Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) электрон кушымтадагы күнегүне тикшерү;

ә ) 20 нче күнегүне тикшерү;

б) иҗади биремне тикшерү.

  1. Эш дәфтәрендә матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Сүзләрне укы.

- Авазларны тап.

- Аларга характеристика бир.

- Озын әйтелгән авазларны билгелә.

Көн, көнгә, көннәр.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге биремне укыгыз.

- Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрдә нинди үзенчәлек бар?

- Ул сүзләрдә ул авазлар ничек килгән? (Янәшә килгән).

- Авазлар ничек әйтелә.

1 нче нәтиҗә:

  • ул авазлар бертөрле;

  • ул авазлар янәшә килгән;

  • ул авазлар озак әйтелә (озын);

  • Ничек атап булыр?

2 нче нәтиҗә:

  • Сүздә бертөрле тартык янәшә килсә, ул аваз озак әйтелә. Янәшә тартыклар дип атала.

  • Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә янәшә тартыклар кергән сүзләрнең язылышын үзләштерү өстендә эшләрбез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

21 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

Тикшерү: - Янәшә тартыкларны ничек танырсыз?

2 нче нәтиҗә:

  • язуда алар рәттән, янәшә килә;

  • телдән янәшә тартыклар озак әйтелә.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

22 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нинди авазларга сүзләр уйларга кирәк? ([к], [к], [ш] )

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

Тикшерү: аккош, көньякка, баккан, күккә, Кашшаф.

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Янәшә тартыклар кергән сүзләрне ничек таныйбыз?

Ысул:

  • сүзне укыйбыз яки әйтәбез;

  • озак әйтелгән авазны ачыклыйбыз;

  • нинди аваз икәнен билгелибез;

  • укыйбыз, язабыз.

4 нче бирем.

23 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Мөстәкыйль эшләгез.

  • Үзара тикшерегез, бәяләгез.

5 нче бирем.

24 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сүзләргә нәрсә өстәргә кушылган?

  • Кушымчалар нинди авазга башланыр? (Сүзнең соңгы авазына).

3 нче нәтиҗә:

  • янәшә тартык кергән сүз килеп чыксын өчен, сүзнең соңгы авазыннан башланган кушымча өстибез.

6 нчы бирем.

2 5 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Биремне эшләр өчен нәрсәләрдән кулланырсыз? (Татар халык авыз иҗаты җыентыгыннан, уку китапларыннан, хрестоматияләрдән һ.б.).

7нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (илле, күңелле).

  • Ул сүзләрдә нинди орфограмма? ([л], лл).

  • 8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

т

Тамыр кушымча

Сүз - =

т

Озак, озын әйтелә

Янәшә килә

т

т

= =

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) 24 нче күнегү;

ә) эш дәфтәрендәге күнегүләр;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алфавитны искә төшерегез.

- Алфавитны яттан белү ник кирәк?

- Алдагы дәрестә менә шулар турында сөйләшербез.

6 нчы дәрес.

Тема: Сүзне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язу.

Максаты: сүзне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язу күнекмәсе булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – аңлы елем алу теләген үстерү;

  • метапредмет - үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү;

  • предмет – сүзләрне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә яза белү.