Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Сөт ризыклары» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, Бараш юл уңаенда азык-төлек кибетенә кергән. Сез ни-чек уйлыйсыз, сөт ризыклары бүлегендә ул нәрсә сатып алды икән? (Балаларның җаваплары.) Балалар, Бараш бүген өч сөт ризыгы са-тып алган. Сөт ризыклары урынына сез яшел төстәге квадратларны алыгыз да карточканың өске рәтенә куегыз. Өске рәткә ничә квадрат куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Ни өчен өч квадрат куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Әйе, дөрес, Бараш төрле сөт ризыклары — эремчек, йогырт, каймак сатып алды һәм алар өчәү. Санагыз әле, Ба-раш барлыгы ничә сөт ризыгы алган? (Балаларның җаваплары.) Әйе, ул өч сөт ризыгы алган. Төрле төсле ничә квадратны аскы рәткә куяр-сыз икән? Игътибар итегез әле, без квадратларның төрле төслеләрен сайлыйбыз, чөнки сөт ризыклары да төрле-төрле. Эремчек, йогырт, каймак. (Балалар карточканың аскы рәтенә төрле төстәге өч квадрат-ны тезеп чыга.) Сез аскы рәткә ничә квадрат куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, өч квадрат. Ничәшәр кызыл (сары, зәңгәр) квадрат булды? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер кызыл, бер сары, бер зәңгәр квадрат. Барлыгы өч квадрат. Хәзер миңа санның берәмлекләрен һәм санның үзен атагыз әле. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер, бер, тагын бер - ул өч. Әгәр дә Бараш йогырт, эремчек, каймак кына алмыйча, аларга өстәп, корт та сатып алса, барлыгы ничә сөт ризыгы була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт. Әгәр Бараш дүрт сөт ри-зыгы алган дип уйласак, төрле төстәге ничә квадрат кирәк булачак? (Балаларның җаваплары.) Карточканың аскы рәтенә төрле төстәге дүрт квадрат куегыз. (Балалар карточканың аскы рәтенә төрле төсләрдәге дүрт квадратны куя.) Балалар, сез аскы юлга ничәшәр кызыл (сары, зәңгәр, яшел) квадрат куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, бер кызыл, бер зәңгәр, бер сары, бер яшел квадрат. Барлыгы дүрт квадрат. Миңа санның берәмлекләрен һәм үзен атагыз. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер, бер, бер һәм тагын бер — бу дүрт. Ә Барашның йогырт, эремчек, каймак, кортка өстәп катык та аласы килсә, ул бар-лыгы ничә сөт ризыгы алган була инде? (Балаларның җаваплары.) Әйе, ул биш сөт ризыгы алган булачак. Карточканың аскы рәтендә биш төрле сөт ризыгын күрсәтер өчен төрле төсләрдәге биш квадрат

куеп чыгыгыз. (Өч һәм дүрт саннары белән үткәрелгән кебек үк эш уздырыла.) Балалар, без аерым предметлардан бер төркемнәр барлык-ка китердек һәм өч, дүрт, биш предметтан торган төркемне ясар өченничәшәр берәмлек алырга кирәклеген белдек.

4. «Карусель» динамик паузасы.

Ял итеп алабыз, карусельләргә барабыз.

Карусель, карусель, карусельдә атлар бар.

Аларга утырдык та без алга таба чабабыз. (Балалар, телләреншартлатып, түгәрәк буйлап йөгерәләр.)

Бер, ике, өч, дүрт, биш — атларны саныйк әле,

Ак һәм соры, алмачуар, кара

һәм бер колын бар арада.

Атларда йөрдек, самолетларга мендек,

Очып киттек, у-у-у. (Балалар, кулларын як-якка җәеп, түгәрәк буйлап йөриләр.)

Балалар, барлыгы ничә ат булды инде? Ә ничә колын бар дидек? Аларның төсләре нинди? (Балаларның җаваплары.)

5. «Карлыган һәм җиләк бәлеше» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, Нюша белән Ябалак бәйрәм табынына тәмле бәлешләр пешергәннәр. Алар бик тырышып эшләделәр. Бәлешләре көймәсен дип, борчылып тордылар. Ә ризыклар көймәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, вакытны дөрес итеп карап торырга һәм дөрес итеп бүлергә кирәк. Безнең смешариклар вакытны бик төгг итеп карап тордылар, бәлешләре көймәде. Хәзер смешарикларның һәр-кайсында бертигез зурлыктагы икешәр бәлеш. Беренче бәлеш җиләкле аның өсте җиләкләр белән бизәлгән, ә икенче бәлеш карлыганныкы, аның өсте карлыганнар белән бизәлгән. Менә алар. (Тәрбияче так-тага квадрат формасындагы бәлешләрнең рәсемнәрен элә. Беренче квадратта ике кара җиләк, алар бер-берсеннән диагональ ераклыкта урнашкан. Алар квадратның кырыйларына бер-берсенә капма-каршы урнашкан.) Балалар, бу бәлешләрне һәр кисәктә дә җиләкләр булыр-лык итеп тигез итеп бүлергә кирәк. Моның өчен нәрсә эшләрбез икән? (Балаларның җаваплары.) Әйе, карлыганлы бәлешне ике кисәккә бү-лергә кирәк, чөнки бу бәлешнең өстендә ике карлыган куелган. Ә җи-ләкле бәлешне дүрт тигез кисәккә бүлеп була, аның өстендә дүрт җиләк бар. Балалар, бу бәлешләрнең берсен икегә, ә берсен дүрткә төрле ысуллар ярдәмендә бүлик әле. (Нәр баланың өстәлендә бер үк зурлыктагы ике квадрат бар. Балалар бөкләү һәм кисү юлы белән бәлешләрне икегә һәм дүрткә аералар.) Балалар, хәзер һәр бәлештән берәр кисәк кисеп алырга кирәк. Карлыганлы бәлешне ничәгә бүләбез инде? (Балаларның җаваплары.) Әйе, бу бәлешнең өстендә ике кар-лыган бар, шуңа аны икегә бүләбез. Квадраттан ике өчпочмак чыксын өчен аны ничек бөгәргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Аның капма-каршы почмакларын тоташтырып бөкләргә кирәк. (Балалар бөклиләр.) Карлыган бәлешенең кисәкләре нинди формада булды инде? (Балаларның җаваплары.) Хәзер квадратны яңадан турайтыгыз. Уң кулыгызның имән бармагы белән квадратның һәр өлешен, аннары квадратның үзен йөртеп чыгыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Хәзер кулыгызга кайчылар алып, бу квадратны бөкләнгән эз буенча кисегез. (Кисәләр.) Бу кисәкләрне квадратның ярты өлешләре дип атап була-мы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Нәрсә зуррак: квадрат үземе, әллә аның өлешләреме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бербөтен һәрвакыт үзенең өлешләреннән зуррак, ә өлешләр бербөтеннән кечерәк була. Карлыган бәлешен без икегә бүлдек, ә аның кисәкләре өчпочмак формасында булды. Җиләкле бәлешне ничәгә бүләбез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, һәр кисәктә берәр җиләк булсын өчен бәлешне дүрткә бүлергә кирәк. Балалар, уйлап карагыз әле, дүрт бертигез квадрат барлыкка килсен өчен, квадратны ничек итеп бөкләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, башта квадратны урталай бөклибез, аннары тагын бер тапкыр урталай бөклибез. Бөкләгән вакытта игъ-тибарлы булыгыз, аның яклары һәм почмаклары үзара тигез булырга тиеш. Хәзер квадратны турайтыйк та аның ничә өлешкә бүленгәнен карап карыйк. Игътибар итегез әле, ничә өлеш булды? (Балаларның җаваплары.) Әйе, бу бәлеш дүрт өлешкә бүленә. Хәзер дүрт кисәкнең һәрберсен бармагыгыз белән йөртеп алыгыз. Болар нинди кисәкләр? Җиләкле кисәк нинди формада? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, квадрат формада. Карлыганлы кисәк нинди формада? (Өчпочмак.) Бәлешнең кисәкләрен чагыштырыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, алар тигез-ме, әллә юкмы? (Җаваплар.) Һәркем үз җавабының дөреслеген исбатла-сын. (Ике бәлеш тә зурлыклары буенча тигез иде. Без аларны бертөрле кисәкләргә бүлдек. Димәк, ул кисәкләр үзара тигез.) Афәрин, балалар! Нюша һәм Ябалак белән бергә сез бәлешләрне төрле ысуллар белән ике һәм дүрт тигез кисәккә бүлергә өйрәндегез. Хәзер сез бәлешләрне ничек матур һәм аппетитлы итеп кисәкләргә бүлергә икәнен беләсез.