Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, сез булдырдыгыз! Нюшага сезнең белән уйнау, күнегүләр чишү бик ошады. Ул күңелле бәйрәм өчен барыгызга да рәхмәт әйтәһәм сезне тәмле конфетлар белән сыйлый!

Егерме бишенче дәрес

Тема: «Тавышларның саны һәм предметларны санап чыгу. куб, цилиндр. Алда, артта»

Программ эчтәлек:

1) балаларны берүк вакытта тавышларны һәм предметларны са-нарга өйрәтү; отып алынган тавышлар һәм саналган предметлар саны арасында бәйләнеш урнаштыру. Балаларда шар, куб, цилиндр ту-рындагы күзаллауны, зур һәм кечкенә үрнәктәге фигуралар эшләүне ныгыту; балаларны объектның алдында һәм артында урын табарга өйрәтү;

2) игътибарны, сөйләмне, фикер йөртеп чагыштыруны һәм анализ-ны, пространствода юнәлеш табу осталыгын үстерү;

3) балаларда дәрес каһарманнары кичергән хисләрне уртаклашу осталыгын, оешканлык, бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарик уенчыклары; кечкенә чүкеч; шар, цилиндр һәм куб модельләре, хат; куян, аю һәм песи уенчык-лары;

тарату материалы: ике буш сызыклы карточка; түгәрәк конфетлар, геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак, овал); пластилин кисәге; шар, цилиндр һәм куб салынгантартма.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.(Музыка яңгырый.)

Бүген нинди көн? Караңгы, болытлы, якты яки кояшлы? Бүгенге һава торышы сездә нинди хис уята? Ә сез кәеф яхшырсын, күңелдә җылы һәм тыныч булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләсезме? Әлбәттә, елмаерга кирәк. Мин елмаюымны сезнең белән уртаклашырга телим. Мин сезгә елмаюымны бүләк итәм. Мин сезне яратам. Сезнең елмаюларыгыз шундый кояшлы, нурлы, аларга карап, көн тагын да яктыра, җан җылына. Елмаю балән янәшәгездәге иптәшләрегезне сөендерегез. Бер-берегезгә карап елмаегыз.

2. «Смешарикларның биреме» дидактик күнегүе

(Ишек шакыган тавыш ишетелә.) Балалар, ишетәсезме, безгә кем-дер килгән? (Тәрбияче ишекне ача һәм бүлмәгә хат ташучы керә.) Ис әнмесез, балалар! (Балаларның җаваплары.) «Смешариклар» дигән әкият иленнән мин сезгә хат алып килдем. Хатны алыгыз һәм кулыгызны куегыз. Зур рәхмәт! (Хат ташучы китә.) Балалар, әйдәгез хатныукыйбыз. (Тәрбияче укый.)

«Кадерле балалар! Сезгә Смешариклар илендә яшәүче Нюша, Со-вунья һәм Крош яза. Кышка без йорт салырга тиеш идек. Без түгәрәк булгач, йорт та түгәрәк булырга тиеш. Пин безгә шундый күп төзү материаллары алып килде, без буталып беттек. Балалар, безгә күп санлы геометрик фигуралар арасыннан кирәклеләрен сайлап алырга ярдәм итегез. Сезнең ярдәмнән башка булдыра алмыйбыз, чөнки сезнең генә көчегез җитәрдәй катлаулы биремнәрне үтәргә туры киләчәк. Смеша-риклар иленә илтә торган юл да җиңел түгел. Анда барып җитү өчен берничә бирем эшләргә кирәк.

Ихтирам белән смешариклар».

Балалар, смешарикларга йорт салыр өчен геометрик фигураларсайларга булышабызмы? (Балаларның җаваплары.) Беренче биремне тыңлагыз: 1. Ике песинең ничә койрыгы бар? (Балаларныңҗаваплары.) Дөрес, ике песинең ике койрыгы бар. 2. Уң кулда ничәбармак? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, уң кулда биш бармак.3. Ике тычканда ничә колак бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, икетычканда дүрт колак бар. 4. Светофорның ничә күзе бар? (Балаларныңҗаваплары.) Дөрес, светофорның өч күзе бар: берсе - кызыл, икенчесе — сары, өченчесе — яшел. 5. Ике эттә ничә борын? (Балаларныңҗаваплары.) Дөрес, ике этнең ике борыны бар. Сез биремне яхшыүтәдегез. Афәрин! Хәзер икенче биремне тыңлагыз. Өстәлләрегез янынакилегез. Өстәл өстендә геометрик фигуралар ята. Кәгазь бите өстендәбилгеле бер предметка охшаган геометрик фигураларны аерып алыргакирәк. Мәсәлән, туп. Туп нинди формада? (Балаларның җаваплары.)Дөрес, туп түгәрәк формада. Димәк, түгәрәкне аерып алабыз. Минаигътибар белән тыңлагыз һәм биремне үтәгез. (Тәрәзә, йорт түбәсе,груша, алма, шакмак.) (Балалар биремне үтиләр.) Фәрит, син кайсыгеометрик фигураларны сайладың? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес,турыпочмаклык, өчпочмак, овал, түгәрәк, квадрат. Сездә барлыгы ничәфигура булды? Санагыз һәм әйтегез. (Балаларның җаваплары.) Дөрес,сезнең өстәлләрдә биш төрле геометрик фигура ята: турыпочмаклык,өчпочмак, овал, түгәрәк, квадрат. Сез икенче биремне дә үтәдегез.Хәзер өченче биремне тыңлагыз. Өстәлләрегездә смешарикларныңяраткан конфетлары ята. Карап әйтегез, конфетлар нинди форма-да? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, конфетлар түгәрәк формада. Мин ничә мәртәбә кечкенә чүкеч белән өстәлгә суксам, шуның кадәр конфетны ике буш сызыклы карточкага куегыз. Игътибарлы булыгыз: бер үк вакытта тавышны тыңларга һәм карточкага конфетларныкуярга кирәк була. Тыңлагыз һәм дөрес итеп санагыз, бер тавышны да ким дә, артык та санамагыз. (Бирем өч-дүрт мәртәбә башкарыла.) Сез булдырдыгыз! Өченче биремне дә башкарып чыктыгыз.

3. «Куяннар зарядка ясый» динамик паузасы.

Урманда куяннар сикерәләр, (Куллар, куян тәпиләрекебек, күкрәктә; сикерүләр.)

Алга, артка, алга, артка сикерәләр. (Алга, артка сикерүләр.)

Тәртип белән тезелдек һәм зарядканы башладык.

Бер! Урында атлыйбыз.

Ике! Кулларны селтибез.

Өч! Чүгәләдек һәм тордык. Колак артын кашыдык.

Дүрт! Киерелдек-сузылдык.

Биш! Иелдек һәм тордык.

Алты! Рәткә җыелдык

Һәм уңга атлап киттек.