Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, бүген мин кояшка карап сокландым һәм шул ук вакытта аптырап та калдым. Ул бит кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле ничек матур итеп, тылсымлы итеп елмая, шулай итеп безне сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп, бер-беребезне сәламләп алыйк!

Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,

Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.

Бу бит кояш алтын нурын кызганмыйча таратты,

Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!

(Сәламләшү музыка фонында бара.)

Хәерле иртә, кадерлеләрем! Бүген бер-берегез белән дус булып, көнегезне күңелле итеп үткәрүегезне телим! (Балалар бер-берсен сәламлиләр һәм бер-берсенә булган теләкләрен әйтәләр.)

2. «Тәүлек өлешләре. Атна көннәре» дидактик күнегүе.

Балалар, сез хәзер смешарикларның көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күрерсез. (Интерактив тактада смешарикларның тәүлек буе (иртән, көндез, кич, төнлә) нәрсә эшләгәнен сурәтләгән слайдлар күрсәтелә.) Балалар, сез экранда смешариклар белән бәйле төрле рәсемнәр күрәсез, слайдта «иртә»не сурәтләгән рәсемне табыгыз. Сез аны каян белдегез? (Балаларның җаваплары.) Иртә белән смеша-риклар нишли? (Балаларның җаваплары.) Сез иртә белән нишлисезл (Балаларның җаваплары.) Хәзер көндезге вакыт сурәтләнгән рәсемне табыгыз. Моны ачыкларга сезгә нәрсә ярдәм итте? (Балаларның җаваплары.) Кайсы рәсемдә кичке вакыт сурәтләнгәнен билгеләгез. Сез моны ничек белдегез? Кичләрен сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?(Балаларның җаваплары.) Экрандагы соңгы рәсемдә тәүлекнең нин-ди вакыты сурәтләнгән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, анда төн сурәтләнгән. Сез аның нәкъ менә төн, ә көн түгеллеген каян белде-гез? (Балаларның җаваплары.) Хәзер тәүлек өлешләрен тәртип буенча атагыз. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, иртә, көн, кич, төн. Бер сүз белән генә атасак - тәүлек. Өлкәннәр «тәүлек»не еш кына «көн буе» дигән сүз белән атап йөртәләр. Балалар, зыялы Лосяш күп укый, шул ук вакытта компьютер уеннарына һәм рәсем ясарга да вакыт таба. Бу юлы ул көн буе серле җиде саны яшәгән тылсымлы йортны ясау белән мәшгуль булды. Җиде - ул уңыш китерә торган серле сан, ул акылны, зирәклекне гәүдәләндерә. Балалар, карагыз әле, нинди матур йорт! (Интерактив тактада тылсымлы йорт рәсеме барлыкка килә.) Биредә серле җиде саны яши. Сез ничек уйлыйсыз, әгәр монда җиде саны гына торса, бу йортта кем яки нәрсә яши ала? (Балаларның җаваплары.) Әйе, дөрес, җиде гном, җиде кәҗә бәтие, җиде нота, салават күперенең җиде төсе, җиде баһадир, җиде планета, җиде көн. Ни өчен әлеге тылсымлы йортта алар гына яши ала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чөнки һәммәсенең дә саны җидегә тигез. Бүген без бу йортта яшәүче билгеле бер нәрсәләр турында гына сөйләшербез. Анда нәрсәләр яши икән? Табышмакның җавабын тапсагыз белерсез:

Җиде туган-тумача...

Атнада җиде туган —

Берсеннән-берсе уңган.

Базга төшеп, Дүшәмбе

Алып менгән бәрәңге.

Урап кайткач чишмәне,

Су китергән Сишәмбе.

Тырышкан Чәршәмбе дә:

Бәрәңгене әрчегән.

Пәнҗешәмбе табага

Аны ваклап тураган.

Чыралар телеп, Җомга

Ут кабызган утынга.

Кыздырып майда, Шимбә

Бәрәңгене пешергән.

...Истән чыккан Якшәмбе,

Ул соң нәрсә эшләде? —

Тәмләп ялмап кашыгын,

Бәрәңгене ашаган!

Кем соң ул җиде туган? -

Дөрес җавапны табучы

Булыр акыллы, уңган! (Атна көннәре)

(Ринат Нуруллин)

Балалар, бу шигырьдәге «җиде туган-тумача» нәрсә булыр икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, болар — атна көннәре. Бер атна җиде көннән тора. Бу тылсымлы йортта матур киемнәр кигән, һәрберсе бер атна көне исеме белән аталган гаҗәеп курчаклар яшиләр. Аларның исемнәрен беләсегез киләме? Балалар, әлеге курчакларны, тартма-га салып, Лосяш сезгә җибәргән. (Тәрбияче курчакларны бер-бер артлы тартмадан чыгара.) Кызыл яулыклы бу курчакның исеме -Дүшәмбе. Ул атнаның беренче көнен белдерә. (Балаларны активлаш-тыру.) Икенче, кызыл-сары яулыклы курчакның исеме - Сишәмбе. Ул атнаның икенче көнен белдерә. (Балаларны активлаштыру.) Сары яулыклы өченче курчакның исеме — Чәршәмбе. Ул - атнаның өченче көне. (Балаларны активлаштыру.) Дүртенче курчак белән танышырга телисезме? Карагыз әле, аның яулыгы нинди төстә? Дөрес, яшел. Таныш булыгыз, бу курчакның исеме — Пәнҗешәмбе. (Балаларны активлаштыру.) Зәңгәр яулыклы бишенче курчак Җомга дип атала һәм ул атнаның бишенче көнен белдерә. (Балаларны активлаштыру.) Ә бу күк яулыклы курчакның исеме Шимбә. Ул — атнаның алтынчы көне. Тылсымлы йортта тагын берәү яши. Аңа карагыз әле, яулыгы нинди төстә икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, шәмәхә. Аның исеме — Якшәмбе. Әйтегез әле, тәртип буенча ул атнаның ничәнче кө-не? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, якшәмбе. (Әгәр балалар җавап

бирергә авырсынсалар, тәрбияче тәртип буенча санау юлы белән дөрес җавапны табарга, якшәмбенең атнаның җиденче көне икәнен ачык-ларга ярдәм итә.) (Балаларны активлаштыру.) Хәзер минем арттан атна көннәрен кабатлагыз. Дүшәмбе белән башлыйбыз, якшәмбе белән тәмамлыйбыз.

Бер атнада ничә көн?..

Бер атнада ничә көн? Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,

Бер атнада җиде көн. Пәнҗешәмбе, җомга,

Җиде төрле исеме - Шимбә, якшәмбе -

Җидесен дә яттан бел: Онытма мәңге!..

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, Ял көннәре атнаның

Пәнҗешәмбе, җомга, Чәчәкләре, гөлләре.

Шимбә, якшәмбе - Атнаның яфраклары,

Онытма мәңге!.. Димәк, калган көннәре.

Шимбә белән якшәмбе - Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,

Икесе ял көннәре. Пәнҗешәмбе, җомга,

Ял көннәре атнаның Шимбә, якшәмбе -

Чәчәкләре, гөлләре. Онытма мәңге!..

(Гөлшат Зэйнашева)

Атна эчендә эш һәм ял көннәре бар. Бер атнада - биш эш көне, алар безнең рәтнең башында урнашканнар. Нинди көннәр ул? Әйдәгез, искә төшерик. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга. Ял көннәре икәү. Алар ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, шимбә һәм якшәмбе. Эш көннә-рендә сез нишлисез? (Балаларның җаваплары.) Ә ял көннәрендә? (Балаларның җаваплары.) Балалар, күрәсезме, атна дәвамында, җиде көн эчендә, бик күп яхшы эшләр башкарырга һәм ял итәргә була.