Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

5. Рефлексия.

(Тәрбияче һәр балага туп ыргыта һәм бүген нинди кызык әйбер белүе турында сорый). Иң ошаганы нәрсә булды? Иң авыр бирем дип кайсын саныйсың? Иң җиңел биремне әйт әле? Син ничек уйлыйсың, бүген тырышып эшләдеңме? Ни өчен алай дип исәплисең? Үз-үзеңне нәрсә өчен мактап алыр идең? Мин сезнең барыгызны да тырыш, уңган, актив, кызыксынучан булганыгыз өчен мактыйм! Биремнәрне дөрес үтәвегез өчен дә зур рәхмәт сезгә!

Икенче дәрес

Тема: «Өч һәм дүрт саннарының барлыкка килүе һәм аларнычагыштыру. Озын, кыска, киң, тар»

Программ эчтәлек:

1) балаларга өч һәм дүрт саннарының барлыкка килүен, оешуын искә төшерү, предметларны санарга һәм санап алырга өйрәтү, пред-метларны озынлык, киңлек һәм калынлыкларына карап чагыштырукүнегүләрен үтәү;

2) танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын, дәлилле сөйләмне,игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү;

3) математика дәресләренә кызыксынуны тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: «Көнне сәламләү мизгеле»н уздыру өчен аудиоязма, смешариклар — Бараш, Нюша, Копатыч, Ябалак, Кер-пе һәм робот Пин, дүрт алма, дүрт әфлисун, дүрт банан, фланелег-раф, мультимедияле техника, балаларга һәм смешарикларга тәм-томнар;

тарату материалы: балалар санынча тал һәм тупыл яфракла-ры, шулай ук балалар санынча нарат һәм чыршы күркәләре.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Хәерле иртә, кадерле балалар! (Балалар түгәрәк ясап басалар.) (Тәр-бияче үз янында басып торган балага кулларын суза, бала тәрбиячегә кулларын суза һәм алар күрешәләр.) Хәерле иртә, Ринат! (Ринат кы-рыенда торган балага кулларын сузып күрешә.) Хәерле иртә, Инсаф! Хәерле иртә, Ринат! (Шулай түгәрәк буйлап балалар бер-берсе белән күрешеп чыгалар, иң соңгы бала кулларын тәрбиячегә сузып күрешә.) (Балалар кулга-кул тотынышып басалар.)(Музыка яңгырый, тәрбияче сөйли башлый.)

Хәерле иртә!

Иртән иртүк тәрәзәгә

Кояш нурлары чиртә.

Күземне ачам, елмаям,

Телим хәерле иртә!

(Ленар Шәех)

2. «Смешариклар планетасына сәяхәт» дидактик күнегүе.Балалар, мин сезне космик сәяхәткә чакырам. (Ишек шакый-лар, смешарик Бараш керә.) Мин сезнең сәяхәткә барырга җыен-ганыгызны ишеттем дә керергә булдым әле. Минем дусларым — Нюша, Копатыч, Ябалак һәм Керпе өчен әзерләгән бүләкләрем бар иде, сезнең аркылы күчтәнәчләремне җибәрсәм ярыймы? (Җиләк-җимешләр салынган кәрзинне бирә.) Без алар белән күптән күрешмәдек, дусларымны бик сагындым инде. Юлда барганда, кәрзиннеюгалта күрмәгез? Борчылма, Бараш без синең үтенечне җиренә җит-кереп үтәрбез, Рәхмәт сезгә! (Китә.) Балалар, бер соравыма җавап бирегез әле, сәяхәт иткәндә, нинди транспортка утырып хәрәкәт итәргә мөмкин? (Машина, автобус, поезд, ракета, самолет.) Ә мин сезгә әкияти транспорт төрен тәкъдим итмәкче булам. Аптырап калмагыз, әкияттә төрле серле хәлләр була бит. Бүген безнең урындыкларыбыз космик ракета кебек булачак. Күзләрне йомып утырсак, без үзебезнең смешариклар планетасына эләгүебезне сизми дә калыр-быз. Әйдәгез, уңайлы итеп утырдык, күзләрне йомдык, серле сүзләрне барыбыз бергә кычкырып әйтәбез: «Бер, ике, өч, урындыгым, оч!» (Балаларны активлаштыру.) (Көй яңгырый.) Балалар, тагын әз генә очса, без килеп тә җитәрбез! (Тәрбияче интерактив тактаны кабыза, анда космос сурәте, балаларга таба фланелеграфны борып куя. Фланелеграфта смешарикларның рәсемнәре: Нюша, Копатыч, Ябалак һәм Керпе.) Күзләрегезне ачсагыз да була без, смешариклар планетасына килеп җиттек! Балалар, Барашның ничә дусты бар әле? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар дүртәү: Нюша, Копатыч, Ябалак һәм Керпе. Ә Барашның дусларына күчтәнәчләр тигез бул-сын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Әйе, шул күчтәнәчләрне дөрес итеп санап бүлергә кирәк. Дөрес итеп санар өчен нәрсә эшлибез инде? Илдар, әйт әле? (Берәр предмет алабыз.) Ә син, Мәрьям, ничек уйлыйсың? (Предметларны алабыз һәм сущ дан уңга тезәбез.) Дөрес, афәрин! Рамазан, әйт әле, Барашның ничә дусты бар? (Дүрт.) Дөрес, кайдан белдең? (Санадым.) Афәрин! Мә-динә, Барашның дусларына алмалар алып кил әле, һәркайсына җи-тәрлек булсын өчен, алмаларны дөрес итеп санарга кирәк. Онытма, предметларны санап алганда, аларын берешәрләп кенә алабыз. Бар-лыгы ничә алма алып килдең инде? (Дүрт.) Балалар, игътибар ит-тегезме, Мәдинә алмаларны берешәрләп кенә алды һәм сулдан уңга тезә барды. Афәрин! Ул бик дөрес эшләде. Балалар, Бараш үзенең дусларына тагын нинди җиләк-җимешләр җибәрде әле. (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, аның кәрзинендә әфлисуннар һәм банан-нар бар. Әмирхан, смешарикларны әфлисуннар белән сөендер әле? Барлык дусларга да җитсен өчен син ничә әфлисун алырсың икән? (Дүрт.) Нәрсә эшләгәнеңне безгә дә сөйләп бар. (Берәр әфлисун алам һәм сулдан уңга тезеп барам. Бер әфлисун Нюшага, бер әфлисун Копатычка, бер әфлисун Ябалакка, бер әфлисун Керпегә.) (Шундый ук эшне бананнар белән дә үтиләр.) Җиләк-җимешләр барлык дусларга да җиттеме, артып калмадымы? (Балаларны активлаштыру.) Предметларны тиешле санда алып килер өчен саный һәм санап ала белергә кирәк. Балалар, без Барашның үтенечен җиренә җиткереп үтәдек, хәзер ял итеп алырбыз.