Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

7. Рефлексия.

Балалар, сезгә бүген иң күбе нәрсә ошады? Нәрсә авырлык тудырды? Нәрсә җиңел бирелде? Балалар, сез булдырдыгыз! Атна көннәрендөрес билгеләдегез, чиктәш саннарны дөрес чагыштырдыгыз, геоме-трик фигуралардан катлаулы формадагы предметлар төзи алдыгыз.

Утыз икенче дәрес

Тема: «Чиктәш саннарны чагыштыру. Озынлык буенча ун предмет арасында бәйләнеш урнаштыру»

Программ эчтәлек:

1) чиктәш саннарны күрсәтмә материалга нигезләнеп чагышты-ру күнекмәләрен формалаштыру (өч һәм дүрт; дүрт һәм биш); озын-лык буенча ун предмет арасында бәйләнеш урнаштырырга күнектерү; кагыйдә нигезендә, предметларны озынлыклары кимү тәртибендә бер рәткә тезәргә өйрәтү; атна көннәре турындагы мәгълүматны ныгыту;

2) күрү хәтерен, кулларның вак моторикасын, сөйләмне, игъти-барны танып белүнең логик ысулларын - чагыштыру һәм анализны үстерү;

3) тырыш булу, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү омтылы-шын тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарикларның контурлы рәсемнәре: Нюша, Крош, Бараш, Керпе, Пин, Копатыч; Бараш, Крош, Керпе, Копатыч төшерелгән фотосурәтләр; бишәр данәдә яссы магнит пирами-далар һәм шакмаклар; бишәр данәдә уенчык чынаяклар, тәлинкәләр, чиләкләр, көрәкләр; «Смешариклар» мультсериалы заставкасының фонограммасы;

тарату материалы: ике сызыклы (рәтле) карточкалар; гео-метрик фигуралар җыелмасы салынган пеналлар (квадратлар һәм түгәрәкләр); Кюизинер таякчылары яки аларның моделе; төркемдәге балалар санынча конфет модельләре.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар тәрбияче янында ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбиячекояш турында шигырь укый.

Кояш

Иртәдән кояш чыга.

рын сибә басуга,

Урманга, болыннарга... —

Ямь бирә ул аларга.

Кояш елмая, көлә,

Сөенеч алып килә.

Сары күлмәк киябез,

«Саумы, кояш!» - диябез.

Ул да безгә елмаер,

Кич җиткәч кенә баер.

Тик әле кичкә кадәр

Елмаешып, көлешеп,

Шатланып, йөгерешеп

Уйнарбыз бергә-бергә

Гөлбакчада - шушында,

Шат кояш яктысында!

(Ленар Шәех)

2. «Нюшаның бүлмәсе» уен күнегүе.

(Фонограммада «Смешариклар» мультсериалының заставкасы яңгырый.) Балалар, бу - Нюша һәм аның бүлмәсе. Сез монда нәр-сәләр күрәсез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу — уенчык шкафы. Игътибар белән карагыз һәм шкафның өске киштәсендә нәрсә булуын әйтегез. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, шкафның өске киштәсендә пирамидалар бар. Өске киштәдә барлыгы ничә пирамида? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, өч пирамида. Камил, шкафның аскы киштәсенә, өске киштәдәге пирамидалар санынча шакмаклар куй әле. Син нәрсә эшләдең? (Баланың җавабы.) Дөрес, өске киштәдә ничә пирамида бул-са, аскы киштәгә Камил шуның кадәр шакмак урнаштырды. Нюшага бүләк итеп мин тагын бер пирамида алып килдем. Кем белә, пирамида-лар ничәү булды? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, дүрт пирамида. Сез ни өчен шулай уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, өчкә берне кушкач, дүрт була. .Кайсылары күбрәк: шакмаклармы, әллә пирамидалармы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес әйтәсез, шак-маклар азрак, ә пирамидалар күбрәк. Пирамидалар барысы ничәү? (Балаларның җаваплары.) Ә шакмаклар? (Балаларның җаваплары.) Кайсылары азрак? (Балаларның җаваплары.) Шакмаклар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан кечерәк: өчме, әллә дүртме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, өч саны дүрт саныннан кечерәк. Әйдәгез тикшерик, бу һәрвакытта да шулай микән? Нюшаның шка-фында уенчыклар бик күп. Мәрьям, өстәлгә биш тәлинкә куй әле! Ания, син дүрт чынаяк алып кил! Чынаяклар җиттеме? Ә тәлинкәләр? (Балаларның җаваплары.) Ни өчен? Дөрес, тәлинкәләр бишәү, ә чынаяклар дүртәү генә. Кайсы сан зуррак: дүртме, әллә бишме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биш саны дүрт саныннан зуррак. Кайсы сан кечерәк: бишме, әллә дүртме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт саны биш саныннан кечерәк. Мөнир, биш чиләк алып кил әле! Сәмирә, син дүрт көрәк ал һәм чиләкләргә куй. Бар чиләктә дә көрәк бармы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер чиләктә көрәк юк. Кайсылары күбрәк: чиләкләрме, әллә көрәкләрме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чиләкләр көрәкләргә караганда күбрәк. Чиләкләр ничәү? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, чиләкләр бишәү. Көрәкләр ничәү? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, көрәкләр дүртәү. Кайсы сан зуррак: дүртме, әллә бишме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт саны биш санына караганда зуррак.