Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү.

Балалар, кулларыгызга карагыз әле. Малайларның куллары көч-ле һәм зур, кызларныкы нәфис һәм матур. Без кулларыбызны бик тә яратабыз. Алар белән дустыңны кочаклап алырга, егылса торгызыр-га, кошларга җим сибәргә, әниләргә өстәл әзерләшергә була. Айрат, син үз кулларыңны ни өчен яратасың? Кәримә, ә син кулларыңны яратасыңмы? Кулларыгызны бик тә яратырга, аларны һәрчак чисталыкта тотарга кирәк, (Музыка фонында тәрбияче шигырь укый.)

Менә куллар-кулларыбыз:

Бер кул, ике кулыбыз!

Менә уң уч төбе,

Менә сул уч төбе...

Куллар һәркемгә кирәк,

Чын көчле куллар,

Сугыша алмас алар.

Игелекле куллар,

Эт-песине дә сыйпар.

Акыллы куллар матур рәсемнәр ясар,

Ә сизгерләре дуслыкны аңлар.

Кырыегызда басып торган иптәшегезнең кулыннан тотыгыз да аның кул җылысын тоеп карагыз әле. Хәзер урыннарыгызга утырышыгыз.

(Балалар урыннарына утыралар, кемдер ишек шакый.) Ой, ишеккә кемдер шакый. Барып карыйм әле. Смешарик Крош килгән икән.

2. «Геометрик фигураны атап әйт» уен күнегүе.

Балалар, күптән түгел Крошның туган көне булган. Аның янына барлык дуслары - Смешариклар килгән. Үзләре белән бик күп итеп бүләкләр дә алып килгәннәр. Нюша матур сандык алып килгән. Лә-кин шулвакыт усал тылсымчы Явызкай килеп кергән, аны Крош үз туган көненә чакырырга оныткан булган. Шуның өчен ул барысын да сихерләгән. Ә алар яңадан йокыларыннан уянуга Явызкайның Нюшаны һәм матур сандыкны урлап качуы билгеле булган. Ә Нюшаны кайтару өчен геометрик фигуралар ярдәмендә махсус биремне чишәргә кирәк икән. Әмма Крош геометрик фигуралар турында бернәрсә дә белми. Балалар, Крошка ярдәм итәбезме? (Тәрбияче фланелеграфка турыпочмаклык һәм квадратны беркетә.) Балалар, игътибар белән так-тага карагыз әле, сез монда нинди геометрик фигураларны күрәсез? (Балаларның җаваплары.) Сәрия, квадратны күрсәт һәм аның нинди төстә булуын әйт әле. (Бу — кызыл квадрат.) Ләйсән, турыпочмаклыкны күрсәтеп аның да нинди төстә булуын әйтсәң әйбәт булыр иде. (Зәңгәр турыпочмаклык.) Балалар, квадрат һәм турыпочмаклыкның нәрсә бе-лән охшаш булуын, ә нәрсә белән үзара аерылып торуын Крошка аңлатып үтик әле. Сул ягыгызга - турыпочмаклык, ә уң ягыгызга квадрат куегыз. Турыпочмаклыкка игътибар белән карагыз, аны бармагыгыз белән йөртеп чыгыгыз. Турыпочмаклыкта нәрсәләр бар? (Аның яклары һәм почмаклары бар.) Балалар, Крошка аңлатыгыз әле, турыпочмаклыкның ничә ягы һәм почмагы барлыгын ничек белергә мөмкин. (Тәрбияче фланелеграф янына өч-дүрт баланы чакыра, алар турыпочмаклыкның якларын һәм почмакларын табалар һәм нәтиҗә чыгаралар — турыпочмаклыкның дүрт ягы һәм дүрт почмагы бар.) (Балаларны активлаштыру.) Игътибар белән карап әйтегез әле, турыпочмаклыкның капма-каршы яклары үзара тигез-ме? (Тәрбияче турыпочмаклыкның капма-каршы якларын күрсәтә.) (Балаларның җаваплары.) Турыпочмаклыкның ничә ягы бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, турыпочмаклыкның бер-берсенә тигез булган икешәр ягы бар. Барлыгы дүрт ягы бар. Балалар, Крош бер кызык сорау бирде әле: «Ә турыпочмаклыкның капма-каршы як-лары үзара тигез икәнлеген ничек исбатларга?» (Балаларның җавап-лары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, турыпочмаклыкны кап-ма-каршы якларын туры китереп бөкләп карарга була. Балалар, үз өстәлләрегездәге турыпочмаклыкларны капма-каршы яклары туры килерлек итеп бөкләп карагыз әле. (Балалар биремне үтиләр.) Яклар үзара туры килдеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар үзара туры килде, димәк, алар үзара тигез. Турыпочмаклыкның үзара тигез ничә ягы бар инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, турыпочмаклыкның үзара тигез булган икешәр ягы бар. Хәзер кулларыгызга кызыл квад-ратны алыгыз һәм Крошка квадратның ничә ягы һәм почмагы барлы-гы хакында сөйләгез. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, квадратта дүрт почмак һәм дүрт як бар. Квадратның яклары турында нәрсә сөйләргә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Квадратның барлык яклары да үзара тигез. Квадратның капма-каршы якларын да бер-берсенә туры китереп бөкләргә һәм аларның үзара тигез булуын да күрергә мөмкин. Хәзер үзегез дә квадратларны бөкләп куегыз. (Балалар практик би-ремне үтиләр: квадратларны бөклиләр.) Балалар, хәзер Крошка квадрат һәм турыпочмаклыкның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып то-руын аңлатыгыз әле. (Алар якларының озынлыклары һәм төсләребелән аерылалар.) Әйе, дөрес, квадратның барлык яклары да үзара тигез, ә турыпочмаклыкның капма-каршы яклары гына үзара тигез. (Балаларны активлаштыру.) (Турыпочмаклык - зәңгәр, ә квадрат кызыл төстә.) Ә квадрат һәм турыпочмаклыкның ничәшәр ягы бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, квадрат һәм турыпочмаклыкның дүртәр ягы бар. (Балаларны активлаштыру.)

Балалар, Крош бик кызыксынучан квадрат һәм турыпочмаклык-ның нәрсә белән аерылуын да белергә тели. Квадрат һәм турыпочмак-лыкның якларына игътибар белән карагыз әле. (Балаларның җавап-лары.) Хәзер менә бу шигырьне сөйлим әле үзегезгә.

Турыпочмаклык бик шат,

Туганы аның квадрат,

Дүртәр почмаклары бар,

Гел елмаеп торырлар.

Афәрин, балалар, сез сорауларга төгәл җавап биреп биремне дө-рес үтәдегез. Хәзер Явызкайның сихерен җиңдек дисәк тә була. Менә Нюша сандыгы белән үзе дә кайтты! Крош та сезгә зур рәхмәт әйтә.