Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Бер-күп» уены

Балалар, безгә бүген әкияттән кунак килгән.— Ул тәгәри-тәгәри килгән.— Аның нәрсә икәнен әйтеп карагыз әле? (Балаларны активлаштыру).— Ник алай дип уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, балалар, ул Йомры икмәк. (Тәрбияче Йомры икмәк рәсеме яки уенчык күрсәтә).— Йомры икмәк картинкалар алып килгән.— Сез алар белән уйнарсыз.— Карагыз әле, балалар, бу картинкаларда нәрсәләр ясалган? (Балаларны активлаштыру).— Йомры икмәк сездән бу рәсемнәрдә нинди җәнлекләр күп, ә кайсылары бер генә дип сорый? (Бер куян, бер бүре, бер аю, бер төлке. Тиеннәр күп, керпеләр дә күп).— Дөрес, балалар, булдырдыгыз! — Куян, бүре, аю, төлке берешәр, ә тиеннәр һәм керпеләр күп.— Балалар, әкияттә Йомры икмәкнең каршына очраган җәнлекләрне әйтеп күрсәтегез әле? (Балаларны активлаштыру).— Балалар, әкияттә Йомры икмәкнең каршына очраган җәнлекләр картинкаларда берешәр генә, ә тиеннәр белән керпеләр күп.

2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе

Балалар, Йомры икмәк нинди фигурага охшаган, ул нинди формада? (Түгәрәккә охшаган. Йомры формада. Шар формасында).— Тагын түгәрәккә охшаган нинди предметлар беләсез? (Кояш, чия, машина тәгәрмәчләре, көзге Һ.6.).— Балалар, сезнең алда геометрик фигуралар ята.— Шулар арасыннан түгәрәкне табып күрсәтегез әле.— Түгәрәкне сул кулыгызга алыгыз, уң кулыгызның имән бармагы белән түгәрәк тирәли йөртегез.— Түгәрәкнең почмаклары бармы? (Балаларны активлаштыру).— Балалар, Йомры икмәк безнең янга тәгәрәп килгәнче, аның белән нәрсәләр булган? (Балаларны активлаштыру).— Йомры икмәкне кем пешергән? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, әби камыр баскан, йомры икмәкне әвәләгән, мичтә пешенгән һәм аны суытырга дип кая куйган? (Тәрәзә төбенә).— Менә бу рәсемгә карагыз әле, Йомры икмәк кайда ята? (Тәрәзә төбендә яткан Йомры икмәк рәсемен күрсәтә).— Дөрес, балалар, Йомры икмәк тәрәзә төбендә ята. (Балаларны активлаштыру. «Тәрәзә төбендә» сүзен төрлечә кабатлау).— Тәрәзә нинди фигурага охшаган? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, квадратка охшаган.— Шундый фигураны табып күрсәтегез әле.— Квадратны сул кулыгызга тотыгыз һәм уң кулыгызның имән бармагы белән аның контуры тирәли йөртегез.— Бу фигураның квадрат икәнен ничек исбатлап була? (Аны тәгәрәтеп булмый, чөнки аның очлы почмаклары бар).— Дөрес, квадратның почмакларын күрсәтегез.— Тотып карагыз әле, алар нинди? (Очлы).— Әйдәгез, «очлы» сүзен бергәләп кабатлыйбыз.— Хәзер үз-үзегезгә әйтегез.— Квадратка охшаган нинди предметлар бар? (Көзге, телевизор, өй, яулык, компьютер Һ.6.).— Балалар, тагын бер кат әйтегез әле, кайсы фигура тәгәри, ә кайсысы тәгәрәми? (Балаларны активлаштыру).— Ни өчен? (Бала-ларны активлаштыру).

3. Динамик пауза

(Релаксация өчен музыка яңгырый).

Балалар, барыгыз да миңа карагыз.— Уң кулыгызны күрсәтегез.—Уң кулыгызның имән бармагы белән һавада түгәрәк ясагыз! — Аның почмаклары юклыгын тагын бер тапкыр тоегыз.— Хәзер түгәрәк ясап басыгыз.—Сезнең янда торган иптәшегезнең кулыннан алыгыз.— Аның кулының җылысын тоегыз.— Ә хәзер кулларыгызны иптәшегезнең җилкәсенә куегыз.— Кулларыгызны төшерегез.— Уңга борылыгыз, бер-берегезгә елмаегыз.— Сулга борылыгыз, бер-берегезгә елмаегыз. Без бергә булганда, ничек рәхәт! Мин сезнең барыгызга да сәламәтлек һәм яхшы кәеф телим.