Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

— Балалар, сез бу занятиедә нәрсә белдегез? — Сез Аю Камытаякка нинди киңлектәге шарф сайладыгыз? — Ә Куян Озынколакка нинди киңлектәге шарф эләкте? — Кайсы җәнлекнең шарфы киңрәк? — Кайсы җәнлекнеке таррак? — Яңа ел шарларын нинди агач ботагына элдегез? — Сез бүген бик әйбәт эшләдегез.—Сезгә рәхмәт әйтәм һәм яхшы кәеф телим.

Гыйнвар

1 — 2 нче занятие

Программа материалының үзләштерелешенә һәм икенче кечеләр төркеменең үзенчәлекләренә карап эшне ирекле планлаштыру.

3 нче занятие

Тема. Өчпочмак.

Программа эчтәлеге

1. Өчпочмак белән таныштыру: фигураны танырга һәм атарга өйрәтү, хәрәкәтне тою ысулы белән тикшереп карау

Ике тигез группа предметларын берсе өстенә икенчесен куеп карау ысулы белән чагыштыру осталыгын камилләштерү, чагыштыру нәтиҗәләрен күп, бертигез, никадәр-шулкадәр сүзләре белән билгеләү. Квадрат, түгәрәк сүзләрен дөрес атау һәм аера белү осталыгын формалаштыру. Ике предметны киңлеге буенча чагыштыруны ныгыту, киң-тар, киңрәк-таррак сүзләрен кулланырга өйрәтү.

2. Күрсәтмә-образлы фикерләүне, тикшерү сәләтен, нәрсә киңрәк, нәрсә таррак икәнен аеруны, балаларның тоемлау тәҗрибәсен үстерү.

3. Үзара дуслыкны, әйләнә-тирәнең матурлыгын күрү, коллективта уйнау сәләте тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Өчпочмак, түгәрәк, квадрат, почмак, яклар, тәгәри, тәгәрәми, киң-тар, киңрәк-таррак, күп, никадәр-шулкадәр, бертигез, бертөрле, рәссам, сулдан уңга сүзләрен балаларның актив сүзлеккә, очлы почмак, имән бармак сүзләрен пассив сүзлеккә кертү.

«Квадратның яклары һәм очлы почмаклары бар, өчпочмакның да яклары һәм почмаклары бар», «Зур машиналар йөри торган юл киңрәк, ә кечкенә машиналар йөри торган юл таррак» яңа синтаксик конструкцияләрен зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы; 3 рәсем — беренчесендә кояш, тәгәрмәч, тәлинкә, икенчесендә — тәрәзә, яулык, өченчесендә — түбә, косынка (өч почмаклы яулык), җилкән; рәссам төшерелгән рәсем, киң һәм тар юл өчен икешәр тасма.

2. Тарату материалы: һәр балага өчәр данә кызыл зур өчпочмаклар төшерелгән карточкалар һәм өстенә кую өчен подноста дүртәр зәңгәр кечерәк өчпочмак; һәр бала өчен кечкенә һәм зур машиналар.

Занятиенең структурасы

1. Өчпочмак белән танышу буенча уен күнегүе. 2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе. 3. Машиналар белән уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. «Үз өеңне тап» уены (төрле түгәрәкләр һәм квадратлар белән). 2. Урамнарны, машиналаны күзәтү. 3. Формалары буенча квадрат һәм түгәрәк булган предметларны табу һәм аларның рәсемен ясау.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә: тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.

Занятиенең барышы

Өчпочмак белән танышу буенча уен күнегүе — Балалар, исегездәме, мин сезгә тылсымлы буяулар белән геометрик фигуралар ясаучы рәссам турында әкият укыган идем.— Ә бүген рәссам менә мондый предметлар ясаган (кояш, тәгермәч, тәлинкә төшерелгән рәсем күрсәтә).— Бу предметлар нинди фигурага охшаган? Ул фигура ничек атала? (Бу предметлар түгәрәккә охшаган. Балаларны активлаш-тыру).— Сездә дә мондый фигура бар, табып миңа күрсәтегез әле.— Молодцы! — Дөрес таптыгыз.— Ә хәзер миңа уң кулыгызны, аннары сул кулыгызны күрсәтегез һәм фигураны сул кулыгызга алыгыз. Менә шулай. (Тәрбияче түгәрәкне ничек тотарга икәнлеген күрсәтә һәм балалар белән бергә аны бармаклар белән тикшереп чыга).— Менә бу — уң кулның имән бармагы белән түгәрәкне әйләндереп чыгыгыз: бармагы-гызны фигура өстенә куегыз һәм ул фигура контуры буенча йөгерсен, (Алиянең бармагы йөгерә, Ләйләнең бармагы йөгерә, Маратның да бармагы йөгерә...) йөгерә бармак, йөгерә, аңа бер нәрсә дә комачауламый: каян китсә шунда кире кайта.— Түгәрәк турында тагын нәрсә әйтергә була? (Ул тәгәри).— Ул ни өчен тәгәри? (Аның почмаклары юк. Аңа почмаклар кома-чауламый).—Әйдәгез, түгәрәкнең җырын искә төшерегез һәм бергәләп кабатлагыз әле: «Мин нинди матур түгәрәк, почмакларым булмагач рәхәтләнеп тәгәри алам!». (Балалар бергәләп кабатлыйлар һәм түгәрәкне тәгәрәтәләр).— Балалар, сез геометрик фигураларның үзара дус һәм тату яшәгәннәрең беләсез инде.— Безнең рәссамыбыз да бу турыда белә.—Менә ул башка төрле предметлар да ясаган (тәрәзә, яулык төшерелгән рәсем күрсәтә).— Бу предметлар нинди фигурага охшаган? (Бу предметлар квадратка охшаган. Балаларны активлаштыру).— Сездә дә мондый фигура бар, табып миңа күрсәтегез әле.— Молодцы! — Дөрес таптыгыз.— Бу фигура ничек атала? (Квадрат).— Әйдәгез бергә кабатлыйк: «квадрат».— Ә хәзер миңа уң кулыгызны, аннары сул кулыгызны күрсәтегез һәм фигураны сул кулыгызга алыгыз.— Менә шу-лай. (Тәрбияче квадратны ничек тотарга икәнлеген күрсәтә һәм балалар белән бергә аны бармаклар белән тикшереп чыга).— Менә бу — уң кулның имән бармагы белән фигураны әйләндереп чыгыз: «Карагыз әле бармак ничек йөри: турыга, аннары почмак, аска, тагын почмак».— Балалар, түгәрәктән аермалы буларак квадратның нәрсәсе бар икәнен беләсезме? (Почмаклары).—Квадратның почмакларын күрсәтегез әле. (Балалар күрсәтәләр).— Почмакларны тотып карагыз әле, алар нинди? (Очлы).— Квадрат турында тагын нәрсә әйтергә була? (Квадрат тәгәрәми. Аңа почмаклары комачаулый). (Балалар квадратны тәгәрәтеп карыйлар).— Дөрес, квадрат тәгәрәми.— Нигә квадрат тәгәрәми? (Балаларны активлаш-тыру).— Дөрес, квадрат тәгәрәми: аңа почмаклары комачау-лый.— Түгәрәк белән квадрат күптәнге танышлар һәм дуслар. Алар белән тагын бер кызыклы геометрик фигура яши.— Менә ул (өчпочмак күрсәтә).— Сездә дә мондый фигура бар, табып миңа күрсәтегез әле. (Тәрбияче яшел төстәге өчпочмак күрсәтә һәм өстәлдән шундыйны ук табарга тәкъдим итә).— Бу фигура нинди төстә? (Җаваплар).— Балалар, әйдәгез имән бармакны фигураның контуры буенча йөртеп чыгыйк.— Уң кулыгызны, аннары сул кулыгызны күрсәтегез һәм фигураны сул кулыгызга алыгыз.— Менә шулай. (Тәрбияче өч-почмакны ничек тотарга икәнлеген күрсәтә һәм балалар белән бергә аны имән бармак белән тикшереп чыгалар).— Уң кулның имән бармагы белән фигура тирәли әйләндереп чыгыгыз: «Карагыз әле бармак ничек йөри: турыга, аннары почмак, тауга менгән сыман өскә менә, тагын почмак, таудан аска төшә, тагын почмак».— Балалар, бу фигураның да үз исеме бар.— Бу фигура өчпочмак дип атала. Ничек матур яңгырый! Әйдәгез бергә кабатлыйк: «өчпочмак». (Тәрбияче «Бу фигура ничек атала?» дип сораулар биреп балаларны активлаштыра). Балалар, өчпочмакның квадратныкы кебек үк нәрсәләре бар? (Почмаклары).— Почмакларны тотып карагыз әле, алар нинди? (Очлы). Өчпочмакның тагын нәрсәсе бар? (Яклары). (Балаларны активлаштыру).— Әйдәгез әле, аны тәгәрәтеп карыйк. (Балалар өчпочмакны тәгәрәтеп карыйлар).— Дөрес, өчпочмак тәгәрәми.— Нигә өчпочмак тәгәрәми? (Аңа почмаклары комачаулый).— Дөрес, өчпочмак тәгәрәми: аңа почмаклары комачаулый.— Өчпочмакның квадратныкы кебек үк почмаклары бар, шуңа ул тәгәрәми.- Ә ул нәрсәгә охшаган? Рәссам сезгә булышырга теләп өчпочмакка охшаган предметларны ясаган.— Менә алар (Түбә, косынка, җилкән төшерелгән рәсемнәр күрсәтә).— Бәлки, сез, өчпочмакның тагын нәрсәләргә охшаганын әйтерсез? (Бала-ларны активлаштыру).—Әйе, өчпочмак төрле предметларга охшаган.— Рәссамга матур рәсемнәре өчен рәхмәт әйтик.