Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. Динамик пауза. «Киресен әйтәбез» уены.

Балалар, карагыз әле, бер агач күләгәсендә, түмәр өстендә Ко-патыч утырып тора. Үзе уйга чумган ул. Ни булды сиңа, Копатыч? Копатыч: «Башым уйга чумган, Крот миңа барлык сүзләре дә кирегә язылган бер хат җибәргән. Шуны һич укый алмыйм». Балалар, Копатычка ярдәм итеп, шул ук вакытта уен уйнап алабызмы? Балалар, түгәрәк ясап басабыз. Мин түгәрәк уртасына басам, кулымдагы тупны Алинәгә ыргытам һәм әйтәм: «Чишмә тар, ә елга ...» Алинә: «Киң», — дип җавап бирергә тиеш. Балалар, мин әйтәсе биремнәр төрле була-чак, шуңа да игътибарлы булыгыз. Мин тупны Сәмиргә (Дәринәгә, Ясминәгә, Рафаэльга һ. б.) ыргытам: «Ботак нәзек, ә агач ... (калын)»; «Наратның ылыслары озын, ә чыршының ылыслары ... (кыска)»; «Аю зур, ә куян ... (кечкенә)» һ. б. Афәрин! Бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, кул чабып алабыз.

4. «Төрле төстәге баучыклар» дидактик уены.

Балалар, Совуньяны, башка ябалаклар кебек үк, акыллы дип атыйлар. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Ябалакларның һәм безнең Совуньяның кыяфәте бик «акыллы»: каурыйлары күзлеккә охшап торган зур күзле зур баш. Совунья беркайчан да ыгы-зыгы килми, юкка-барга черелдәми. Безнең Совунья-ябалакның табышмаклар җыя торган сандыгы бар. Хәзер Мәликә сандыктан табышмак алыр. Мин сезгә аны әйтермен. Балалар, табышмакның җавабын табыгыз.

Почмакларым юк минем,

Тәлинкәгә охшаган,

Кояшка да охшаталар,

Йөзеккә, тәгәрмәчкә.

Нигә әле исемемне

Тизрәк әйтеп бирмәскә? (Түгәрәк)

Безнең Совунья-ябалакның тылсымлы сандыгы гына түгел, ә серле капчыгы да бар, ул анда табышмакларның җавапларын тутырган. (Тәрбияче алдан ук геометрик фигура модельләре салынган серле капчыкны күрсәтә.) Карамыйча, җавапны тартып чыгарыгыз. (Тәрбияче баланы чакыра.) Әмир, син нәрсә тартып чыгарасың? (Баланың җавабы.) Дөрес, Әмир түгәрәкне тартып чыгара. Түгәрәк нинди төстә? (Баланың җавабы.) Сезнең өстәлләрдә төрле төстәге баулар ята. (Тәрбияче алдан ук һәр бала алдына төрле төстәге баулар тарата.) Түгәрәк төсенә туры килгән бауны табыгыз һәм аннан өстәлдә түгәрәк ясагыз. (Балалар биремне үтиләр, кем дә булса башкарып чыга алмаса, тәрбияче булыша.) Альбина, синең түгәрәгең нинди төстә? (Балаларны активлаштыру.) Карагыз әле, сезнең түгәрәгегез нинди матур, тигез килеп чыкты. Киләсе табышмакны тыңлагыз.

Дүрт почмагым, дүрт ягым бар,

Барысы да тип-тигез.

Беркайчан да тәгәрәмим,

Йә, исемне әйтегез. (Квадрат)

Балалар, бу нинди фигура? (Балаларның җаваплары.) Дөрес! Хәзер капчыктан квадратны алыгыз һәм шундый ук төстәге шнурдан квадрат ясагыз. Роберт, синең квадратың нинди төстә? (Балаларны активлаштыру.) Балалар, чираттагы табышмакны игътибар белән тыңлагыз.

Өч почмагым, өч ягым бар,

Төрле озынлыкларда

Була алалар алар.

Минем матур исемемне

Игътибарлы булганнар

Тиз арада табарлар! (Өчпочмак)

Балалар, бу нинди фигура? (Балаларның җаваплары.) Дөрес! Хәзер капчыктан өчпочмакны алыгыз һәм шундый ук төстәге шнур белән өчпочмак ясагыз. Фәрит, синең өчпочмагың нинди төстә? (Балаларны активлаштыру.) Балалар, чираттагы табышмакны игътибар белән тыңлагыз.

Мин - түгәрәк затыннан, Тик...

Ике яктан кысылган. (Овал)

Балалар, бу нинди фигура? (Балаларның җаваплары.) Дөрес! Хәзер капчыктан овал алыгыз һәм шундый ук төстәге шнур белән овал ясагыз. Булат, синең овалың нинди төстә? (Балаларны активлаштыру.) Балалар, алдагы табышмакны игътибар белән тыңлагыз.

Минем почмакларым тигез,

Квадратныкы шикелле.

Ләкин каршы якларымның

Озынлыклары төрле.

Сезнең алда йөзем ак,

Исемем … . (Турыпочмаклык)

Балалар, бу нинди фигура? (Балаларның җаваплары.) Дөрес! Хәзер капчыктан турыпочмаклыкны алыгыз һәм шундый ук төстәге шнур белән турыпочмаклык ясагыз. Әминә, синең турыпочмаклыгың нинди төстә? (Балаларны активлаштыру.) (Табышмакларның җавапларын табу барышында тәрбияче җыелма тактага геометрик фигураларның рәсемнәрен куя һәм аларның төсен билгели. Уен һәр геометрик фигура белән үткәрелә.) Барлыгы ничә геометрик фигура булды? (Балаларның җаваплары.) Сез булдырдыгыз. Баулардан төрле геометрик фигуралар ясадыгыз.