Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Актуальләштерү.

- Җөмлә турында нәрсәләр беләсез?

2. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Төркемнәрдә киңәшләшеп, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • 1 нче баганада җөмләләр баш кисәкләрдән генә тора.

  • 2 нче баганада җөмләләр баш кисәкләрдән һәм башка сүзләрдән тора.

  • Ул җөмләләр ничек атала?

2 нче нәтиҗә:

  • баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.

  • Бер яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә җыйнак һәм җәенке җөмләләрне танырга өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

331 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

332 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Һәр җөмләнең ия белән хәбәрен язып алгач, нинди җөмлә килеп чыкты?

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

333 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдәге кадрлар куянда нинди үсешне күрсәтә?

(Бик хәлсез, зәгыйфь куян яшәгән. Куян бик куркак булган. Куян спорт мәктәбен күрә. Куян спорт белән шөгыльләнә. Явызлар көчле куяннан куркып качалар. Куян спортның файдалы икәнен аңлый)

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне тану өчен нишлисез?

Ысул:

  • җөмләне укыйм;

  • җөмләдә баш кисәкләрне табам;

  • җөмләдә баш кисәкләр һәм башка сүзләр барлыгын карыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

334 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сорауларга җавап бирер өчен сезгә нәрсә кирәк? (“Торна малай” әкиятенең эчтәлеген белү кирәк).

  1. Ишегалдында, печән арасында.

  2. Торна ялынып сораганын да тыңламаган, аткан.

  3. Малай торнага әйләнә.

  4. Сагышлы, моңы, каргышлы.

  5. Җәза.

6 нчы бирем.

3 55 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән? (уңай).

  • Электрон кушымтадагы күнегүне эшләгез.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне тикшерегез.

Җыйнак

Җәенке

баш кисәкләр баш кисәкләр+иярчен кисәкләр

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

2. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  1. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 335 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне истә калдыру өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?

- Без алдагы дәрестә бу мәсьәләне карарбыз.

82 нче дәрес.

Тема:Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерү.

Максаты: җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерү күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телендә язылган әдәби әсәрләрнед матурлыгын тоя белү;

  • метапредмет - адымлы гамәллә башкара белү;

  • предмет – җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 335 нче күнегү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү

  1. Актуальләштерү.

- Җыйнак җөмләләрне ничек таныйсыз?

- Җәенке җөмлә нинди кисәкләрдән тора?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Җөмләне ничек үзгәрткәннәр?

1 нче нәтиҗә:

  • җыйнак җөмләгә бер яки берничә иярчен кисәк өстәгәч, ул җәенке җөмләгә әйләнә.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген җыйнак җөмләне җәенке җөмләгә әйләндерербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

336 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез, дәлилләп аңлатыгыз

Урман яшәрә – җыйнак җөмлә.

Язгы урман яшәрә - җыйнак җөмлә + иярчен кисәк өстибез, җыйнак җөмлә җәенке җөмләгә әйләнә.

2 нче нәтиҗә:

  • җыйнак җөмләне җәенке җөмләгә әйләндерү, җыйнак җөмләне җәенкеләндерү дип атала.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

337 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап эшләгез.

Кроссвордның җавабы: көтүче, өлеш, әбием, ун, үлән.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

338 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

Әгәр җилсез көнне дә урман шауласа, яңгыр булачак.

Кояшлы яңгыр тиз туктый.

Болытлар кызу агылса, көннәр матур була.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Җыйнак җөмләне җәенкеләндерү өчен нишлисез?

Ысул:

  • җөмләне укыйм;

  • җөмләнең баш кисәкләрен табам;

  • җөмләдә баш кисәкләрдән башка сүзләр булуын тикшерәм;

  • җыйнак җөмләгә башка сүзләр өстим;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

339 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ысул кулланып эшләгез.

6 нчы бирем.

3 40 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә бирелгән сүзне әйтегез? (төнбоек).

  • Кем бу чәчәкне күргәне бар?

  • Язылышында нинди үзенчәлек бар?

  • Электрон кушымтадагы күнегүне эшләгез.

8 нче бирем.

  • Б үген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Җыйнак җөмлә

+

Бер яки берничә кисәк

Җәенке җөмлә

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) 339 нчы күнегү;

ә ) 340 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Җөмләләр турында белемнәрне үзләштерүне дәвам итәсегез киләме?

89 нчы дәрес.

Тема: Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр.

Максаты: тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне тану ысулын үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – телнең серләренә төшенү теләге булдыру;

  • метапредмет - тиешле, кирәкле мәгълүматны таба белү;

  • предмет – тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне тану.