Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
566
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

4. «Керпе кышка әзерләнә» дидактик күнегүе.

Көз җитте. Салкынайта башлады. Көннәр кыскара, төннәр озы-ная. Керпе кышка әзерләнә башлады. Керпе нәрсә ашарга ярата? (Балаларның җаваплары.) Бүген дә ул нәрсәдер табып оясына алып кайтты. Менә табышмак әйтәм, җавабын белерсезме икән?

Көзге бакчага кара,

Туплар күрерсең анда!

Кызыл, сары, яшеле —

Үзләре матур, тәмле! (Алма)

Дөрес, балалар, бу алмалар! Керпе кышка дин алма җыеп киптерә. Ул аларны үзенең оясына кадәр ничек итеп алып килеп җиткерә икән соң? (Балаларның җаваплары.) Әйе, Керпе үз алмаларын аркасында-гы энәләре белән эләктереп ташый һәм шуннан аларны суыткычка тутыра. Өстәге бүлемтеккә ул бер сары алма куя. Сезнең алда икегә бүленгән карточкалар бар. Шул карточкаларның өлешләрен суыткыч бүлемтекләре дип уйлагыз. Өске сызыкка бер сары алма, ә аскы сы-зыкка ике кызыл алма урнаштырыгыз. Өскә ничә сары алма куйды-гыз? (Балаларның җаваплары.) Аскы сызыкка кызыл төстәге ничә алма куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) (Тәрбияче балалар янына килеп, аларның карточкаларындагы алмаларны санап чыга.) Кайсы алмалар күбрәк (әзрәк)? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан зур-рак (кечерәк)? Бер яки ике? (Балаларның җаваплары.) Керпе тагын бер алма алып килде. Ничек уйлыйсыз, ул бу алманы нишләтәчәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул бу алманы сары алма янына куя-чак. Сез дә үз карточкаларыгыздагы өске сызыкка тагын бер сары алма куегыз. Хәзер ничә кызыл алма һәм ничә сары алма барлыгын санап әйтегез әле? (Балалар саныйлар.) Аларның саннары турында нәрсә әйтеп була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, хәзер алар ти-гез, алар икешәр. (Балаларны активлаштыру.) Керпе бик тырыш, ул кышка дип күбрәк алма алып кайтып куймакчы була. Менә ул тагын бер сары алма алып кайткан. Ул нәрсә эшләр икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул бу сары алманы да өстәге ике сары алма янына куячак. Сез дә шулай эшләгез. Хәзер сары алмалар ничәү булды инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сары алмалар өчәү булды. (Бала-ларны активлаштыру.) Керпе, сары һәм кызыл алмаларның саннары тигез булсын иде, ди. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, Керпе тагын бер кызыл алма эзләргә китте. Эз-ләгән табар, Керпе дә тагын бер кызыл алма табып кайтты. Бик сөенеп, кызыл алманы алдан тапкан кызыл алмалар янына куйды. Сез дә аскы сызыкка тагын бер кызыл алма урнаштырыгыз. Хәзер кызыл һәм сары алмаларның саннары турында нәрсә әйтергә мөмкин инде? (Балалар-ның җаваплары.) Карточкаларыгызның һәр бүлемтегендә ничәшәр алма булды инде? (Өчешәр.) Керпенең бер сары алманы ашап куясы килде һәм ул ашап та куйды. Хәзер сары һәм кызыл алмаларның саннары турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сары алмалар икәү, ә кызыл алмалар өчәү. Сары алмалар әзрәк, ә кызыл ал-малар күбрәк. Кайсы сан зуррак (кечерәк)? Ике яки өч? Керпе юмарт, ул сезгә кызыл алма бирә. Менә ул! (Бер кызыл алманы күрсәтә.) Суыткычта ничә кызыл алма калды инде? (Балаларның җаваплары.) Сезнең карточкаларда да ике кызыл алма калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) (Балалар карточканың аскы сызы-гыннан бер кызыл алманы читкә алып куялар һәм алмаларның исәбен чагыштыралар.) Өстәге сызыкта ничә алма? (Ике.) Астагы сызыкта ничә алма? (Ике.) Кызыл һәм сары алмаларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, аларның саннары тигез. Алар икешәр. Сары алмалар ничәү булса, кызыл алмалар да шулкадәр үк. (Балаларны активлаштыру.)