Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү;

ә ) 150 нче күнегү;

б) иҗади биремне тикшерү;

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

-Хикәя фигыльләр турында чыгарган нәтиҗәләрне эзлекле итеп әйтегез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә: фигыль эшнең үтәли яки үтәлмәү вакытын белдерә.

  • Аларның үтәлү вакытларны ничек билгеләп була?

2 нче нәтиҗә: фигыльләр алдына кичә, бүген, иртәгә ярдәмче сүзләрен куеп карап, фигыльнең үтәлү-үтәлмәү вакытын билгелибез.

  • Ә ул нинди вакытлар була?

3 нче нәтиҗә: Фигыль өч заманда килә: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

  • Фигыльләрнең өч заманда килүен ничек атап була?

4 нче нәтиҗә: Фигыльләрнең өч заманда килүе заман белән төрләнешен үзләштерербез.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген фигыльнең заман белән төрләнешен үзләштерербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

151 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

  • Кайсы җөмләдә фигыль үткән заманда килер?

  • Ни өчен?

  • Ә кайсы җөмлә киләчәк заманда килер? Ни өчен?

  • Хәзерге заманда килгән фигыльне ничек таныйсың?

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

152 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

Тикшерү: Кышлакның иң читендә бер ялгыз өй булган (нишләгән?).

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Фигыльләрнең заманнарын билгеләү өчен нишләрсез?

Ысул:

  • фигыльне табам;

  • фигыльгә ярдәмче сүз белән сорау куеп карыйм;

  • фигыльнең эшнең үтәлү яисә үтәлмәү вакытын билгелим;

  • нәтиҗә ясыйм.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

153нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сез кулланган фигыльләр нинди заманда килер?

  • Ни өчен? (чөнки ярдәмче сүзләр: кичә, бүген, иртәгә).

5 нче бирем.

154 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемнәрне карагыз, җөмләләр төзеп языгыз. Ысул кулланып, фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.

  • Үз эшегезне аңлатып тикшерегез, бәяләгез.

6 нчы бирем.

1 55 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

(Ашлык өлгерә, җитешә. Бала күнегү, ияләшә. Кеше уйлый, фикерли).

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән ? (ошый).

  • Мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Язылышында нинди орфограмма бар? ( о хәрефе)

8 нче бирем.

  • Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

үткән

хәзерге

киләчәк

кичә бүген иртәгә

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә ) 155 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алга таба фигыль турында нәрсәләр беләсегез килә?

41 нче дәрес.

Тема: Хикәя фигыльнең үткән заманы.

Максаты: хикәя фигыльнең үткән заманын тану ысулын үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – телне тирәнрәк өйршнү теләген булдыру;

  • метапредмет – белемнәрне эзлекле гомумиләштерү белү теләге уяту.