Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләре тикшерү

ә) иҗади биремне тикшерү;

б ) 210 нчы күнегү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Үзләштергән сыйфат дәрәҗәләрен аеру турында сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- алдагы дәрестәге нәтиҗәләргә таянып, сыйфат дәрәҗәләрен билгеләгез.

1 нче нәтиҗә:

  • сыйфат төп билгедән билгенең кимрәк икәнлеген күрсәтә.

  • Кушымчаларын әйтегез.

2 нче нәтиҗә:

  • төп дәрәҗәгә –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -кылтым/-келтем, -сыл/-сел, -су, -ыҗым/-еҗем, -ча/-чә кушымчалары ялганып ясала.

  • Яшел – яшькелт, сары-саргылт сыйфатлары ничек ясалган?

3 нче нәтиҗә:

  • кимлек дәрәҗәсе кушымчалары ялганганда кайбер сыйфатларның соңгы сузык, кайберләренең сузык һәм тартык авазлары кыскара.

  • Уку мәсьәләсен әйтегез.

Уку мәсьәләсе. Без бүген кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

211 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

(Яшькелт, аксыл, каты, зәңгәрсу, әчкелт, әчкелтем, салкынча, озынча, карасу, дымсу, күгелҗем).

  • Барлык сыйфатларны да кимлек дәрәҗәсенә куеп буламы?

4 нче нәтиҗә:

  • Барлык сыйфатларны да кимлек дәрәҗәсенә куеп булмый.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

207 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

(сусыл алма, дымсу җир, аксыл томан, салкынча җил, күгелҗем күк).

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану өчен нишлисез?

Ысул:

  • сыйфатны табам;

  • мәгънәсен карыйм;

  • төп дәрәҗәдәге билге белән мәгънәсен чагыштырам;

  • кушымчаларын билгелим;

  • нәтиҗә ясыйм.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

213 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ысул кулланып эшләгез.

(Җиләс, дымсу (зур-зур, йөгерек, йөгәнсез) яшькелт, зәңгәрсу (шәмәхә, әллә нинди).

5 нче бирем.

214 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сүзләрне нәрсәгә таянып уйлыйсыз? (кушымчаларга).

6 нчы бирем.

2 15 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  1. нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә бирелгән сүзне әйтегез (явыз).

  • Язылышында нинди орфограмма бар? ([w])

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

К. д. > Т.д.

–гылт/-гелт, -кылт/-келт, -кылтым/-келтем, -сыл/-сел, -су, -ыҗым/-еҗем, -ча/-чә

Барлык сыйфатлар = К.д.

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә ) 215 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- “Сыйфат” темасында тагын нәрсәләр беләсегез килә? Алга таба нишләрбез?

54 нче дәрес.

Тема: сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе.

Максаты: сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүен аңлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телендә алган белемне башка фәннәрдә куллану теләге булдыу;

  • метапредмет - сөйләм күнекмәләрен үстерү;

  • предмет – сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүен тану.