Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 395 нче күнегү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү.

  1. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Нәрсә ул тиңдәш кисәкләр?

- Аларны ничек таныйбыз?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

- Тиңдәш кисәкләр арасында нинди тыныш билгеләре кулланылган?

1 нче нәтиҗә:

  • тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин кебек сүзләр килә. Алар тиңдәш кисәкләрне бәйлиләр.

2 нче нәтиҗә:

  • һәм, ә, ләкин, тик, я, яки кебек сүзләрне теркәгечләр дип атала.

3 нче нәтиҗә:

  • тиңдәш кисәкләр арасында һәм теркәгече килсә, өтер куелмый;

  • ә, ләкин, тик теркәгечләре алдыннан өтер куела.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген теркәгечле тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

346 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Текст нәрсә турында?

  • Биремне төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

347 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

348 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

Табышмакларның җаваплары: у хәрефе, энә, арба, помидор, кәҗә.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Теркәгечле тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгесен дөрес куяр өчен нишлисез?

Ысул:

  • җөмләне укыйм;

  • тиңдәш кисәкләрне табам;

  • тиңдәш кисәкләрнең ничек бәйләнгәнен билгелим;

  • тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килгәнен ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

349 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемнәр кайсы әсәрләргә туры килә?

  • Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табыгыз, дәлилләгез.

6 нчы бирем.

3 50 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  1. нче бирем.

  • Дәрескә нинди сүзләр бирелгән?

  • Төркемдә бер-берегезне тикшерегез.

  1. нче бирем.

“Үз-үзеңне тикшер!” күнегүләрен мөстәкыйль эшләү, үзбәя.

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) сүзлек өчен бирелгән сүзләр;

ә ) 350 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Без нинди бүлекне өйрәндек?

- Алга таба нишләргә кирәк?

91 нче дәрес.

Тема: Грамматик биремле диктант.

Яз җитә.

Табигатьтә яз билгеләре күренде. Еракта каралып торган урман да яшәрде. Көн урталарында урман өстендә зәңгәр нур балкый.

Кыш буе ак мамык шикелле, түбәләрдә күпереп яткан карлар тыгызланды, басылды. Түбә читләрендә карандаш очы кадәрле бозлар күренгли башлады. Чана юллары карала төште. Менә кара каргалар да су буендагы биек тал агачларына оя ясадылар.

Кояш та хәзер җиргә турырак карый. Ул әкренләп табигатьне җанландырды.

Гариф Галиев буенча.

Грамматик биремнәр.

1 нче бирем. Әйтелгән җөмләләрдә баш кисәкләрнең асларына сыз.

1 нче вариант – 1,2 нче җөмләдә.

2 нче вариант – 3 нче, соңгы җөмләдә.

2 нче бирем. Тиңдәш хәбәрле җөмләне табыгыз, тиңдәш хәбәрләр астына сызыгыз.

*3 нче бирем. 1 нче абзацтагы җөмләләрне җыйнак җөмләгә әйләндереп яз.