Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 190 нчы күнегү;

б) электрон кушымтадагы күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Сыйфат билгеләре турында сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Рәсемдәге предметларны карагыз, чагыштырыгыз.

  • Тасмаларның кайсы билгеләре буенча чагыштырганнар? (размеры).

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

  • Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, истә калдырыгыз.

1 нче нәтиҗә:

  • сыйфатлар төрле дәрәҗәдәге билгеләрне белдерә.

2 нче нәтиҗә:

  • сыйфатлар дүрт дәрәҗәдә килә:

  • төп дәрәҗә;

  • чагыштыру дәрәҗәсе;

  • артыклык дәрәҗәсе;

  • кимлек дәрәҗәсе.

2 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

191 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп дүрт төркемгә бүлегез.

  • Нинди дүрт төркем турында сүз бара? (Сыйфат дәрәҗәләре буенча).

3 нче бирем. (Парлап эшләү).

192 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

(зәңгәр, зәңгәрсу, зәп-зәңгәр, зәңгәррәк).

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләү өчен нишлисез?

Ысул:

  • сыйфатны табам;

  • билгесен ачыклыйм;

  • сыйфат билгесенең дәрәҗәсен күзәтәм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

193 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сыйфатларны кайсы сүз төркеме белән күчереп язарга кирәк? (исем).

  • Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләү өчен нишлибез? (ысул кулланабыз).

6 нче бирем.

194 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сыйфатларны нәрсәгә игътибар итеп уйлыйсыз? (дәрәҗәсенә карап).

(әче, кимрәк, кып-кызыл, биегрәк).

7 нче бирем.

1 95 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Биремне эшләр өчен нәрсәләрдән файдаланырсыз? (әкият китапларыннан).

8 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ? (юаш, элекке)

  • Электрон кушымтадагы биремнәрне эшләгез.

9 нчы бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

нче бирем.

Төп дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә ) 195 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштык, алга таба нәрсә беләсегез килә?

50 нче дәрес.

Тема: Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар.

Максаты: төп дәрәҗәдәге сыйфатларны тану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – дөрес сөйләм булдыру өстендә эшләү теләген үстерү;

  • метапредмет – нәтиҗәләрне аңлату күнекмәсе булдыру;

  • предмет – төп дәрәҗәдәге сыйфатларны тану ысулын үзләштерү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) электрон кушымтадагы күнегүләрне тикшерү;

ә ) 195 нче күнегү;

б) иҗади биремне тикшерү.

2. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.

3. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Биремне укыгыз.

  • Сыйфатларны билгеләү мәгънәсен ачыклагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • Сыйфатлар предметның гадәти билгесен, уртача билгесен белдерсә, төп дәрәҗәдә була.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә төп дәрәҗәдәге сыйфатларны табарга өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

196 нчы күнегү.

Парлап киңәшләшеп эшләгез.

(Керпе энәле, чия кызыл, күл тәгәрәк)

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

197 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

198 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сүзләрне кую тәртибе: ерак, якын, матур, алтын, гади, тылсымлы, яшь, сылу, тулы.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Төп дәрәҗәдәге сыйфатларны билгеләү өчен нишлисез?

Ысул:

  • сыйфатны табам;

  • сыйфатның мәгънәсен аңлатам;

  • чыйфат дәрәҗәсен ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем

199 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Биремне эшләр өчен нишлисез? (уртак билгеләре булган предметларны барлыйм).

6 нчы бирем.

200 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (кадерле, уйсу).

  • Электрон кушымтадагы күнегүләрен эшләгез.

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

  • төп билге, гадәти билге

  • уртача билге

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендә күнегүләр;

ә ) 200 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алдагы дәресне күз алдына китерегез, нинди эшләр көтә дип уйлыйсыз? (Алдагы сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү).

51 нче дәрес.

Тема: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максаты: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – аралашуда фикерне үтемле әйтү теләге булдыру;

  • метапредмет – уку процессында кулланылган мәгълүматны үстерү теләге булдыру;

  • предмет – чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану күнекмәсе формалаштыру.