Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 285 нче күнегүне;

б) 284 нче күнегү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Дәреслекне ачыгыз, үзләштергән темаларга эчтәлек буенча күзәтү ясагыз.

- Татар теленең серләре бармы икән әле, ничек уйлыйсыз?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Яңа бүлекнең исемен әйтегез.

- Үзләштерәсе темалар белән танышып чыгыгыз.

- Сезгә таныш темалар бармы?

- Сез белмәгән темалар кайсы?

- Ә хәзер дәреслекнең алдагы битендәге уку мәсьәләсе белән танышыгыз.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

- Нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

  • Җөмләдә сүзләр саны күпме булырга мөмкин?

2 нче нәтиҗә:

  • җөмләдә сүзләр саны бер, ике, өй, өчтән дә күбрәк булырга мөмкин.

  • Җөмлә нинди максат белән әйтелә?

3 нче нәтиҗә:

  • җөмлә бер максат белән әйтелә.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

286 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Җөмләләрне тәмамлап бетерү өчен нәрсәгә игътибар итәрсез? (Җөмләдә сүзләр бәйләнешенә, мәгънә тәмамлануына).

  • Бу текстларда нәрсә турында хәбәр ителә?

2 нче бирем (Парлап эшләү)

287 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап җөмләне схема буенча тикшерегез.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

288 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Җөмләне тиеш интонация белән уку өчен нишлисез? (Тыныш билгесенә игътибар итәбез, җөмләдәге мәгънәләрне билгелибез).

4 нче бирем.

289 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Балалар кая җыелган?

  • Алар ниләр белән шөгыльләнәләр?

  • Җөмләнең әйтелү максатына игътибар итеп, хикәя төзегез.

5 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Җөмләдә әйтелү максатын ничек билгелибез?

Ысул:

  • җөмләне укыйм, әйтәм;

  • җөмләнең мәгънәсен аңлыйм;

  • җөмләнең әйтелү максатын билгелим;

  • нәтиҗә ясыйм.

6 нчы бирем.

Электрон кушымтадагы биремнәрне эшләгез.

  • Биремнәрне башкарганда нәрсәгә игътибар итәрсез? (Ысул куллануга).

7 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Җ өмлә

тәмамланган уй

сүзләр бәйләнеше

әйтелү максаты . , ?, !

8 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән? (әти-әни).

  • Бү сүзләр ничек язылган?

  • Мәгънәсен аңлатыгыз.

9 нчы бирем.

Эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне эшләү.

10 нчы бирем.

2 90 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) 289 нчы күнегү;

ә ) 290 нчы күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Җөмләнең әйтелү макстаы буенча нәрсәләр тагын беләсегез килә?

78 нче дәрес.

Тема: Хикәя җөмлә.

Максаты: хикәя җөмләне тану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – телне тоемлый белү;

  • метапредмет - фикерне ачык әйтеп бетерү;

  • предмет – хикәя җөмләне тану ысулын чыгару.