Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

2. «Су асты патшалыгы» дидактик күнегүе.

Балалар, смешариклар диңгезне бик яраталар. Диңгез - тере. Смешариклар су төбенә төшәләр һәм анда яшәүчеләрне күзәтәләр. Ничек уйлыйсыз, су асты патшалыгында алар нәрсәләрне күрәләр? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, күп балыклар, медузалар, краблар, кабырчыклар. (Тәрбияче диңгез төбе сурәтләнгән рәсем яки диңгез хайваннары төшерелгән слайдлар күрсәтә.) Игътибар белән карагыз әле, смешариклар янында нинди балыклар йөзә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дельфиннар, пычкы-балык, акулалар, камбала, диңгез аты, диңгез әтәче, клоун-балык. Санагыз әле, сез ничә дельфин күрәсез? Диңгез төбендә ничә кабырчык ята? Краблар күпме? (Балалар диңгез хайваннарын саныйлар һәм җидегә кадәр санауны ныгыталар.) (Диңгез йолдызы сурәтләнгән слайд килеп чыга.) Бу диңгез хайванына карагыз әле, аның хакында сез нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул устрицалар ярата, имгечле нурлары ярдәмендә хәрәкәт итә, аның нурлары бар, авызы тән үзәгенең аскы өлешендә урнашкан. Балалар, санагыз әле, диңгез йолдызының ничә нуры бар? (Тәрбияче бер баланы чакыра яки барлык балалар да бергә саный.) Балалар, сез дөрес санадыгыз, диңгез йолдызының биш нуры бар, шуңа ул чын йолдызга охшаган. Афәрин, балалар, сез су асты дөньясы, анда яшәүче тереклек турында күп әйберләр беләсез! Менә шундый искиткеч матур, көчле, зур диңгез. Ул сокландыра һәм гаҗәпләндерә.

3. «Диңгез балыклары» дидактик күнегүе.

(Тәрбияче кызыл һәм күк төстәге диңгез балыклары сурәтләнгән слайд күрсәтә.) Балалар, карагыз әле, диңгездә нинди матур балыклар яши! Алар төрле-төрле! Сезнең өстәлләрдә дә кызыл һәм күк төстәге балыклар ята. Кызыл төстәге алты балыкны санагыз да карточкагызның өске рәтенә куегыз, ә аскы рәттә күк төстәге биш балык урын алсын. Кайсы балыклар күбрәк: кызыл төстәгеләреме, әллә күк төстәгеләреме? Кайсы сан кечерәк (зуррак): биш яки алтымы? Кызыл һәм күк балыкларның саны тигезләшсен өчен нишләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер кызыл балыкны алып куярга яки бер күк төстәге балык өстәргә. Балалар, бер кызыл балыкны алып куегыз. Алар ничәү булды? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биш кызыл балык булды. Биш ничек килеп чыкты? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алты кызыл балыктан берне алдык. Әгәр дә биш күк балыкка тагын берне өстәсәк, алар ничәү булыр? (Балаларның җаваплары.) Бер күк балык өстәгез. Алар ничәү булды? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар алтау булды. Кайсы балыклар күбрәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, күк балыклар күбрәк, алар алтау. Кайсы балыклар азрак? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кызыл балыклар азрак, алар бишәү. Алты биштән зуррак, биш алтыдан кечерәк. Кызыл һәм күк төстәге балыкларның санын тигезләштерегез. (Балалар бер кызыл балык өстиләр.) Кем белә, алтыга берне кушсак, барысы ничә балык булыр? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җиде балык була. Бер кызыл балык өстәгез. Алар ничәү булды? Җиде кызыл балык ничек барлыкка килде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алты балыкка берне өстәдек. Кайсы сан кечерәк: алтымы, әллә җидеме? Алтының җидедән кечерәк икәнлеген каян белдегез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер кызыл балык артык, ә бер күк балык тулмый. (Балаларны активлаштыру.) Кызыл һәм күк балыкларның саны тигезләшсен, һәрберсе дә җидешәр булсын өчен нишләргә кирәк? Алтышар булсын өчен? (Балык саннарын җидегә кадәр җиткерәләр һәм аларны кабат саныйлар.) Афәрин, балалар! Сез фикерләрегезне дәлилли беләсез. Моның белән мине дә сөендерәсез!