Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

4. «Шат күңелле балык» динамик паузасы.

Балалар, шат күңелле диңгез балыгы сезнең белән уйнарга тели. Менә ул. (Тәрбияче уенчыкны күрсәтә.) Ул ничә мәртәбә койрыгын болгаса, сез шуның кадәр кулларыгызны чабыгыз. (Тәрбияче балыкның койрыгын хәрәкәтләндерә.) (Балалар кул чабалар.) Сез кулларыгызны ничә мәртәбә чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер балык койрыгын болгаганга караганда бергә артыграк итеп кул ча-быгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Сез кулларыгызны ничә мәртәбә чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер балык койрыгын болгаганга караганда бергә кимрәк итеп кул чабыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Сез кулларыгызны ничә мәртәбә чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.)

5. «Аквариум» дидактик күнегүе.

Балалар, сезнең каршыда диңгез рәсемнәре ясалган битләр ята. Аларны смешарикларның диңгез хайваннары яшәгән аквариумы дип күз алдына китерегез. Анда нәрсәләр яши ала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, балыклар, сигезаяклар, кабырчыклар, кыслалар, диңгез йолдызлары. Балалар, өстәлләрегездә җиде балык, җиде сигезаяк, җиде кабырчык, җиде кысла һәм җиде диңгез йолдызыннан торган җыелмалар ята. Мин аларны аквариумга урнаштырырга тәкъдим итәм. Сез диңгез хайваннарын кәгазьнең төрле өлешләрендә куярга тиешсез: өскә, аска, сулга, уңга, уртага. Мине игътибар белән тыңлагыз. Сезгә биш балыкны аквариумның өске өлешенә, алты сигезаякны аска, дүрт кабырчыкны уң якка, җиде кысланы сул якка һәм бер диңгез йолдызын уртага урнаштырырга кирәк. (Биремне үтәгәннән соң, тәрбияче бер-ике баладан ничә диңгез хайваны булуы һәм ал арның кайда урна-шулары турында сөйләтә.) Балалар, ә хәзер диңгез хайваннарын үзегез ничек телисез, шулай урнаштырыгыз. Аларның кайда урнашуларын әйтегез» (Балалар сөйли.) Балалар, сез булдырдыгыз, биремне яхшы итеп башкарып чыктыгыз.

6. Рефлексия.

Балалар, сезнең өчен иң кызыгы нәрсә булды? Сез хәзер нәрсә хис итәсез? Миңа сезнең белән дәрес үткәрү бик ошады. Мин сезнең беләнаралашудан шатлык хисләре кичерәм. Барыгызга да рәхмәт!

Сигезенче дәрес

Тема: «Тавышларны санау. Тәүлек өлешләре. Атна көннәре.Кәгазь битендә ориентлашу»

Программ эчтәлек:

1) тәүлек өлешләре турындагы күзаллауны ныгыту, җиде көннең (тәүлекнең) атна төзүен, атнаның һәр көне үз исеме белән йөрүен, җиде көннең һәрвакыт бер тәртиптә килүе турындагы күзаллауны балаларга ирештерү; кычкырып санарга өйрәтү, тавыш саны һәм күз белән кабул ителгән предметларның саны арасында бәйләнеш ур-наштыру күнекмәсен формалаштыру; геометрик фигуралар турындагы белемнәрне һәм кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту;

2) танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын, дәлилле сөйләмне, игътибарны, мөстәкыйльлекне, тембр тавышын үстерү;

3) яшьтәшләрең белән бергәләп эшләү теләген тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: «Көнне каршылау мизгеле» өчен аудио-язма; смешарикларның тәүлек дәвамындагы эшчәнлеген тасвирлаган рәсемнәр слайды; Лосяш, Нюша, Ябалак, Крош, Керпе, Копатыч уенчыклары; кызыл, кызыл-сары, сары, яшел, зәңгәр, күк, шәмәхә яулыклы җиде курчак; металлофон, кыңгырау, кастаньетлар; келәм үрнәкләре - парлы А4 форматлы кәгазь битләре, аларга биш геометрик фигура (түгәрәк, квадрат, овал, турыпочмаклык һәм өчпочмак) ясалган яки беркетелгән. Фигураларның берсе - уртада (үзәктә), икен-чесе - өстә, өченчесе — аста, дүртенчесе — сул якта, бишенчесе уң якта урнаштырылган (барысы дүрт комплект);

тарату материалы: һәр балага җидешәр кечкенә уенчык; аю, керпе, куян балалары рәсемнәре төшкән башлык-эмблемалар; пар-лы карточкалар җыелмасы (карточкаларда биш геометрик фигура: түгәрәк, квадрат, овал, турыпочмаклык һәм өчпочмак. Фигураларның берсе — уртада (үзәктә), икенчесе — өстә, өченчесе — аста, дүртенчесе — сул якта, бишенчесе уң якта урнаштырылган (барысы дүрт комплект).

Эшчәнлек барышы