Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

2. «Яфракларны сана» дидактик уены.

Балалар! Бүген без смешариклар белән көзге урманга барырбыз. Күзләрегезне йомыгыз һәм үзегезне урманда дип күз алдына китерегез! Көзге урман нинди матур! Балалар, сез көйне ишетәсезме? (Балаларны активлаштыру.) Күзләрегезне ачыгыз! Карагыз әле, әйләнә-тирәдә ничек матур! Сез нәрсәләр күрәсез? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, төрле-төрле агач яфраклары. Сез аларның нинди агачларныкы икәнен беләсезме? Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аларга җавап табыгыз.

Ата каз түгел, аяклы;

Шөлди түгел, тимгелле. (Өрәңге яфраклары)

Бакчабызга көз килде,

Кызыл утлар кабызды.

Аңа кошлар сарылды,

Шау-шу килеп чукыды. (Миләш)

Афәрин, җавапларны дөрес әйттегез! Чыннан да, бу өрәңге һәм миләш яфраклары. Балалар, хәзер без шушы матур, ут янып торган яфракларны җыярбыз. (Балалар музыка астында, төркем-төркем булып, алдан ук идән, мебель буенча таратылган яфракларны җыялар.) Сез шундый булдыклылар, никадәр яфрак җыйдыгыз. Ә хәзер карыйк әле, нинди яфраклар җыйдыгыз икән? (Тәрбияче магнит тактасында көзге өрәңге һәм миләш яфраклары төшкән рәсемнәрне бер рәткә тезә.) Балалар, бу яфраклар ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, афәрин! Барлыгы ничә яфрак? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Яфракларның саны тигез микән, моны ничек тикшерәбез? Алсу, әйдә, син тикшереп кара әле. Дөрес! Алсу яфракларны ике рәткә аерып, парлаштырып, берсе астына берсен куеп тезеп чыкты. Яфракларның саны тигез - биш өрәңге һәм биш миләш яфрагы. Балалар, хәзер мин бер өрәңге яфрагы өстим. Өрәңге яфраклары барысы ничәү булды инде? (Балаларның җаваплары.) Дамир, сана әле. (Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты.) Өрәңге яфраклары ничәү? (Балаларның җаваплары.) Өрәңге яфраклары ничек алтау булды? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Чын-нан да, башта биш өрәңге яфрагы бар иде, без бер яфрак өстәдек һәм барлыгы алты өрәңге яфрагы булды. Балалар, хәзер кайсы яфраклар күбрәк булды? (Балаларның җаваплары.) Алар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Кайсылары азрак? (Балаларның җаваплары.) Ничәү алар? (Балаларның җаваплары.) Балалар, кайсы сан зуррак: бишме, әллә алтымы? (Балаларның җаваплары.) Ә кайсы сан кечерәк? (Балаларның җаваплары.) Өрәңге һәм миләш яфракларының саны тигез, алтышар булсын өчен нишләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Без бер миләш яфрагы өстибез икән, миләш яфраклары да алтау була. Балалар, яфраклар саны тигез булсын өчен тагын нишләргә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер өрәңге яфрагын алсак, яфраклар саны тигез - бишәр булачак. (Тәрбияче бер өрәңге яфрагын алып куя.) Балалар, барлыгы ничә яфрак булды? (Балаларның җаваплары.) Балалар, хәзер мин һәр рәткә берешәр яфрак өстим. Барыгыз да бергә санап карагыз әле, ничә яфрак булды? (Балаларның җаваплары.) Хәзер тагын бер өрәңге яфрагы өстим. Өрәңге яфраклары барысы ничәү булды? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Җиде өрәңге яфрагы ничек килеп чыкты? (Балаларның җаваплары.) Хәзер яфракларның кайсылары күбрәк? (Балаларның җаваплары.) Алар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Ә кайсылары кимрәк? (Балаларның җаваплары.) Алар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан зур-рак: алтымы, әллә җидеме? (Балаларның җаваплары.) Кайсы кечерәк? (Балаларның җаваплары.) Балалар, яфракларның саны тигез -җидешәр булсын өчен нишләргә? (Балаларның җаваплары.) Ничек итеп өрәңге һәм миләш яфракларын тигез — икесен дә җидешәр итеп була? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Без бер миләш яфрагы өстибез һәм алар тигезләшә, миләш яфраклары да җиде була. Балалар, яфраклар саны тигезләшсен өчен тагын нишләп була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер өрәңге яфрагын алып куйсак, аларның саны тигезләшә - алтышар була. (Тәрбияче бер өрәңге яфрагын алып куя.) Балалар, алар ничәү булды? (Балаларның җаваплары.) Балалар, мин һәр рәткә кабат берешәр яфрак өстим. Барыгыз да бергә санап карагыз әле, хәзер ничә яфрак булды? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Смешарикларга сез бик ошадыгыз. Балалар, хәзер яфраклардан гербарий ясыйк һәм без кыш буе көз матурлыгына сокланырбыз! Моның өчен безгә өрәңге һәм миләш яфракларын альбомга куярга кирәк булыр. (Балаларны активлаштыру.)