Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Укуга мотивация булдыру.

  • Дәреслекне ачыгыз, беренче битләренә күз салыгыз. Сез нәрсәләргә игътибар иттегез? (Кереш сүз).

  • Татар теле дәресендә сез нәрсәләр эшләрсез?

  • Дәреслектә сезне яңа уку елы белән котлап, нинди сүзләр язылган? (Яңа уку елы котлы булсын!).

  • Рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? (Балалар татар теле дәресендә)

  • Татар теле дәресе икәнен нинди билгеләр күрсәтә?

  • Татар теле дәресендә укучылар нинди әсбаплар кулланалар? (Дәреслек, эш дәфтәре, электрон кушымта).

  • Ничек уйлыйсыз, укучылар татар телен ничек үзләштерәләр? (Теләп, яратып).

  • Бу каян күренә? (Балалар игътибар белән, бик теләп эшлиләр).

  • Фәнис Яруллин “Анам теле” шигырендә сезгә нәрсә әйтергә тели? (Ана теле –борынгы бабаларыбыз теле; ул безгә буыннан – буынга күчә, ул татар милләтебезнең үз теле, бердәнбер ана теле, теле булган кеше татар милләтен саклый).

  • Ә сез үз телегезне, үз милләтегезне сакларга телисезме?

  • Ничек иттереп? (Ана телен өйрәнеп).

  • Ә моңа сезгә нәрсә ярдәм итәр? (Татар теле дәреслеге һәм татар теле дәресләре).

  1. Уку мәсьәләсен куюга әзерлек.

  • Әйдәгез татар теле дәресләрендәге төп эшебезгә күчик. Игътибар белән беренче бүлектәге темалар белән танышып чыгыгыз һәм беренче зур теманың исемен билгеләгез.

(Укучылар дәреслектәге беренче бүлек маршрутын күзәтә, нәтиҗә ясый).

  • Нинди бүлекне өйрәнә башларбыз. (Авазлар һәм хәрефләр, иҗек темасын кабатларбыз).

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреслекнең 5 нче битендәге уку мәсьәләсен төркемнәрдә эшләгез. Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз. (Укучылар төркемнәрдә киңәшләшә, бер укучы уку мәсьәләсен әйтә).

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем.

Авазларны хәрефләр белән тамгалау тәртибе.

  • Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

  • Авазларны хәрефләр белән тамгалау өчен нәрсә эшлибез.

  • Әйдәгез “тел” сүзенә аваз анализы ясыйк, һәм һәр адымыбызны билгеләп барыйк.

(Бер укучы тактада, калганнары урында ясый).

  • Хәзер адымнарыбызны әйтик.

  • сүзне әйтәбез;

  • авазларны чиратлап “тотабыз”;

  • авазларның хәрефләрен ачыклыйбыз;

  • авазларны тиешле хәреф белән тамгалыйбыз.

2 нче бирем. (Төркемнәрдә эшләү).

1 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ничә бирем? (2 бирем, 2 нче бирем эчендә – 3 бирем).

5 хәрефтән торган: үзенә, дигән, тигез, тисен, тигән.

Нечкә әйтелешле: читендә, ике, һәркем, үзенә, тиеш, дигән, әүмәкләшеп, беткәннәр, хәл, иткәннәр, тисә, тигез, тисен, дип, кискәннәр, тигән, бик, тигез, тигән, берәвенә.

4 иҗекле: тарткалашып, әүмәкләшеп, урталайга, берәвенә.

  • Нечкә әйтелешле сүзләрне ничек билгеләдегез? (Сузыкларның калын яки нечкә булуыннан чыгып).

  • 4 иҗекле сүзне ничек таптыгыз? (Сүздә сузык аваз санын билгеләп).

3 нче бирем. (Парлап эшләү).

2 нче күнегү.

Табышмакларны укыгыз, җавапларын әйтегез. (Йозак, сәгать, сөт).

Сүздә аваз-хәреф санын билгеләгәндә нәрсәгә игътибар итәрсез?

2 нче нәтиҗә: сүздә ике аваз белдерә һәм аваз белдерми торган авазлар үзенчәлеген истә тотып, аваз һәм хәреф санын ачыклыйбыз.

4 нче бирем.

3 нче күнегү.

Биремне укыгыз.

Аларны нинди үрнәктә язарга кирәк?

(Тартыкларны парлары белән алыштырып).

3 нче нәтиҗә: парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар була.

5 нче бирем. (Үз – үзеңне тикшерү өчен).

4 нче күнегү.

Биремне укыгыз.

Сүзләрне хәрефләр белән язу өчен нишләрсез?

(Авазларны хәрефләр белән билгеләү тәртибен кулланырбыз).

6 нчы бирем.

Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Авазлар

хәрефләр

Сүзне әйтәбез

Авазларны билгелибез

Авазларның хәрефләрен ачыклыйбыз

Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (авыр, акбур)

  • Бу сүзләрдә нинди орфограмма бар? ([w],[к] авазлары).

  • Сүзләр белән җөмләләр уйлагыз, язып куегыз.

  • Электрон кушымтадагы биремне эшләгез.

8 нче бирем.

5 нче биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Без бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? (Авазлар һәм хәрефләр турында искә төшерү).

  • Уку мәсьәләсен ничек чииштек? (Сүздә аваз һәм хәрефләрне төрле күнегүләрдә билгеләдек).

  • Ә авазларны хәрефләр белән тамгалау өчен нишләдек? (Сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау тәртибен билгеләдек).

  1. Бәяләү.

Дәреслектәге эшчәнлегезне бәяләгез. (Үзбәя).

Бер-берегезне бәяләгез. (Үзара бәяләү).

  1. Алдагы дәрескә проблема кую. (Саморегуляция).

  • Сүздә сузык аваз аша нинди нәтиҗәләр ясап була? (Калын – нечкә әйтелеш, иҗек санын билгеләү).

  • Менә алдагы дәрестә шул билгеләрнең берсенә тукталырбыз.

  1. Өй эше.

а) 4 нче күнегү;

ә ) 5 нче күнегү;

б) *

2 нче дәрес.

Тема: Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Максаты: иҗек санына карап, сүзләрне юлдан-юлга күчерү күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – укучыныэ үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау;

  • метапредмет – укучының анализлау күнекмәсен үстерү;

  • предмет – сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен гамәлдә куллану.