Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 300 нче күнегүне тикшерү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Әйтелү максаты буенча нинди җөмлә төрләрен өйрәндек?

- Аларны ничек таныйбыз?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Җөмләләрне укыгыз.

- Нинди тыныш билгесе куелган?

Ул җөмләләрне нинди интонация белән укыйбыз?

1 нче нәтиҗә:

  • хис белән хәбәр итүне, чакыруны, боеруны, эш кушуны белдергән җөмләләр боеру җөмлә дип атала;

  • алар көчле, күтәренке тавыш белән укыла;

  • җөмлә азагында өндәү билгесе (!) куела.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә боеру җөмләләрне танырга өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

301 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемнәр буенча өндәү җөмләләр уйлагыз.

  • Ул җөмләләр нәрсәне белдерә? (Хис белән хәбәр итүне, чакыру, боеру, эш кушуны белдерә).

(кызлар, шатлан, сөенә! Улым, әгәр башка алай эшләсәң! Әйдәгез, рәхим итегез! Чүп-чарны тиз җыегыз!).

2 нче бирем (Парлап эшләү)

302 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Икенче җөмләне табыгыз.

  • Нинди тыныш билгесе куелган?

  • Мондый җөмләләрнең сезгә очраганы бар идеме??

  • Алар нәрсәне белдерә?

  • Алар ничек аталыр?

  1. нче нәтиҗә:

  • көчле тойгыны белдергән җөмлә тойгылы җөмлә дип атала;

  • сорау җөмлә көчле тойгы белән әйтелсә, ул җөмлә ахырында сорау һәм өндәү билгесе куела.

  • Димәк, без бүген тагын нинди җөмләләр танырга өйрәнербез?

Уку мәсьәләсенә өстәмә: Без бүген тойгылы җөмләләрне танырга өйрәнербез.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

303 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Тыныш билгеләрен дөрес кую өчен башкарган гамәлләреңне билгели бар. (?, . , ? , . , . , . )

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Боеру һәм тойгылы җөмләләрне тану өчен нишләрсез?

Ысул:

  • җөмләләрне укыйм;

  • әйтелү максатын билгелим;

  • көчле тойгы, боеруны белдергән максатны ачыклыйм;

  • сорау һәм көчле тойгыны белдергән максат барлыгын билгелим;

  • күзәтеп, чагыштырам һәм нәтиҗә ясыйм;

  • боеру һәм тойгылы җөмлә булуына карап өндәү һәм сорау, өндәү билгесе куям.

5 нче бирем.

304 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ребусны чишегез.

  • Нинди сүз килеп чыкты? (Әнием).

  • Бу сүз белән өндәү һәм тойгылы җөмләләр уйлап языгыз.

  • Алар нәрсә белән аерылыр? (Әйтелү максаты һәм тыныш билгесе).

6 нчы бирем.

3 05 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ул җөмләләр нинди җөмлә булыр? (Өндәү җөмлә).

  • Ни өчен? (чакыру, хис белән хәбәр итүне белдергән).

7 нче бирем.

Электрон кушымтада сүзлек өчен бирелгәни сүзләр белән биремне укыгыз.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Боеру

тойгылы

  • боеру - көчле тойгыны белдерә;

  • хис белән хәбәр итүне; - сорау җөмлә көчле тойгы

белән әйтелсә;

  • ч акыру; - сорау һәм өндәү билгесе (?!);

  • эш кушыны белдерә;

  • өндәү билгесе (!)

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 305 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен өйрәндегез. Алга таба нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз? (Күнекмәләр формалаштырырга кирәк).

81 нче дәрес.

Тема: Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Максат: җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – телнең матурлыгын тоемлый белү;

  • метапредмет - дөрес аралашу күнекмәләре булдыру;

  • предмет – җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.