Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Көнне каршылау мизгеле.

Мин сезне күрүемә бик шатмын. Әйдәгез, түгәрәк ясап басыйк такулга-кул тотынышыйк әле.

Дөньяда яшәү рәхәт! (Куллар як-якка җәелә һәм өскә

күтәрелә.)

Дус булуы күңелле! (Куллар белән күрешәләр.)

Дусларың булу бик шәп! (Кулга-кул тотынышып

әйләнәләр.)

Минем булу да бәхет! (Куллары белән үзләрен

кочаклыйлар.)

2. «Төрле төсле йомгаклар» дидактик күнегүе.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын белегез.

Тиктормас шагыйрь,

Таулар ярата.

Кем икән соң ул,

Кайсыгыз әйтә? (Бараш)

Дөрес, бу - Бараш. Сез Бараш турында нәрсәләр беләсез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, Бараш шигърият ярата, шуның өстенә ул берничә чит телне дә белә. Ә буш вакытларында кулына җеп һәм энәләр алып, бәйләп утыра. Менә бүген дә ул, кибеткә барып, төрле төсле йомгаклар алып кайтты. Аның җиңел эшләпәләр бәйләп, дус-ларына бүләк итәсе килә. Җиңел эшләпәләрне ыргак белән бәйләргә мөмкин. Бараш менә мондый җепләр сатып алган. (Тәрбияче төрле төсле йомгакларны күрсәтә.) Санагыз әле, Барашның ничә йомгагы бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биш йомгак. Алар турында нәрсә әйтергә була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар формалары буен-ча түгәрәк (овал) һәм төрле төстә. Нинди төстә инде алар? (Балаларның җаваплары.) Ничә кызыл, сары, зәңгәр, яшел, шәмәхә йомгак баш? Әйе шул, бер кызыл, бер сары, бер зәңгәр, бер яшел, бер шәмәхә йом-гак бар. Барлыгы ничә йомгак дидек әле? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар бишәү. Димәк, биш ул - бер, бер, бер, бер һәм тагын бер дигән сүз. Һәрбер төс саен ничә йомгак? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, һәр төс саен бер йомгак. Санның берәмлеген әйтеп чыгыгыз әле. (Балаларның җаваплары.) Әйе, бер, бер, бер, бер һәм тагын бер -ул биш була. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, сан турында сөйләгәндә предметларны атарга кирәкме? (Балаларның җаваплары.) Балалар, шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк: саннар турында сөйләгәндә пред-метларны атарга кирәкми. Балалар, йомгаклардан башка, Бараш ыр-гаклар да сайлаган. (Тәрбияче өстәлгә җәеп салынган ыргакларга игъ-тибар юнәлтә. Алар тәртип буенча — иң нәзегеннән иң калынына таба тезелгән.) Ыргаклар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар калынлыклары һәм төсләре белән аерыла. Барлыгы ничә ыргак бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биш ыр-гак. Төрле үлчәмдәге ыргаклар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ыргаклар төрле үлчәмдә һәм төрле төстә. Кызыл ыргак - иң нәзеге, зәңгәрсу төстәгесе - бераз калынрак, яшеле — аннан калынрак, сарысы - тагын да калынрак, агы - иң калыны. Сан берәмлекләрен, аннары санның үзен әйтегез. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биш ул - бер, бер, бер, бер һәм тагын бер. Балалар, Бараш үзенә бер генә ыргак алган. Сез ничек уйлыйсыз, ул нинди калынлыктагы ыргакны алды икән? Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, Бараш иң нәзек ыргакны сайлаган, чөнки ул иң нечкә җепләрдән дусларына җиңел эшләпәләр бәйләгән. Балалар, исегездә калдырыгыз: ыргакларны җепләрнең калынлыгыннан чыгып сайлыйлар. Балалар, Бараш бик игътибарлы дус, ул һәрвакыт иптәшләрен сөендерергә ашыга.