Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегү;

ә ) 75 нче күнегү;

б) иҗади эшләрен тикшерү.

2. Эш дәфтәрләрендә язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Нинди сүз ясагыч кушымчаларны истә калдырдыгыз?

- Санап чыгыгз.

- Ни өчен алар сүз ясагыч дип атала?

4. Уку мәсьәләсен кую.

76-80 нче күнегүләргә күзәтү ясап, уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә сүз ясагыч кушымчаларны таный һәм кулланырга өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

76 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. (Уку булмаса, белем булмый, артмый; җирең булмаса, йортың юк, ашамыйча, эчмичә яши алмыйсың).

  • Биремен эшләгез, төркемнәрдә тикшерегез. (Укусыз, белемсез, җирсез, йортсыз, ашсыз, сусыз).

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

17 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Кем бу әсәрнең исемен белә? (Сәрвәр Әдһәмова “Дуслар”)

  • Җәнлекләр кая җыелган? (Урман аланы, урманга).

  • Әни куян балаларына нәрсә әйтә икән?

  • Аларны нәрсәләр күзәтеп тора?

  • Кем әсәр эчтәлеген хәтерли?

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

18 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Җаваптагы сүзләрнең кушымчаларын билгеләү өчен нәрсә кулланырсыз?

Җаваплар: аучы, балыкчы, якташ, дәреслек, җимлек.

Болар нинди кушымчалар? (Сүз ясагыч кушымчалар).

4 нче бирем.

79 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Язма биремне эшләгез.

  • Бер-берегезнең эшен тикшерегез.

  • Кайсы дүртьюллыкны яздыгыз? (3 нче).

5 нче бирем.

80 нче бирем.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Биремне кемнәр белән эшләрсез?

6 нчы бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән ? (русча)

  • Бу сүздә нинди үзенчәлек бар?

  • Электрон кушымтадагы сүзлек бүлеген карагыз.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

  • Кушымчаларны искә төшерү

    Яңа сүз килеп чыгу

    Тамырын, кушымчасын кабат карау

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 80 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Без сезнең белән берничә дәрес сүз ясагыч кушымчалар белән эшләдек.

Кем әйтә алдагы дәресләрдә тагын нәрсә эшлисе бар?

21 нче дәрес.

Тема: Картина буенча хикәя язу.

Максаты: картина эчтәлеген язма бирү күнекмәсен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – әдәби тел, бәйләнешле сөйләм нормаларын үзләштерү мөһимлеген аңлау;

  • метапредмет – картинада бирелгән эчтәлекне аңлатып бирү күнекмәсе булдыру;

  • предмет – картина буенча хикәя яза белү.

Укытучы ирекле картина сайлый. Картина эчтәлеге буенча әҗгәмә уздыра. Картинаның алгы, арткы планын күзәтергә өйрәтә. Картина буенча фикерләрен телдән һәм язма бирергә өйрәтәләр.

Искәрмә: Бала рәсемдә күренмәгән күренешләрне сурәтләргә ярата, моңа игъьтибар итеп, юнәлеш бирергә.

22 нче дәрес.

Тема: Сүз формасын ясаучы (төрләндергеч) кушымчалар.

Максаты: Сүз формасын ясаучы кушымчаларның функциясен тану күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – сыйныфташлары фикерен адекват кабул итү;

  • метапредмет – дәлилләп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;

  • предмет – төрләндергеч кушымчаларны тану.