Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 340 нчы күнегү;

б) 339 нчы күнегү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Җөмләдә баш кисәкләр ничә була?

- Барлык җөмләдә дә баш кисәкләр буламы?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • җөмләдә бер үк сорауга җавап булган, бер үк сүзгә бәйләнгән сүзләр була.

-Ул сүзләр ничек атала?

2 нче нәтиҗә:

  • бер үк сорауга җавап бирә торган һәм бер үк сүзгә бәйләнгән җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

  • Җөмләдә нинди кисәкләр тиңдәшләнеп килә?

1 нче нәтиҗә:

  • җөмләдә ия һәм хәбәр, башка кисәкләр дә тиңдәшләнеп килә ала.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне танырга өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

341 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә бер-берегезгә аңлатып биремне эшләгез.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

342 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Парлап тиңдәш кисәкләр кулланып хикәя төзегез.

(Безнең шәһәрдә яңа заводлар, фабрикалар, мәктәпләр, шифаханәләр бик күп төзелде. Шәһәребезнең урамнарында троллейбуслар, трамвайлар, автобуслар йөреп тора, метро бар. Кая барсаң, шунда бакча, парк. Паркта матур агачлар, куаклар, чәчәкләр үсә. Алар бакчаны бизи, ямьләндерә, матурайта).

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

343 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Хәтердән язу кагыйдәләре искә төшерегез.

  • Языгыз, парлап эшегезне тикшерегез.

4 нче бирем.

344 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сезгәз биремне эшләр өчен нәрсәне белергә кирәк? (Габдулла Тукай әсәрләрен белү).

1 – “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Карлыгач”, “Туган авыл”, “Бала белән күбәләк”, “Пар ат” һ.б.

2- “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, "

3- “Әфтияк”, “Кисекбаш” һ.б.

4 – Кырлайда, Өчиледә, Кушлавычта.

5 нче бирем.

3 45 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

Г.Тукай премиясенә лаеклы әдипләр кемнәр?

Шагыйрьләр: Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Хәсән Туфан, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Мөдәррис Әгъләмов.

Язучылар: М.Әмир, И.Гази, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, Г.Якупов, М.Вахитов.

  1. нчы бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән? (Нәүрүз).

  • Бу сүз нәрсәне аңлата?

  • Ул бәйрәм кайчан була?

  • Кемнең Нәүрүз бәйрәмендә катнашканы бар?

  • Сүзнең язылышда нинди орфограмма бар?

7 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Ия, хәбәр, башка кисәкләр

Бер үк сүзгә бәйләнеп килә

Бер үк сорауга җавап бирә

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә) 395 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Тиңдәш кисәкләр турында тагын беләсегез киләме?

90 нчы дәрес.

Тема: Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да-дә, та-тә, ә, ләкин теркәгечләре.

Максаты: һәм, я, да-дә, та-тә, ә, ләкин теркәгечләре кергән тиңдәш кисәкләрне дөрес язу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – үз белемеңне тирән әйтү;

  • метапредмет - үзләштергән белемне иркен куллану;

  • предмет – теркәгечләре тиңдәш кисәкләрне дөрес язу.