Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Кабырчыкларны сана» дидактик күнегүе (тарату материалыбелән эшләү).

Смешариклар елга буенда ташлар җыйдылар. Менә шундый ташлар (Тәрбияче өстәлгә алты таш куя.) Смешариклар бик игътибарлы булды-лар һәм тагын нәрсәләрдер таптылар. Ничек уйлыйсыз, алар елга буен-да тагын нәрсә табарга мөмкиннәр? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кабырчыклар. Балалар, кабырчыкларны өчпочмакларга алыштырыгыз әле. Сезнең өстәлләрдә ике рәтле карточкалар ята. Өске рәткә миндәге кабырчыклар санына караганда бергә күбрәк өчпочмак куегыз. Өске рәткә ничә өчпочмак куйдыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер карточканың аскы рәтенә өске рәттәгегә караганда бергә артыг-рак итеп өчпочмаклар куегыз. Аскы рәткә ничә өчпочмак куйдыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер саннарны чагышты-рыгыз. Кайсы сан һәм күпмегә зуррак (азрак): алтымы яки җидеме, җидеме яки сигезме? Аннары балалар өчпочмаклар санын тигезләү юлларын эзлиләр, ике ысулның берсен сайлыйлар. Берничә бала нәр-сә эшләүләре, өчпочмакларның ничәшәр булуы турында сөйлиләр.

Ә сез беләсезме, кабырчыклар җырлый беләләр. Аларны тыңлап карагыз әле. (Тәрбияче һәр балага берешәр кабырчык тарата.)

4. «Шаян балык» динамик паузасы.

Смешариклар өйләренә кайтырга җыенганнар иде, ләкин елгадан шаян балык баш калкытты һәм уйнап алырга тәкъдим итте. Ул ничә мәртәбә койрыгын болгаса, шулкадәр кул чабыгыз. (Тәрбияче кулы белән балыкның койрыгын хәрәкәткә китерә.) (Балалар кул чабалар.)

Сез ничә мәртәбә кул чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер балык койрык болгаганга караганда бер тапкыр артыграк кул чабыгыз. (Балалар биремне үти.) Ничә мәртәбә кул чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер кул чабуларыгыз бергә кимрәк булсын. (Балалар биремне үти.) Ничә мәртәбә кул чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.)

5. «Танграм» уены.

Смешарикларга шаян балык бик ошады, һәм алар ташлардан ба-лыкның фигурасын ясарга булдылар. Балалар, сезнең өстәлләрдә «Тан-грам» уены бар. Ул — тылсымлы геометрик фигуралар. Танграм балы-гын ясагыз әле. (Балалар биремне үти.) Сез аны нинди фигуралардантөзедегез? Балыгыгызның исеме ничек? (Балаларның җаваплары.)

6. Рефлексия.

(Тәрбияче һәркемгә туп ыргыта һәм сорау бирә: Бүген нинди кызык мәгълүмат белдең? Сиңа иң күбе нәрсә ошады? Кайсы күнегү иң авыры булды? Кайсы күнегү иң җиңеле булды? Ничек уйлыйсың, дәрестә син яхшы эшләдеңме? Ни өчен син шундый фикергә килдең? Нәрсә өчен син үзеңне мактар идең?) Мин барыгызга да актив, тырыш, тапкыр булуыгыз һәм яхшы эшегез өчен рәхмәт әйтәм!

Утыз бишенче дәрес

Тема: «Җиде һәм сигез, сигез һәм тугыз, тугыз һәм ун саннарын чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү. Предметлар санының алар арасындагы ераклыктан бәйсезлеге. Биеклек буенча тәртипкә салу»

Программ эчтәлек:

1) балаларны саннарны чагыштырырга, ике санның кайсысы һәм күпмегә зуррак яки кечерәк булуын билгеләргә өйрәтү (җиде һәм сигез, сигез һәм тугыз, тугыз һәм ун саннары мисалында); бер-берсеннән бер предметка артык яки ким күплекләр җыелмасын күзалларга өйрәтү; предметларны тавыш буенча һәм капшап карап санарга күнектерү; предметларның саны аларның урнашу рәвешенә бәйсез булуын ны-гыту; зурлыкларның тәртип белән урнашуы турындагы күзаллауны формалаштыру; өч предметның үлчәмнәрен үзара чагыштыру буенча күнекмәләр булдыру;

2) танып белү процессларын, гомуми һәм вак моториканы үстерү;

3)җтәрбияче һәм яшьтәшләрең белән дусларча бәйләнеш тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: җыелма такта; Крош һәм Керпе уенчык-лары; матур тартма; сыерчык оялары сурәтләнгән җиде зур карточка; сыерчык рәсемнәре төшерелгән сигез кечкенә такта; «Күбәләк корты» дигән шнурлау уены (сигез боҗралы яшел, тугыз боҗралы ак күбәләк корты); компьютер; проектор; «Яз», «Сыерчыклар өчен оя» слайдла-ры; биеклек буенча бер-бер артлы кечерәюче биш баскыч; музыкаль уен кораллары: шөлдерле барабан һәм ксилофон;

тарату материалы: ике рәтле карточка һәм геометрик фигу-ралар җыйналган пенал.

Эшчәнлек барышы