Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү.

Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, бер-беребезне сәламләп алабыз! Кул-ларны кулга тотынышып, «исәнме» сүзен кычкырып җырлыйк. (Күр-сәтә.) Кулларны өскә күтәргән вакыта түбән тавыш белән - «исән-ме», ә төшергән вакытта югары тавыш белән «сәлам» дип җырлыйк! Ә хәзер минем ярдәмнән башка үзегез генә җырлап карагыз әле. Афәрин! Бик матур җырладыгыз. Әйдәгез, һәркайсыгыз үз өстәле артына утырсын.

2. «Турыпочмаклык һәм квадрат» дидактик күнегүе.

Яшәгән, ди, булган, ди, Пин. Ул бик акыллы, зирәк, кызыксы-нучан булган. Ул Антарктиданы һәм шулай ук математиканы бик яраткан. Ул сезнең дә математиканы өйрәнгәнегезне белә, шуңа да бүген сезнең дәрескә дип кунакка килгән. Пин менә мондый фигура-лар алып килгән. (Тәрбияче җыелмалы тактага картон, кәгазь, пласт-массадан ясалган төрле зурлыктагы өч турыпочмаклык урнаштыра.) Балалар, Пин безгә дип ничә фигура алып килгән? Санап әйтегез әле. (Балаларның җаваплары.) Бу фигуралар нәрсәләр? (Балаларның җаваплары.) (Балалар турыпочмаклык дип җавап бирсәләр, тәрбияче аларны мактый.) Өстәл өсләрегездән игътибар белән карап, шундый ук фигураны табып миңа күрсәтегез әле. Булдырдыгыз! Хәзер турыпоч-маклыкны сул кулларыгызга тотып, уң кулыгызның атсыз бармагы белән аның контурын йөртеп чыгыгыз. Күзләрегез белән бармагыгыз артыннан карап барыгыз. Башта ул туры бара, аннары почмакны үтә, шуннан соң тагын туры бара, тагын бер почмакны үтә һәм тагын шулай ук туры барганнан соң почмак, аннан тагын туры барып поч-мак үтә. Бу фигура — турыпочмаклык. (Балаларны активлаштыру.) Турыпочмаклыкның ничә ягы бар? (Балаларның җаваплары.) Балалар турыпочмаклыкны кара-каршы якларын тоташтырып бөкләп була-мы? (Балалар биремне үтиләр.) Яклары туры килдеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, капма-каршы яклары туры килде, димәк, алар ти-гез. Турыпочмаклыкның үзара тигез булган ничә ягы бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, турыпочмаклыкның ике үзара тигез ягы бар. Турыпочмаклыкның ничә тигез ягы барлыгын да санап бирегез әле. (Балаларның җаваплары.) Балалар, Пин алып килгән фигураларга тагын бер тапкыр игътибар белән карагыз әле, алар ничек дип атала? (Балаларның җаваплары.) Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу турыпочмаклыклар төрле зурлыкта, димәк, форма үлчәмгә бәйле түгел. (Балаларны активлаштыру.) Ә алар нинди материаллардан ясалган? (Кәгазь, картон һәм пластмассадан.) Балалар, турыпочмаклыкның абыйсы да бар, алар бер-берсенә бик тә охшаган. Сез ул фигураны беләсез. Аның исемен әйтеп карагыз әле. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу - квадрат.

Турыпочмаклык бик шат,

Туганы аның квадрат,

Дүртәр почмаклары бар,

Гел елмаеп торырлар.

Сезнең өстәлләрегездә квадратлар да бар. Аны табып турыпочмаклык өстенә куегыз. Бу ике фигура арасындагы охшашлыкларны табыгыз әле. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу ике дус-туганның икесендә дә дүртәр як һәм дүрт почмак бар. Хәзер алар арасындагы аермалыклар-ны табыгыз. Игътибар белән карагыз әле, бу фигураларның яклары үзара тигезме-юкмы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, квадратның барлык яклары да үзара тигез, ә турыпочмаклыкның капма-каршы яклары гына үзара тигез. (Балаларны активлаштыру.) Балалар, Пин күптән түгел генә үзенең әбисен котлап аңа посылка җибәргән. Ни-чек уйлыйсыз, нинди бәйрәм уңаеннан котлады икән ул әбисен? (Балаларның җаваплары.) Пин посылкасына менә мондый фигураларга охшаган әйберләр салган. Ничек уйлыйсыз, бу фигуралар нинди формада булды икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, турыпочмаклык формасында. (Балаларны активлаштыру.) Ә Пин үзенең әбисенә турыпочмаклык формасында нәрсә бүләк итте икән, ничек уйлыйсыз? (Хат, кәгазь битенә ясалган рәсем.) (Балаларны активлаштыру.)