Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 200 нче күнегү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Төп дәрәҗәдәге сыйфатларны ничек билгеләдегез? (Укучылар ысулны сөйли).

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Бүгенге уку мәсьәләсен укыгыз.

  • Нәрсәләр чагыштырылган? (бүрәнә).

  • Кайсы билгеләре буенча? (размерлары).

Юан бүрәнә – юанрак бүрәнә.

  • Бу билгеләр нәрсәне күрсәтә?

1 нче нәтиҗә:

  • төп билгесе белән предметның билгесе чагыштырыла;

  • Чагыштыру нинди үзгәрешне күрсәтә?

2 нче нәтиҗә:

  • Билге төп билгедән артыграк булуны күрсәтә.

  • Кушымчасын күрсәтегез, билгеләгез.

3 нче нәтиҗә:

  • чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларга –рак/-рәк кушымчалары ялгана.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны танырга өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

201 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нәтиҗәләргә игътибар итеп, төркемнәрдә чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясап языгыз.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

202 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар үзенчәлеген исәпкә алып барлагыз.

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны ничек таныйсыз?

Ысул:

  • сыйфатны табам;

  • сыйфатның төп мәгънәсен ачыклыйм;

  • төп дәрәҗәсендәге сыйфатка –рак/-рәк кушымчасы өстим;

  • төп дәрәҗәсендәге билгедән артык итеп сүзне үзгәртәм;

  • нәтиҗә ясыйм.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

203 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясагыз, нәтиҗә ясагыз.

4 нче нәтиҗә:

  • [к], [к] авазларына тәмамланган сыйфатларга -рак/-рәк кушымчалары ялганганда [к], [к] авазлары [г], [г] авазлары белән чиратлаша.

5 нче бирем.

204 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ничек эшләрсез? (Ысул кулланып).

  1. нчы бирем.

Эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне мөстәкыйль эшләү.

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүз бирелгән? (саңгырау)

  • Сүзнең мәгънәсен һәм язылышын аңлатыгыз.

  • Электрон кушымтадагы биремне эшләгез.

  • Ә хәзер тикшерегез, бәяләгез.

8 нче бирем.

205 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) 204 нче күнегү;

ә ) 205 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Сыйфат дәрәҗәләренең кайсыларын үзләштерәсе бар әле?

- Кайчан өйрәнербез?

52 нче дәрес.

Тема: Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максаты: артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – тел, сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү теләге булдыру;

  • метапредмет - тел, сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү теләге булдыру;

  • предмет – артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану.