Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Янар тау.

Урал борылышы артыннан өч вулкан – өч янар тау күренә башлады. Алар бик якын тоела. Ләкин ерак икәнен яхшы белә Зуфирәю Аларның ак түбәләре кичке шәфәкаъ нурында коена. Иң биегенең очыннан күксел томан күтәрелә. Югарыда ул кып-кызыл төскә манылган. Томан түгел, янар тауның кайнар сулышы бу. (46 сүз)

Мәдинә Маликова

Грамматик биремнәр.

1 нче бирем.

Алмашлыкларны күчереп яз, янәшәсендә кайсы затка караганын билгелә.

  1. нче бирем. Алмашлыкларны үзләре алмаштырып килгән сүзләрне парлап. Яз.

*3 нче бирем.

Җөмләне сорау алмашлыгы кертеп үзгәртеп яз.

68 нче дәрес.

Тема. Өйрәтүле изложение.

Изложение өчен 253 нче күнегү тексты алына.

Өй эше: “Үз-үзеңне тикшер!” биремнәре.

69 нчы дәрес.

Тема: да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич/бит кәсәкчәләре.

Максаты: кисәкчәләрне тану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – иптәшләрең белән бердәм уңышларга ирешү күнекмәсе булдыу;

  • метапредмет - кече төркемнәрдә уртак фикергә килү күнекмәсен үстерү;

  • предмет – кисәкчәләрне тану.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3.Актуальләштерү.

- Өйрәнгән сүз төркемнәре турында сөйләгез.

- Аларны ничек таныйсыз?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Бүлекнең исемен укыгыз.

- Нинди темалар бар? Ничә дәрес?

- Кем алар белән аз гына булса да таныш?

- Ә кемнең кисәкчәләрне өйрәнәсе килә?

- Дәреслекнең алдагы битендәге уку мәсьәләсен укыгыз.

- Ниди сүзләр калын хәрефләр белән бирелгән?

- Төркемнәрдә ул сүзләргә сораулар куегыз, нәрсә белдерүләрен ачыклагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • ул сүзләргә сорау куеп булымый;

  • алар аерым сүз мәгънәсенә ия түгел.

  • Алар ник кирәк?

2 нче нәтиҗә:

  • сүзгә яки җөмләгә билгеле бер мәгънә төсмере өсти.

  • Ул сүзләр нинди сүз төркеменә керер?

3 нче нәтиҗә:

  • алар ярдәмче сүз төркеменә керер.

  • Ул сүзләр ничек атала?

4 нче нәтиҗә:

  • Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өстәгән ярдәмче сүзләр кисәкчәләр дип атала.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген кисәкчәләрне танырга өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

256 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

  • Кисәкчәләрнең нинди мәгънә белдерүен аңлатыгыз.

(Рәхәт кенә, тоелгын гына, кеше дә, арбалар да, тордым да, кемнән үк, сөйләмәсә дә, шатланып ук, йомшак кына, эчердем дә).

  • Кисәкчәләр нинди мәгънәләрне белдерде?

  1. нче нәтиҗә:

  • кисәкчәләр көчәйтү, чикләү, тизлек, раслау мәгънәләрен белдерә.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

257 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап эшләгез.

(генә, та, дә, кенә, ук, ич)

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

258 нче күнегү.

  • Биремне укы.

  • Биремне эшләр өчен нишләрсең?

  • Җөмләгә нинди мәгънә төсмере өстисен билгелим һәм кисәкчәне сайлыйм.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Кисәкчәләрне ничек таныйсыз?

Ысул:

  • җөмләне укыйм;

  • сүзләрне тгътибар итеп, сүз төркемнәре буенча барлыйм;

  • ярдәмче сүзләргә игътибар итәм;

  • аерым сүз булуын билгелим;

  • мәгънәсен ачыклап, сорау куеп барлыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

259 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Игътибар белән дәреслектәге нәтиҗәләрдән файдаланып, эшләгез.

Да-дә, та-тә, гына-генә, кына-кенә, ук-үк, бит - - , уң - -, ич - -.

  1. нчы нәтиҗә:

  • барлык кисәкчәләрнең дә парлары юк.

6 нчы бирем.

2 60 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (аккош, сәяхәт).

  • Язылышын аңлатыгыз.

  • Сәяхәт сүзенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табыгыз.

  • Электрон кушымтадагы биремнәрне эшләгез.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

да/дә ук/үк

та/тә ич, бит, иң

кына/кенә

гына/генә

Сүзгә, җөмләгә мәгънә төсмере өсти

Ярдәмче сүз төркеме

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрендәге күнегүләр;

ә ) 260 нчы күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Кисәкчәләрне ник өйрәнергә кирәк?

- Алдагы дәрестә шул турыда сөйләшербез.

70 нче дәрес.

Тема: Кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.

Максаты: кисәкчәләреннң сөйләмдәге ролен һәм аерым сүз булуын аңлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телен өйрәнергә теләкне артканнан арттыру;

  • метапредмет - эзлекле нәтиҗә чыгарып, фикерне формалаштыра белү;

  • предмет – кисәкчәләренең ролен аңлау.