Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а ) иҗади биремне тикшерү;

ә) 180 нче күнегү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Нинди сүз төркменәрен өйрәндегез? (Исем, фигыль).

- Аларны нинди билгеләренә игътибар итеп үзләштердегез? (нәрсә белдерүләренә, сорауларына һәм грамматик категорияләренә (төркемнәренә) карап).

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге бүлек исемен уукыгыз (Сыйфат).

  • Сыйфат сүз төркемендә үзләштерәсе темаларга күзәтү ясагыз һәм үзегез нәрсәләрне күзаллаганыгызны әйтегез.

  • Ә хәзер алга таба бүгенге дәреснең уку мәсьәләсен карагыз.

  • Рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән? (яфрак, лимон, җиләк).

  • Ул сүзләргә нинди сүзләр уйларга кирәк? (Предметның билгесен белдергән сүзләр).

  • Ул сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (нинди? кайсы?) Ничек атала?

  • Нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр сыйфат дип атала.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген сыйфатның мәгънәсе һәм сорауларын өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

181 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп биремне эшләгез.

  • Сыйфатларның нәрсә белдерүенә игътибар итеп бар.

(Сөт ак, суган әче, шикәр баллы, миләш ачы, алма түгәрәк, арыслан горур, нарат биек).

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

182 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нинди сүз төркемнәре бирелгән? (Сыйфат).

  • Ә кайсы сүз төркемнәрен өстәп язарга кирәк? (исем).

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

183 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сыйфатларны ничек билгеләгәнегезне ачыклый барыгыз.

Аның (нинди?) озын, бик озын кара чәч толымнары очында (нинди?) авыр чулпылары асылынып тора.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Сыйфат сүз төркеменә караган сүзләрне ничек таныдыгыз?

Ысул:

  • сүзне укыйм;

  • нәрсә белдерүен ачыклыйм;

  • нинди? кайсы? сорауларын куеп карыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем

184 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Кышның кайсы билгеләре күренеп тора? (Ак, матур, йомшак кар, шат балалар, биек таулар, серле җәнлек эзләре).

  • Хикәя төзеп сөйләзгез.

  • Хикәядә сыйфатларны билгеләгез.

6 нчы бирем.

90 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Сыйфатларның тамгасына игътибар итегез. (с.).

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ? (вак, чуар).

  • Электрон кушымтаны ачыгыз, биремне эшләгез.

  • Сүзләрнең язылышын истә калдырыгыз.

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Предметның билгесен белдерә

Нинди? кайсы?

С.

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә) электрон кушымтадагы күнегүләр;

б) *

48 нче дәрес.

Тема: Сыйфатларны төркемләү.

Максаты: сыйфатларны нәрсә белдерүләренә карап төркемли белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телендә дөрес матур сөйләмгә омтылыш булдыру;

  • метапредмет – бирелгән мәгълүматны анализлап, гомуми нәтиҗә ясый белү;

  • предмет – Сыйфатларны төркемли белү.