Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 205 нче күнегү;

б) 204 нче күнегү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Үзләштергән сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләгез.

- Үзләштерү тәртибен билгеләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Сыйфатларны табыгыз.

- Дәрәҗәләрен билгеләгез.

- Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатны төп дәрәҗә белән чагыштырыгыз.

- Билге ничек үзгәрә?

1 нче нәтиҗә:

  • артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген күрсәтә.

  • Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

  • Яп-якты. Тагын ничек әйтеп була?(Бик якты, иң якты).

2 нче нәтиҗә:

  • сыйфатның беренче иҗегенә [м], [п] тартыклары өстәлә;

  • сыйфатлар алдына бик иң, үтә, дөм, җете, шыр һәм башка кисәкчәләр өстәлә.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез, башкарган гамәлләрегезне истә калдырыгыз.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

207 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

Ап-ак, куп-куе, бик сай, җәйге, сап-сары, сап – салкын, кып-кызыл, кап-кайнар, язгы, түп-тәгәрәк.

  • Нинди нәтиҗә ясый аласыз?

3 нче нәтиҗә:

  • Барлык сыйфатларны да артыклык дәрәҗәсенә куеп булмый.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

208 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Биремне эшләр өчен нәрсәгә игътибар итәрсез? (Алда чыгарган нәтиҗәләргә).

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану өчен нишлисез?

Ысул:

  • без сыйфатны табабыз;

  • мәгънәсен күзәтәбез;

  • сыйфатны төп дәрәҗәдәге мәгънә белән чагыштырабыз;

  • сыйфатның кушымчасын күзәтәбез;

  • сыйфат арасындагы кисәкчәне табабыз;

  • ул сүзнең кайсы сүз алыштырып килгәнен билгелим;

  • кайсы затка караганын ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйбыз.

5 нче бирем.

209 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нәтиҗәләргә игътибар итеп эшләгез.

(ап-ак, бик суык, туп-тулы, кап-кара, ап-ак, тап-таза, бик матур, бик акыллы).

6 нчы бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзне карагыз (ап-ак)

  • Язылышында нинди үзенчәлек?

  • Кайсы очракта кулланасыз?

7 нче бирем.

2 10 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Ар. д. > Т.д.

т.д + [п

т.д. + м

иң үтә, дөм, җете, шыр

Барлык сыйфатлар = Ар.д.

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 210 нчы күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Сезнең тагын нинди темаларны үзләштерәсегез калды?

- Алдагы дәрестә нишләрбез.

53 нче дәрес.

Тема: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максаты: кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану ысулын формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – төркемдәшләреңә хөрмәт күрсәтеп эшләү теләге булдыу;

  • метапредмет - уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • предмет – кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану.