Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Тылсымлы капчык» уены

— Бүген безнең занятиегә Акбай килгән.—Исәнмесез, балалар! — Балалар, Акбай нәрсә алып килгән? (Тылсымлы капчык).— Тылсымлы капчыкка салып, Акбай нинди предметлар алып килгән соң? (Кубикларны алыр өчен тәрбияче балаларны чакыра). (Балалар берсе артыннан берсе капчыктан кубиклар алалар һәм тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр: Син нәрсә алдың? Кубик нинди төстә? Син ничә кубик алдың?). Шул рәвешле тәрбияче өстәлендә 4 зур кызыл һәм б кечкенә зәңгәр кубик барлыкка килә. Алар буталган.

Тәрбияче кулына бер зур һәм кечкенә кубикны ала һәм сорый: — Бу нәрсә? — Кайсы кубик зуррак (кечкенәрәк)? (Со-раган вакытта тәрбияче кубикларны янәшә куя). Зур һәм кечкенә кубикларның бертигез ничек белергә була? — Дөрес, кечкенә кубикларны зурлары өстенә яки янәшә куярга кирәк.— Айдар, барлык зур кубикларны бер рәткә куй.— Алия, барлык кечкенә кубикларны зур кубиклар өстенә куй.— Кубикны кайсы кул белән алырга кирәк? — Кайсы яктан аларны куя башларга кирәк? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, ку-бикларны уң кул белән сулдан уңга куярга кирәк.— Кечкенә кубиклар артык калдымы? — Зур кубиклар җиттеме? Нинди кубиклар күбрәк (азрак): зур кубиклармы әллә кечкенә кубиклармы? Нинди төстәге кубиклар азрак (күбрәк)? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, без сезнең белән кечкенә кубикларны зурлары өстенә куйдык.— Бер кечкенә кубикның артык булуын, ә бер зур кубикның җитмәвен күрдек. Шуннан бер кечкенә кубикны ала һәм сорый: — Хәзер кубиклар тигез-ме? — Ни өчен сез кубиклар тигез дип уйлыйсыз? Соңыннан балаларга күзләрен йомарга тәкъдим итә һәм бер кубикны алып куя. Күзләрен ачкач балалар нинди кубикларның күп булуын, ә нинди кубикларның аз калуын әйтәләр.— Балалар, сез Акбайга ошадыгыз. Акбай сезне акыллы, тырыш дип әйтә, предметларны чагыштыра белүегезне дә күрде. Ул сезнең чын математик булуыгызны тели.

2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр

Хәзер сез бармакларыгыз белән күнегүләр ясарсыз.— Бармакларыгызны яратыгыз, аларны сыйпагыз.— Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан.— Балалар, дүрт барма-гыгызны йодрыклагыз.— Баш бармаклар өскә карап тора-лар.— Йодрыкларыгызны кушыгыз.— Күрәсезме, колакларын торгызган куян килеп чыкты.— Ул этләр юкмы икән дип тыңланып тора.— Менә эт тә килеп чыкты.— Бармакларыгызны турайтыгыз.— Учларыгызны бергә кушыгыз.-Баш бармаклар өскә карап торалар.— Алар — «колаклар».— Бергә кушылган чәнти бармакларыгыз өскә-аска хәрәкәт итәләр: һау-һау-һау дип өрәләр.— Булдырдыгыз.— Бармакларыгыз бик тырыштылар.

3. «Бу кайчан була?» дидактик уены

Керпеләр вакытның кадерен белеп яшиләр. Кояш чыга. Кояш күзләрен ача. Керпеләр иртә торалар, юыналар, зарядка ясыйлар, иртәнге аш ашыйлар.— Бу кайчан була: иртән яки киченме? (Иртән).— Балалар, иртән бер — береңә нинди сүзләр әйтәләр? (Хәерле иртә).

— Балалар, миндә түгәрәкләр бар. Алар бертөрлеме? (Төс-ләре буенча төрле).— Ә тагын аларны ничек атап була? (Төрле төстәге).— Ә түгәрәкләр нинди төстә? (Ал, ак, зәңгәр, кара).— Хәзер тәүлекнең төрле вакытын күрсәтү өчен төрле төс алабыз.— Балалар, иртә ал төстә булыр.— Нинди төс белән иртәне күрсәтәбез? (Балаларны активлаштыру). Кояш күзләрен йома. Керпеләр балалар бакчасында кичке аш ашыйлар һәм ата-аналары белән өйгә кайталар. Өйдә алар рәсем ясыйлар, тыныч уеннар уйныйлар, «Күчтәнәч» тапшыруын карыйлар.— Бу кайчан була: иртән яки киченме? (Кич).— Балалар, кич белән күрешкәч нинди сүзләр әйтәләр? (Хәерле кич).

- Балалар, кичне без зәңгәр төс белән күрсәтәбез.— Нинди төс белән без кичне күрсәтәбез? (Балаларны активлаштыру).

Кояш күзләрен киң итеп ачкан. Керпеләр бакчада дуслары белән уйныйлар, математика, музыка, рәсем ясау белән шөгыльләнәләр. Көндезге аш ашыйлар. Бу кайчан була: көн-дезме әллә төнләме? (Көндез).— Балалар, бу вакытта очрашкач бер— береңә нәрсә дип әйтәләр? (Хәерле көн).

Балалар көндезге вакытны без ак төс белән күрсәтер-без.— Нинди төс белән күрсәтәбез? (Балаларны активлаштыру).

Кояш байый, урамда караңгы төшә, тәрәзәдән ай, йолдызлар күренә. Керпеләр йокларга ята.— Бу кайчан була: көндезме әллә төнләме? (Төнлә) — Балалар, йокларга яткан-да бер береңә нәрсә дип әйтергә кирәк? (Хәерле төн! Тыныч төн! )

Балалар, төнне без кара төс белән күрсәтербез.— Нинди төс белән төнне күрсәтәбез? (Балаларны активлаштыру).