- •Якынча календарь-тематик план.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дару үләне.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Туган көн.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Кояш елый.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Күп урыннарда булдым мин.
- •Дәрес барышы.
- •Батыр танкист.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Янар тау.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Репетициядән соң.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Матур кошлар.
- •Дәрес барышы.
- •Үзара бәйләнгән сүзләр
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Игезәк батырлар.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Алиянең чебешләре.
- •Дәрес барышы.
- •Солтания белән күбәләк.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
Дәрес барышы.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.
2. Актуальләштерү.
- Нинди сүз төркемен өйрәндек? (исем).
- Исем сүз төркемен тану ысулын сөйләгез.
3. Уку мәсьәләсен кую.
Дәреслектәге яңа бүлек белән танышып чыгыгыз.
Нинди темалар сезне алда көтә?
Кемгә бу темалар таныш?
Ә хәзер алдагы битттәге уку мәсьәләсен карагыз.
Рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән?
Сорауларга җавап бирегез.
Нишли? соравына җавап булган сүзләр нәсрәне белдерә? (Эш хәрәкәт, хәл – торышны белдерә).
Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керә?
Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, үз нәтиҗәләрегез белән чагыштырып, гомумиләштерегез.
1 нче нәтиҗә:
Предметның эшен, хәрәкәтен, хәл-торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.
2 нче нәтиҗә: Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? кебек сорауларына җавап бирә.
Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.
Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә фигыльнең мәгънәсе, сорауларын өйрәнербез.
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).
136 нчы күнегү.
Биремне укыгыз.
Фигыльләрне ничек табарсыз? (Алда чыгарган нәтиҗәләргә карап).
Төркемнәрдә бер-берегезгә аңлатып эшләгез.
2 нче бирем. (Парлап эшләү).
137 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Текстны укыгыз.
Парлап сорауларга җавап языгыз.
Җаваптагы фигыльләрне бер-берегезгә аңлатып билгеләгез.
Татарстанда шикәрне Бөек Ватан сугышыннан соң эшли башлыйлар.
(Нишлиләр?) эшли башлыйлар (эшне белдерә).
3 нче бирем (Ысул чыгару).
Фигыльләрне тану өчен нишлисез?
Ысул:
сүзне укыйм;
сүзнең нәрсә белдерүен ачыклыйм;
сүзгә нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишлиячәк? кебек сорауларын куеп карыйм;
нәтиҗә ясыйбыз.
4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).
138 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Фигыльләр уйлагыз.
Димәк, сез уйлаган сүзләр нәрсәне белдерә? (эш-хәрәкәт, хәл-торыш).
Елга ага, ташый.
Яңгыр ява, коя.
Кар ява, сибәли.
5 нче бирем
139 нчы күнегү.
Биремне укыгыз.
Исем белән фигыльләрне парлап языгыз.
(Кырлар буш кала, яңгырлап ява, җирләр дымлана, җир капланган, сулар бозланган, уйный, җил, буран).
6 нчы бирем.
140 нчы күнегү.
Биремне укыгыз.
Кем эшләргә тели?
Нинди сүзләр өстәргә кирәк? (Фигыльләр).
Нәрсә куллана аласыз? (Ысул).
7 нче бирем.
Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән ? (юына).
Бу сүзнең язылышын һәм мәгънәсен аңлатыгыз.
Электрон кушымтадагы биремне укыгыз, эшләгез.
8 нче бирем.
Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
Эш – хәрәкәт,
хәл-торыш
нишли? нишләде? нишләгән? нишләр?
нишлиячәк?
Рефлексив бәяләү этабы.
Рефлексив кабатлау.
Нәрсә белдек?
Ничек белдек?
Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).
Өй эше.
а ) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;
ә) 140 нчы күнегү;
б) *
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
- Фигыль турында алдагы дәрестә нәрсәләр белеп булыр? (Укучылар фикере тыңлана).
- Димәк, без фигыльнең яңа үзенчәлекләрен өйрәнербез.
38 нче дәрес.
Тема: Фигыльләрнең барлыкта-юклыкта килүе.
Максаты: фигыльләрнең барлыкта-юклыкта килүен аңлау.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы – телнең тормышта кирәклеген аңлау;
метапредмет – дәрестә алган белемне тормышка күчерү күнекмәсе булдыру;
предмет – барлыкта һәм юклыкта килгән фигыльләрне тану.
Дәрес барышы.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
Өй эшен тикшерү.
а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;
ә ) 140 нчы күнегү;
б) иҗади биремне тикшерү.
2. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.
3. Актуальләштерү.
- Фигыльне тану ысулын сөйләгез, мисаллар китерегез.
4. Уку мәсьәләсен кую.
Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.
Җөмләләрне укыгыз, нәтиҗә ясагыз.
1 нче нәтиҗә: Фигыльләр барлыкта һәм юклыкта килә.
Аларны ничек аерабыз?
2 нче нәтиҗә:
Барлык формасындагы фигыль эшнең, хәлнең булуын, үтәлүен белдерә.
Юклык формасындагы фигыль эшнең, хәлнең булмавын, үтәлмәвен белдерә. Ул – ма/-мә һәм –мый/ми кушымчалары ярдәмендә ясала.
Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.
Уку мәсьәләсе: Без бүген фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын өйрәнербез.
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).
141 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Төркемнәрдә киңәшләшеп, фигыльләрнең нинди формада килүен билгеләгез.
Нәрсәгә игътибар иттегез. (Алда чыккан нәтиҗәләргә).
Бар-барлыкта, чөнки эш үтәлә; алма – юклыкта, чөнки эш үтәлми, кушымчасы ма.
2 нче бирем. (Парлап эшләү).
142 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Парлап сүзләр ясагыз.
Тикшерү: Килеп чыккан сүзләр нинди формада? (юклыкта).
Ни өчен? (эш үтәлми, кушымча – ма).
3 нче бирем (Ысул чыгару).
Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүен билгеләү өчен нишлисез?
Ысул:
сүзне укыйм;
аның фигыль сүз төркеменә караганын ачыклыйм;
фигыльдән күренгән эшнең үтәлү, үтәлмәвен ачыклыйм;
кушымчасын билгелим;
нәтиҗә ясыйм.
4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).
143 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.
1 нче мәкаль: кешегә сиздерәсең килмәсә, сереңне дустыңа да сөйләмә.
2 нче мәкаль: чын дус сине үзең алдында мактамый, үзең булмаганда сине мактап, дәрәҗәңне күтәрә.
Фигыльләрне аңлату:
сакласаң – (нишләсәң?) – эш үтәлә, барлыкта;
белмәс – (нишләмәс?) - эш үтәлми, юклыкта;
мактамас - (нишләмәс?) - эш үтәлми, юклыкта;
мактар - (нишләр?) – эш үтәлә, барлыкта.
5 нче бирем
144 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?
Бу көннең исеме нинди? (Ватанны яклаучылар).
Аны кайчан бәйрәм итәләр? (23 нче февраль).
Кемнәр бәйрәм итә? (солдатлар, ил сакчылары).
Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләгез.
Кайсы фигыльләрне барлыкта, кайсыларын юклыкта кулландыгыз?
6 нчы бирем.
1 45 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Кем эшләргә тели?
7 нчы бирем.
Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ?(охшый)
Мәгънәсен һәм язылышын аңлатыгыз.
Ул сүз белән җөмлә төзеп әйтегез.
Электрон кушымтадагы биремне карагыз.
8 нче бирем.
Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
нче бирем.
барлыкта
юклыкта
ма/-мә
мый/-ми
Рефлексив бәяләү этабы.
Рефлексив кабатлау.
Нәрсә белдек?
Ничек белдек?
Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).
Өй эше.
а) электрон кушымтадагы күнегүләр;
ә ) 145 нче күнегү;
б) *
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
- Фигыль турындагы белемнәрегезне арттырасыгыз киләме?
- Алдагы дәрестә эшебез шул турыда булыр.
39 нчы дәрес.
Тема: Хикәя фигыль.
Максаты: хикәя фигыльләрне тану күнекмәсе формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы – укучыда үзләштерәсе белемгә кызыксыну уяту;
метапредмет – укучының үз эшчәнлеген оештыру күнекмәсен үстерү;
предмет – хикәя фигыль төшенчәсен аңлау.
