Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләре тикшерү;

ә ) 35 нче күнегүне тикшерү;

б) иҗади биремне тикшерү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Сүзләрне дөрес куллану өчен нәрсәгә игътибар итәбез? (Сүзнең мәгънәсенә).

- Димәк, беренче нәрсә эшлибез инде? (Сүзнең мәгънәсен ачыклыйбыз).

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге биремне укыгыз.

- Бер үк әйтелешле сүзләрне аерып укыгыз.

- Бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

- Бу сүзләрнең мәгънәләре турында нәрсә әйтә алабыз?

1 нче нәтиҗә:

  • сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре була.

  • Ә аларның кайчан туры һәм күчерелмә мәгънәдә икәнен ничек белеп була?

2 нче нәтиҗә:

  • туры мәгънәдәге сүзләр чынбарлыктагы күренеш, әйбер, билгеләрне турындан-туры чагылдыра;

  • күчерелмә мәгънә шул предметка охшатып куллану.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланырга өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем. (Дәреслектәге нәтиҗәне уку)

  • Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, сез чыгарган нәтиҗәләр белән чагыштырыгыз.

  • Сез чыгарган нәтиҗәләр белән туры киләме?

2 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

36 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Җөмләләрне укыгыз.

  • Сүзләрнең туры мәгънәдә икәнен ничек белербез?(Җөмләдә мәгънәсен ачыкларбыз)

Тикшерү: 2,3 нче җөмләләрдә сүз туры мәгънәдә кулланыла.

3 нче бирем (Парлап эшләү)

38 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Күп мәгънәле сүзне табу өчен нишләдегез? (бер үк яңгырашлы сүзнең җөмләләрдә мәгънәсен аңладым).

  • Ул сүзләрне башка бер сүз белән алмаштырып карагыз. (Шәл бәйләдем - -, яулык бәйләде – яулык – япты, авылны шәһәр белән бәһли - авылны шәһәр белән тоташтыра).

  • Димәк, кайсы җөмләдә туры мәгънәдә? (1 нче җырда).

  • Ни өчен? (чөнки ул турыдан – туры билгене белдерә, ул сүзне башка сүз белән алмаштыру авыр).

2 нче нәтиҗә:

  • туры мәгънәдә кулланылган сүзне башка сүз белән алмаштыру авыр.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

38 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Биремне башкаргандагы гамәлләреңне барлап бар.

Тикшерү: уяна-таң ата, уяна – йокыдан тора; уйный – төрле халәткә керә, уйный – уйный).

5 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен тану өчен нишлисез?

Ысул:

  • сүзне укыйм;

  • җөмләдәге мәгънәсен билгелим;

  • мәгънәсен турыдан-туры яки охшатып билгеләп булганын ачыклау;

  • нәтиҗә ясау.

6 нчы бирем.

39 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ребусны чишегез.

Ребусларның җаваплары: көмеш, канат.

  • Сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану өчен нишләрсез? (Ысул кулланырбыз).

7нче бирем.

4 0 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

8 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән?

  • Мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Язылышында нинди үзенчәлек бар? (йо, ң).

9 нчы бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Туры

Күчерелмә

әйбер, күренеш, билгене бер күренештән икенче

турыдан-туры чагылдыра күренешкә күчә, охшатып

чагылдыра

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Алдагы дәрескә проблема кую.

  • Сүзнең тагы башка үзенчәлекләре бармы икән?

  • Менә алдагы дәрестә шулар турында белербез.

  1. Өй эше.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә ) 40 нчы күнегү;

б) *

11 нче дәрес.

Тема: Синонимнар.

Максаты: охшаш мәгънәле сүзләрне куллана, таба белү күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – укучыда телне өйрәнү кирәклеген аңлау күнекмәләре булдыру;

  • метапредмет - укучының үз гамәлен контрольдә тоту күнекмәсен үстерү;

  • предмет – синонимнарны тану күнекмәсе булдыру.