Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 125 нче күнегүне тикшерү;

б) иҗади биремне тикшерү.

2. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Килешләрнең исемнәрен һәм сорауларын искә төшерегез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Исемнәрнең тамырын, кушымчасын билгелә.

  • Кайсы килешнең кушымчасы юк?

1 нче нәтиҗә: Баш килешнең кушымчасы юк.

  • Калган килешләрнең кушымчасы нәрсәгә бәйле?

2 нче нәтиҗә: килешләрнең кушымчалары килеш сорауларына бәйле.

  • Ул кушымчаларны ничек атыйлар?

3 нче нәтиҗә:Аларны килеш кушымчалары диләр.

  • Килешләрнең ничә төрле төрләнеше бар?

4 нче нәтиҗә: исемнәрнең килеш белән төрләнеше ике төрле була: калын төрләнеш, нечкә төрләнеш.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә килеш кушымчларының дөрес язылышын үзләштерербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

126 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нәтиҗәләрне кулланып, сүзләрне килеш белән төрләнедереп яз.

  • Нәрсәгә игътибар иттегез?

  1. нче нәтиҗә: борын авазына беткән кушымчаларгы иялек, төшем, чыгыш килешендә [н] авазыннан башланган кушымча ялгана.

[н] авазынна беткәндә тамырдагы һәм кушымчадагы аваз янәшә килә.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

128 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлатыгыз.

Аңлату: әйтә (нәрсәләрне?) сүзләрне, нечкә төрләнеш, кушымчасы не төшем килешендә.

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Килеш кушымчаларын билгеләү өчен нишлибез?

Ысул:

  • сүзләрне укыйбыз;

  • сүзгә сорау куябыз;

  • төрләнешен билгелибез;

  • кушымчаларын ачыклыйбыз.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

128 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Урман сүзен тиешле килешкә кую өчен нишлисез? (бәйләнеп килгән сүздән сорау куябыз).

Урман күренә, урманның саф һавасы, урманны ярату, урманга бару, урманда йөрү, урманнан кайту.

5 нче бирем.

129 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ысул куллынп эшләгез.

  • Исемнәр кайсы килештә кулланылган? (Юнәлеш, урын-вакыт, иялек килешендә).

6 нчы бирем.

130 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

(Ребусның җавабы – кошчык).

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрестә үзләштергән белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Баш килеш кушымчасы юк

Калын төрләнеш

Борын авазына беткән исемнәргә и.к.; т.к., ч.к.

Нечкә төрләнеш

[н]

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) 129 нчы күнегү;

ә ) 130 нчы күнегү;

б) *

34 нче дәрес.

Тема: Исемнәрдә сүз басымының урынын билгеләү.

Максаты: исемнәрдә сүз басымы.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – дөрес сөйләү күнекмәләренә ия булу;

  • метапредмет – эзлекле фикер йөртү күнекмәләре булдыру;

  • предмет – исемнәрдә сүз басымын дөрес кую.