Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 175 нче күнегү.

2. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Фигыльләр турында белемнәрегезне сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • фигыльләрнең мәгънәләре күп төрле була.

  • Күп төрле мәгънәләр ничек барлыкка килә?

2 нче нәтиҗә:

  • күп мәгънәле сүзләр сүзнең мәгънәләре ераклашу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген фигыльләрнең күпмәгънәлелеге турында өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

176 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә фигыльләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Басу сүзенең ничә мәгънәсе бирелгән? (5).

Басып тордыгыз – көтеп тордыгыз, шыгыр-шыгыр басып – шыгыр-шыгыр атлап, шома басабыз – оста биибез, давылны басар – давылны тынычландырыр, сакал баскан – сакал үскән.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

177 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез, фигыльләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

(кулын алды, хат алган саен, карандашлар һәм буяулар алды, Берлинны ала, бәрәңге алырга, белем алган).

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Фигыльләрнең күпмәгънәлелеген ничек билгеләрсез?

Ысул:

  • фигыльләрне укыйм;

  • мәгънәсен аңлыйм;

  • фигыльнең мәгънә төрләнешен билгелим;

  • нәтиҗә ясыйм.

4 нче бирем

178 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Фигыльләрнең мәгънәсен аңлатыгыз, нәтиҗә ясагыз.

3 нче нәтиҗә:

  • фигыльләр туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылалар.

5 нче бирем

179 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Биремне эшләр өчен нәрсә кулланырсыз? (Ысул).

1 нче адым – фигыльләрне табу;

2 нче адым – фигыльләр белән бәйләнеп килгән сүзне билгеләү;

3 нче адым – фигыльләрнең мәгънәсен аңлау;

4 нче адым – фигыльләрнең нинди мәгънәдә килгәнен ачыклыйм;

5 нче адым – фигыльнең мәгънәсен аңлату.

6 нчы бирем.

180 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ?

  • Сүзләрне истә калдырыгыз, үз-үзегезгә әйтеп яздырыгыз.

  • Дәреслекне ачып, үз-үзегезне тикшерегез.

  • Ә хәзер тикшерегез, бәяләгез.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 180 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Фигыль темасын үзләштереп бетердек, алга таба нәрсә эшләрбез? (белемнәребезне тикшерербез).

46 нчы дәрес үз-үзеңне тикшерү күнегүләренә багышлана.

47 нче дәрес.

Тема: Сыйфатның мәгънәсе, сораулары.

Максаты: сыйфатның мәгънәсе, сорауларын үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – татар теле дәресләрен үзләштерүгә җаваплылык булдыру;

  • метапредмет – уку мәсьәләсен төгәл куя белү;

  • предмет – сыйфатның мәгънәсе, сорауларын аңлау.