Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади эшләрен тикшерү;

ә ) 10 нчы күнегүне тикшерү;

б) 9 нчы күнегүне тикшерү.

2. Эш дәфтәрләрендә язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- ъ һәм ь хәрефләре кайсы сүзләрдә языла?

- Ул сүзләр кергән җөмләләр уйлап әйтегез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен укыгыз.

  • Нинди орфограммага сүзләр бирелгән? (ъ, ь хәрефенә).

  • ъ һәм ь хәрефләре бу сүзләрдә нәрсәне белдерәләр? (Тәгъзимә, Әгъләм - [г] авазының калынлыгын, Сәгыйть – ь иҗекнең нечкәлеген белдерә, Мәрьям – аеру билгесе буларак).

1 нче нәтиҗә.

  • ъ, ь хәрефләре авазның калын, нечкә әйтелешен белдерәләр;

  • ъ, ь хәрефләре аеру билгесе буларак кулланылалар.

  • Нәтиҗәләрдән чыгып, бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу өстендә эшләрбез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем. (Төркемнәрдә эшләү).

11 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп, уку мәсьәләсен чишегез.

  • Нинди сүзләр килеп чыкты? (Сәгать, Сәгъди).

  • Бу сүзләрне дөрес укыр өчен нинди хәрефкә игътибар итәбез? (ь, ъ).

  • Бу сүзләрдә алар нәрсәне белдерә? (Сәгать – ь иҗекнең нечкәлеген белдерә, Сәгъди – ъ [г] авазының калынлыгын белдерә).

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

12 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • ъ, ь хәрефләрен дөрес куяр өчен нишлисез?(Сүзләрне әйтеп укып карыйбыз).

3 нче бирем.

13 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрнең язылышын аңлатып бирергә әзерләнегез.

4 нче бирем. Ысулны искә төшерү.

  • Төркемнәрдә ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу өчен нишләрсез?

Ысул:

  • сүзләрне укыйбыз:

  • сүзләрнең калын, нечкә әйтелешен күзәтәбез;

  • сүздә авазның калын, нечкә әйтелешен нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз;

  • шуннан чыгып, ъ, ь хәрефләрен язабыз.

  • ([г], [к] авазлары булса – ъ,

  • иҗекнең нечкә әйтелешен, тартыкның нечкәлеген күрсәтергә кирәк булса ь,

  • аеру билгесе булганда – ь, ъ хәрефләрен язабыз).

5 нче бирем.

14 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ул сүзләрне сүз белән йәтегез.

  • Сүзләрне дөрес укыр һәм языр өчен нишләрсез? (Ысул кулланырбыз).

6 нчы бирем.

1 5 нче бирем.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ? (дөнья, мәгънә)

  • Бу сүзләрдә ь, ъ хәрефләре нәрсә белдерә?

  • Сүзләрне чиратлаштырып бер юл язып куегыз.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

- [к] [г]

калынлыгын

күрсәтә аеру билгесе буларак

  • т артык авазның кулланыла

нечкәлеген күрсәтә;

  • иҗекне нечкәртә.

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) сүзлек өчен бирелгән сүзләрнең язылышын ныгытырга;

ә ) 15 нче күнегү;

б) *

4 нче дәрес.

Тема: Сүзгә аваз – хәреф анализы ясау.

Максаты: сүзгә аваз – хәреф анализы ясау күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – белем алу күнекмәсен үстерү;

  • метапредмет – ысул кулланып күнегүләр эшләү күнекмәсе булдыру;

  • предмет – сүзгә аваз – хәреф анализы ясау күнекмәсен үстерү.