгез «сулдан уңга» дип әйтегез.- Уң кулыгызга озын нарат күркәсен тотыгыз.— Уң кулыгызга озынлыгы буенча нинди нарат күркәсен тоттыгыз? (Озын на-рат күркәсен).— Ә сул кулыгызга кыска нарат күркәсен тотыгыз.-Сул кулыгызга озынлыгы буенча нинди нарат күркәсен тоттыгыз? (Кыска нарат күркәсен).— Бер нарат күркәсен учыгызга алып, учыгызны кысыгыз.— Аны тирәнтен тоемларга тырышыгыз, нинди ул? (Каты, кытыршы һ.б. Балаларны активлаштыру). (Аны иснәп карарга, аның белән шакып карарга була).— Балалар, Йомшаккай белән Актәпи паркта агач төбенә утырып ял иткәннәр.—Менә ул агач төпләре. (Тәрбияче агач төпләрен коврографта күрсәтә).— Игътибар белән карагыз әле, алар биеклеге буенча аерылалармы икән? (Әйе, аерылалар, берсе биек, берсе тәбәнәк).— «Биек» дип кабатлагыз! — «Тәбәнәк» дип кабатлагыз! — Әйдәгез, биеклекне куллар белән астан өскә таба күрсәтик әле.— «Астан өскә» дип әйтегез.— Хәзер биек агач төбе өстенә этне, ә тәбәнәк агач төбенә куянны утыртыгыз.— Куян биеклеге буенча нинди агач төбендә утыра? (Тәбәнәк агач төбендә). Эт биеклеге буенча нинди агач төбендә утыра? (Биек агач төбендә).— Булдыр-дыгыз.— Бик яхшы!