Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү.

Балалар, бүген мин кояшка карап сокландым һәм шул ук вакытта аптырап та калдым. Ул бит кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле ничек матур итеп, тылсымлы итеп елмая, шулай итеп безне сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп, бер-беребезнесәламләп алыйк!

Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,

Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.

Бу бит кояш, алтын нурын кызганмыйча таратты,

Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!

(Сәламләшү музыка фонында бара.)

Хәерле иртә! Бүген бер-берегез белән дус булып, көнегезне күңелле итеп үткәрүегезне телим!

2. «Кыңгырау һәм Салават күпере урамнары» уен-күнегүе.

Балалар, Крош Кыңгырау урамында яши. Ә Лосяш Салават күпере урамында яши. Балалар, ничек уйлыйсыз, бу урамнардагы өйләр бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла икән? (Кыңгырау урамында барлык өйләр дә зәңгәр төстә, ә Салават күпере урамында алар төрле төсле.) (Балаларны активлаштыру.) (Тәрбияче җыелма тактаның өске юлы-на күрсәтә, анда зәңгәр төстәге дүрт өй урнаштырылган.) Кыңгырауурамында ничә зәңгәр өй бар? (Дүрт өй.) Алар нинди төстә? (Зәңгәр.) (Тактаның икенче юлындагы дүрт төрле төсле өйгә күрсәтә.) Ә Салават күпере урамында ничә өй бар? (Дүрт өй.) Алар нинди төстә? (Төрле-төрле төсләрдә.) Алар арасында кызыл төсле өйләр ничәү? (Бер.) Яшел төстәгеләре ничәү? (Бер.) Сары төстәгеләренең санын әйтегез әле? (Бер.) Көрән төсле өй ничәү? (Бер.) Димәк, Салават күпере ура-мындагы өйләрнең берсе кызыл, берсе яшел, берсе сары, ә берсе көрән төстә. Барлыгы ничә өй булды инде? (Дүрт.) Димәк, дүрт ул - бер, бер, бер һәм бер. Балалар, дүрт санын нинди саннардан төзедек? (Бер, бер, бер һәм бер.) (Балаларны активлаштыру.) Кыңгырау урамында ничә өй барлыгын исегезгә төшерегез әле? (Дүрт өй бар.) Кыңгырау һәм Салават күпере урамындагы өйләрнең саннары турында без нәрсә әйтә алабыз? (Алар дүртәр.) Аларның исәбе турында тагын нәрсә әйтә алабыз? (Аларның саннары бер үк, алар тигез.) Моны ничек тикшереп карый алабыз икән? (Чагыштырып, санап, парлап куеп, һәр зәңгәр өй астына төрле төстәге өйләрне куеп чыгарга була.) Балалар, Кыңгырау өйләре астындагы һәр өй астына туры китереп, төрле төстәге өйләрне куеп чыгыйк әле? (Тәрбияче такта янына баланы чакыра. Ул биремне үти һәм эшләгән эшенә комментарий биреп бара.) Бу зәңгәр өй асты-на кызыл өйне куегыз, бу зәңгәр өй астына яшелне, монысы астына туры китереп, сары өйне куегыз, бу өй янына коңгырт төстәгесе туры килер. Рәхмәт! Балалар, игътибар белән карап әйтегез әле, Салават күпере урамындагы коңгырт өй исәп ягыннан ничәнче? (Балаларның җаваплары.) Бу өйдә бүген бәйрәм. Анда Керпенең туган көне, ул үзе-нең дуслары өчен дип тәм-томнар әзерләп куйган.

3. «Төсле борчак» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Керпе үз дусларын төсле борчак кебек төрле төстәге конфетлар бе-лән сыйлый. (Ике полосага бүленгән карточкалар һәм төрле төстәге түгәрәкләр.) Балалар карточкаларыгызның өске юлына өч яшел түгә-рәк, ә аскы юлына шулкадәр үк төрле төстәге түгәрәкләрне тезеп чыгыгыз. (Балаларны активлаштыру.) Самат, әйт әле, син өске юлга ничә яшел түгәрәк тездең? (Өч.) Дөрес! (Балаларны активлаштыру.) Камилә, син аскы юлга ничә түгәрәк тездең? (Өч.) Алар нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, Камилә аскы юлга бер кызыл, бер сары, бер кызыл түгәрәк куйган. Барлыгы өч түгәрәк. Һәр төстән ни-чәшәр түгәрәк? (Берәр.) Ә син аскы юлга нинди түгәрәкләр тездең? (Мин бер кызыл, бер сары, бер зәңгәр түгәрәк тездем - барлыгы төрле төстәге өч түгәрәк булды.) Данил, ә синең түгәрәкләрең нин-ди төстә һәм алар ничәү? (Минем түгәрәкләр сары, кызыл, көрән төстә — барлыгы өчәү.) (Балаларны активлаштыру.) Камиль, син ни-чек уйлыйсың, төрле төстәге түгәрәкләр ничәшәр? (Берәр.) Димәк, бер кызыл, бер сары, бер яшел - бу түгәрәкләр төрле төстә. Аскы һәм өске юлларга тезелгән түгәрәкләрнең саны тигезме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, аскы һәм өске юлларда тезелгән түгәрәкләрнең саны тигез. Өч яшел төстәге һәм өч төрле төстәге түгәрәкләр. Аларның саны турында тагын нәрсә әйтеп була? (Яшел төстәге түгәрәкләр ничәү булса, төрле төстәге түгәрәкләр дә шулкадәр үк.) (Балаларны актив-лаштыру.) Афәрин! Балалар, мин өч санын әйтсәм, ничә предметны кулларыгызга алырга кирәк була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, төрле төстәге өч предметны алырга кирәк булачак: бер, бер, бер. Барлыгы өч предмет.

Балалар, Керпенең дуслары — смешариклар — аңа шарлар бүләк ит-теләр. (Төрле төстәге ике шар күрсәтә.) Ничә шар? (Ике.) (Балаларны активлаштыру.) Дәринә, әйт әле, Керпегә ничә шар бүләк иттеләр? (Ике.) Алар нинди төстә? (Кызыл һәм сары.) Кызыл төстәге шарлар ничәү? (Бер.) Сары төстәге шарлар ничәү? (Бер.) Барлыгы ничә шар? (Ике.) Димәк, ике ул - бер һәм бер дигән сүз. Сары шарлар ничәү? Ә кызыл шарлар? (Бер сары һәм бер кызыл шар була ике.) Балалар, Керпе шарларны ошатырмы икән? Ул алар белән нәрсә эшләр икән? (Балаларның җаваплары: уйный, бүлмәсен бизи, һавага очыра.) Мин дә шулай дип уйлыйм.

4. «Бараш» динамик паузасы.

Балалар, Бараш безнең янга уйнарга килгән. (Бараш ясалган рә-семне йә уенчыгын күрсәтә.) Әйдәгез, аның белән уйнап алыйк әле.

Мин - Бараш, бә-ә-ә, бә-ә-ә, бә-ә-ә, (Түгәрәк буйлап йөреп, кул

чабалар.)

Мин урамда йөримен!

Нәзек аяк, (Мөгезләр күрсәтәләр, аяк

Очлы мөгез, очларында сикерәләр.)

Ике колак, (Куллары белән өч тапкыр

колакларны күрсәтәләр.)

Нинди матур һәм Йомшак!

Телем тик тормый, (Куллары белән тел ясап

күрсәтәләр.)

Койрыгым калышмый, (Куллары белән койрык ясап

күрсәтәләр.)

Өч сикерәм - (Өч тапкыр сикереп, сөзешкән

булалар.)

Бер сөзәм!