Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Игезәк батырлар.

Алиш белән Җәлил икесе ике фронтта көрәштеләр, ләкин аларның язмышлары бертөрле үк булды. Алар камалуда калдылар һәм, яраланган хәлдә, дошман кулына эләктеләр. Күпме газап, күпме кайгы – хәсрәт кичерделәр алар! Әмма шундый газаплар, күрүгә карамастан, аларның рухы сынмады. Дошман аларны тез чүктерә алмады. Канлы юллар Берлинга барып җитте һәм Җәлил белән Алишны очраштырды.

Ике дус каушап калмадылар, дошманга каргы көрәш җәелдереп җибәрделәр. (60 сүз)

(Гази Кашшаф буенча)

Грамматик биремнәр.

1 нче бирем. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрнең асларына сыз.

1 нче вариант – 1 нче җөмләдә.

2 нче вариант – 2 нче җөмләдә.

2 нче бирем. Җөмләне җыйнак җөмләгә әйләндереп яз.

1 нче вариант – 3 нче җөмләне.

2 нче вариант – 4 нче җөмләне.

*3 нче бирем. Батырлар турында җыйнак җөмлә уйлап яз. Аннан ул җөмләне җәенкеләндер.

92 нче дәрес хаталар өстендә эшкә багышлана.

93 нче дәрес.

Тема: Текстның темасы һәм төп фикере.

Максаты: текстның темасын яки төп фикерен билгеләү күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана теленә хөрмәт белән карау;

  • метапредмет - аралашуда башка сөйләмен контрольдә тота белү;

  • предмет – текстның темасын ягъни төп фикерен билгели белү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр.

  1. Актуальләштерү.

  • - Сүзтезмә нәрсәләрдән төзелә?

  • - җөмлә ничек төзелә?

  • Җөмләдә сүзләр бер-берсенә ничек бәйләнә?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге яңа бүлек һәм андагы темалар белән танышыгыз.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп, җавап бирегез, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • эчтәлеге ягыннан бәйләнешле җөмләләр текст дип атала.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә текстны өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

351 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

Темасы - май коңгызлары.

2 нче нәтиҗә:

  • текстның төп еу тема дип атала.

2 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

  • Текстның ничә өлеше бар дип уйлыйсыз? (Укучылар фикере тыңлана, дәреслектәге нәтиҗә укыла).

3 нче нәтиҗә:

  • текстның өч өлеше бар.

  • Ул нинди өлешләр? (Укучылар фикере тыңлана, дәреслектәге нәтиҗә укыла).

4 нче нәтиҗә:

  • текстның башлам (кереш) өлеше, төп өлеше, йомгаклау өлеше була.

-Һәр өлештә нәрсә турында сөйләнер? (укучылар фикерләп җавап бирә).

5 нче нәтиҗә:

  • текстның кереш өлешендә алда нәрсә турында сүз барачагы әйтелә.

төп өлештә иң тулы мәгълүмат, төп эчтәлек бирелә, тема ачыла.

  • Текстның йомгаклау өлешендә төп эчтәлеккә йомгак ясала. Йомгаклау өлеше башлам өлеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. .

  • Бүген, димәк текст турында төгәл нәрсәне без ачыкларга тиеш?

Уку мәсьәләсенә өстәмә: Без текстның өлешләре аша, темасын ачарга тиешбез.

3 нче бирем (Парлап эшләү)

352 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

  • Текст өлешләрен билгеләү өчен нишләрсез?

(Алда чыгарган нәтиҗәләргә игътибар итәрбез).

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

353 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Биремне нәрсәләр буенча эшләрсез? (Сораулар буенча).

  • Димәк, текстның эчтәлеген ачу өчен нишлисез?

6 нчы нәтиҗә:

  • теманы эзлекле ачу өчен план төзелә.

5 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Текстның темасын билгеләү өчен нишлисез?

Ысул:

  • текстны укыйм;

  • текстның өлешләрен барлыйм;

  • һәр өлештәге мәгълүматны ачыклыйм;

  • текст эчтәлеге буенча план төзим;

  • текстның төп фикерен күзәтәм;

  • нәтиҗә ясап, темасын билгелим.

6 нчы бирем.

354 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Текстның планын ысулга, нәтиҗәләргә таянып төзегез.

7 нче бирем.

3 55 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

төп фикере

Башлам (кереш) өлеше

Төп өлеш

Йомгаклау өлеше

Сүз нәрсә турында булачак

Төп эчтәлек, мәгълүмат

Төп эчтәлеккә йомгак

эчтәлекне ачу

план төзү

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрендәге күнегүләр;

ә ) 355 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Текстның эчтәлеге кайсы өлешләрдә ачык күренеп тора?

- Менә алдагы дәрестә сүз шул турыда булыр.

94 нче дәрес.

Тема: Исемсез текстларның исемен билгеләү һәм тема кую.

Максаты: исемсез текстларның исемен билгеләү, тема кую күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы- ана теленең әдәби әсәр теленең матурлыгын, байлыгын аңлау;

  • метапредмет - төп мәгълүматны сайлап ала белү;

  • предмет – текстларның темасын билгели һәм исем куя белү.