Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә) электрон кушымтадагы күнегүләрне тикшерү;

б ) 265 нче күнегү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Кисәкчәләр турында үзләштергән белемнәрегезне гомумиләштереп сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • кисәкчәләрне сүзләр янына мәгънә төсмеренә туры китереп кулланырга кирәк.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген кисәкчәләрнең кулланылышын һәм дөрес язылышын үзләштерүгә күнегүләр эшләрбез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

266 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

267 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кисәкчәләрне өстәр өчен нишләрсез? (Мәгънә буенча туры килүен ачыкларбыз).

Парлап киңәшләшеп эшләгез.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

268 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нәтиҗәләрне истә тотып эшләгез.

(Машина да, сәгать кенә, белем дә, белем генә, белем бит).

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Кисәкчәләрне дөрес кулланыр һәм языр өчен нишлисез?

Ысул:

  • сүзләрне, җөмләне укыйм;

  • билгеле бер мәгънә төсмере өстәлгән сүзне табам;

  • ияреп килгән сүзне билгелим;

  • ияреп килгән сүзнең кайсы урында язылуын ачыклыйм;

  • сорау куеп карыйм;

  • аерым сүз булуын дәлиллим;

  • сүзгә мәгънә буенча туры килгәнен билгелим һәм аерым язып куям.

5 нче бирем.

269 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ысул кулланып эшләгез.

  1. нчы бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (әһәмият, чәкчәк).

  • Сүзләрнең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табыгыз.

Әһәмият – мөһим, чәкчәк – татар халкының милли ризыгы.

  • Электрон кушымтадагы биремнәрне эшләгез.

7 нче бирем.

2 70 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Сүзнең мәгънәсенә туры китереп куллану

Сүзнең алдында я артында аерым язу

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 270 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә тагын кайсы билгеләренә игътибар иттек? (Басым).

- Алдагы дәрестә сүз шул турыда булыр.

72 нче дәрес.

Тема: Сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда куллану.

Максаты: сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда куллану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – белем биргән укытучыларга уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • метапредмет - күзәтеп, эзлекле фикер формалаштыру;

  • предмет – кисәкчәләрнең басымны үзенә алмавын аңлау.