Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

Бүген занятиедә керпеләр нәрсә эшләделәр? — Ничә чана бар иде? — Ничә керпе бар иде? — Юллар нинди озынлыкта булалар? — Йомшаккай белән Керпе озын юлдан китсәләр урманга тизрәк барып җитәрләрме, әллә кыскасыннан китсәләр тизрәк барып җитәрләрме?

2 нче занятие

Тема. Күп, бертигез, никадәр-шулкадәр.

Программа эчтәлеге

1. Берсе өстенә икенчесен кую ысулы белән ике тигез предметлар төркемен чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү, чагыштыру нәтиҗәсен күп, бертигез, никадәр-шулкадәр сүзләре белән билгеләү. Берсе өстенә икенчесен кую һәм берсе янына икенчесен кую ысулы белән ике предметны озынлыгы буенча чагыштыру күнекмәсен камилләштерү, чагыштыру нәтиҗәсен озын-кыска, озынрак-кыскарак, озынлыгы буенча бертигез сүзләре белән билгеләү.

2. Балаларның зиһенгә алуларын, кул чукларын һәм бармак мускулларын, үз фикерләрен җөмлә рәвешендә белдерә белүләрен үстерү.

3. Балаларның тыңлый һәм иптәшләрен ишетә белүләрен тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Күп, бертигез, никадәр-шулкадәр, озын-кыска, озынрак-кыскарак, Яңа ел, туган көн сүзләрен балаларның актив сүз-легенә кертү; маскарад, шартлаткычлар, ялтыравыклар, кар бөртекләре, чәнти бармак, исемсез бармак, урта бармак, имән бармак, баш бармак сүзләрен балаларның пассив сүзлегенә кертү.

«Никадәр шар булса, шулкадәр кар бөртекләре бар»; «Шарлар белән кар бөртекләре бертигез»; «Кызыл һәм яшел озын тасмалар уң якта, ә зәңгәр һәм сары кыска тасмалар сулда»; «Кызыл (зәңгәр) һәм яшел (сары) тасмалар бертигез озынлыкта (озынлыклары буенча тигез)» яңа синтаксик конструкцияләрен зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: куян, аю, төлке, бүре уенчыгы. 2. Тарату материалы: һәр балага җитәрлек шарлар (3 данә) ясалган карточкалар, дүртәр кар бөртеге салынган конверт; бер үк озынлыктагы, ләкин төрле төстәге (кызыл һәм яшел) бер үк озынлыктагы 2 озын тасма, бер үк озынлыктагы, ләкин төрле төстәге (зәңгәр һәм сары) 2 кыска тасма.

Занятиенең структурасы

1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе. 2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика). 3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Балалар белән кулның вак мускуллары хәрәкәтен үстерү өчен «Кунаклар» уенын оештыру. 2. Чыршы бәйрәме турында әсәрләр уку. 3. Яңа ел бәйрәме, маскарад, балаларның кышкы күңел ачулары, җәнлекләр сурәтләнгән иллюстрацияләр, рәсемнәр карау.

4. Кыш турында җырлар өйрәнү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе

— Балалар, исегездәме, без сезнең белән һәр кешенең туган көне барлыгы турында сөйләшкән идек.— Ә туган көннән кала иң зур бәйрәм — ул Яңа ел.— Бу елда җәнлекләр Яңа ел маскарады оештырырга уйлаганнар.— Куян, Аю, Төлке, Бүре чыршы бизәгән.— Алар бер-берсенә ярдәм итеп бик дус эшләгәннәр, һәм чыршы һәркемгә ошасын эчен һәрберсе тырышкан.— Ничек уйлыйсыз, алар чыршыга нинди уенчыклар элгәннәр икән? (Алар кишер, төрле ялтыравыклы уенчыклар, шартлаткычкар элгәннәр).—Чыршыга шарлар гына эләсе калган.— Шарларны да эләрләр иде, ләкин аларга кар бөртекләре ябыштырырга өлгермәгәннәр.— Балалар, сез аларга шарларны бизәргә ярдәм итәрсезме? — Сездә карточкалар бар.— Карточкаларда нәрсә ясалган? (Шарлар).— Алар бертөрлеме яки төрлеме? (Формасы һәм зурлыгы буенча бертөрле, төсләре буенча төрле).— Ә кем әйтә ала, шарлар нинди фи-гурага охшаган, алар нинди формада? (Түгәрәккә, шарга).— Ә хәзер, әйдәгез, ничек итеп куллар, бармаклар белән шар ясаганны искә төшерегез әле. (Тәрбияче балаларның искә төшергәннәренә төгәллек кертә).— Балалар, үзегезнең кулларыгызга һәм бармакларыгызга карагыз.— Уң кул сул кул белән дуслашкан.— Безнең куллар барсын да булдыра, ә хәзер алар шар ясыйлар. (Тәрбияче шарның ничек ясалганын күрсәтә. Кулларны түгәрәкләргә куша, моның өчен бармакларның исемнәрен әйтә (чәнти, исемсез, урта, имән, баш бармак) һәм учлар арасында шар тоерга куша: менә ул нинди зур, түгәрәк, матур) — Карточкада ничә шар ясалган? (Күп).— Ә ничә кар бөртеге бар? (Күп).— Алия (Ләйлә, Айдар) кар бөртекләрен һәм шарларны ничә дип уйлыйсыз? (Кар бөртекләре дә, шарлар да күп).— Ә хәзер сезгә кар бөртекләрен шарларга беркетергә кирәк булачак.— Безгә бу эшне җән-лекләргә ошатырлык итеп эшләргә кирәк.— Аны ничек эш-ләргә кирәклеген тыңлагыз.— Уң кулыгызны күрсәтегез. (Балалар күрсәтә).— Кайсы кулыгызны күрсәттегез? — Ә хәзер сул кулыгызны күрсәтегез? (Балалар күрсәтә).— Кайсы кулыгызны күрсәттегез? — Сул кулыгызны карточка шумаслык итеп карточканың почмагына куегыз.— Кар бөртекләрен уң кул белән сулдан уңга тезәргә кирәк.— Ничек тезергә кирәклеген кабатлагыз әле. (Сулдан уңга).— Шарлар өстенә кар бөртекләрен сул кулдан куя башлагыз.— Һәр шарга берешәр кар бөртеге куегыз, бу шарга да куегыз, монысына да, монысына да.— Шарларны төшереп калдырмагыз.— Никадәр шар булса, кар бөртекләре дә шулкадәр.— Нәрсә күбрәк — шарлармы яки кар бөртекләреме? (Никадәр кар бөртеге булса, шулкадәр шар бар). Никадәр кар бөртеге булса, шулкадәр шар бар икәнен тагын ничек итеп әйтергә була?

(Бертигез). (Балаларны активлаштыру).— Ә тагын ничек итеп әйтә алабыз? (Бертөрле санда).— Дөрес, никадәр шар, шулкадәр кар бөртеге.— Ләйсән, (Алсу, Айсылу, Марат, Айзат) тагын ничек итеп әйтергә була? (Никадәр кар бөртеге булса, шулкадәр шар бар. Кар бөртекләренең дә, шарларның да саны бертигез. Кар бөртекләре дә, шарлар да бертөрле санда).— Балалар, булдырдыгыз, җәнлекләр канәгать калды.— Сез шарларны бик матур итеп бизәдегез.